|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2016 Милләт
Дизайнер күзлегеннән татар орнаментыТатар теленең һәм татар мәдәниятенең моңсу хәле турында күп сөйләргә кирәк түгел. Инде Татарстанның үзендә дә моңсу хәл булганда, башка төбәк һәм илләрдә “татарлык” көннән көн кими бара. Үз телебездә сөйләшү, балаларны аңа күндерү, мәдәниятне өйрәнү кебек нәрсәләр кеше тормышында инде күптән мөһим нәрсә булып тормый. Гәрчә безнең тарих – бөек халык тарихы, безнең телебез вә мәдәниятебез искиткеч бай. Һәм шушы горурлык хисен яңа буынга сеңдерергә кирәк. Сүзне милли орнаментка күчерәсем килә. Мисал өчен матур, үсеп киткән Казаныбызны гына алыйк, татарларның башкаласы. Һәм хәтта безнең башкалабызда да Төрек орнаментын гел татарныкы итеп күрсәтергә тырышалар. Ә бездә бит үзебездә дә исткиткеч матур орнаментлар бар, матур, җыйнак, хәтта ЗАМАНЛАШТЫРЫЛГАННАРЫ да бар.
Безнең проект та нәкъ заманлаштыруга юнәлгән.
“Татар орнаменты” проекты – Ренат Сафаров исемле яшь татар дизайнеры уйлап чыгарган шәхси проект. Инде берничә ел татар орнаментына яңа сулыш бирергә тырыша.Безнең орнамент үзгәрде, заманлашты һәм популяр була башлады. Хәтта татар дизайны белән кызыксынучылар өчен “Дизайнер күзлегеннән татар орнаменты” исемле китап да дөнья күрде. Казанның бик күп кибетләрендә төрле төрле милли бизәкләр төшерелгән әйберләр дә сатыла башлады.
Бүген исә безнең мөмкинлекләр киңәйде һәм без ТАТАР ОРНАМЕНТЫН теләсә нәрсә өстенә төшерә алабыз: савыт саба, кием, челтәрләр, төрле бүләкләр, хәтта берәр бинаны татар орнаментына буяп чыгара алабыз.
Кызыксындыңмы? Алай булгач, үзеңә яки, дусларыңа, яки яратканыңа бүләк яса! Безгә ярдәм итеп, татар мәдәниятенә үз өлешеңне дә кертәсең! Менә сиңа сылтамалар, кер һәм ЗАМАНЧА ТАТАР БУЛ: http://tatarornament.ru/ һәм http://renatsafarov.ru/.
Шулай ук проектыбызга МӘСКӘҮ һәм төбәкләрдә партнер һәм фикердәшләр эзлибез. Әгәр дә безнең проектны бизнес буларак үстерәсегез килә икән. Рәхим итегез сайтка: http://tatarornament.ru/.
Партнерлар яңалыгы.
--- |
Иң күп укылган
|