15.12.2016 Мәдәният
Вильдана: “Хыялымдагы “пробивной” иргә кияүгә чыктым” (ИНТЕРВЬЮ)
“Күңелем белән сине эзләдем”, “Сагынырсың – мин булмам”, “Йөрмә, соң инде” җырлары белән эстраданы бер ташкында яулаган Вильдана хакында соңгы арада хәбәр дә ишетелми, җырлары да еш яңгырамый. Күпләр: “Кияүгә чыккандыр, бәби тапкандыр” – дияр. Ә бит, чыннан да, шулай.
Вильдана гаиләсе белән бүгенге көндә нәниләрен үстереп ята. Шушы көннәрдә үзенең туган көнен билгеләп үткән җырчы озын тәнәфестән соң инде яңа җырын да чыгарырга өлгерде.
— Вильдана, күптән түгел туган көнең булып үтте. Ел да бәйрәм кабатланса да, бу елны якыннарың гаҗәпләндерерлек бүләк ясый алдылармы?
— Аллага шөкер, якыннарым ел саен котламый калмыйлар. Бүләгенә караганда игътибары кадерле бит хәзер. Быел тормыш иптәшем клип төшерергә тәкъдим итте. Әлеге эшнең никадәр чыгымлы икәнен истә тотсак, бу минем өчен бик кирәкле һәм кадерле бүләк.
— Танылып, дәртләнеп иҗат итә башлаган идең, нигә соңгы арада иҗатың тукталды?
— Югалып торуны Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлау, эшкә керү, кияүгә чыгу, бала табу белән бәйле дип аңлатырга була.
— Бәхетне гаиләдә таптыңмы?
— Минемчә, хатын-кызның бәхете ир кешедә. Әлбәттә, минем өчен беренче урында гаилә, чөнки эштәге дәрәҗәләр өйдә сагынып көтеп тормаячак. Бүгенге көндә чын мәгънәсендә үземне бәхетле дия алам. Хыялымда булган “пробивной”, гаилә өчен, кызы өчен үлеп тора торган иргә кияүгә чыктым. Аллага шөкер, бөтен гаилә кирәк-яракларын ул үзе кайгырта, нәрсә кирәк, шуны алып кайта. Каенана һәм каената белән дә уңыш елмайды. Үзләре бик хөрмәтле гаиләдән, ярдәмчел, тырыш, игелекле кешеләр. Аларны яратам һәм хөрмәт итәм. Хатын-кызга күп кирәкми, бәхет шул буладыр инде ул. Бүгенге көндә 8 айлык кызыбыз Сабинаны үстерәбез.
— Хатын-кыз җырчылар беразга сәхнәне калдырып, гаиләгә игътибарны юнәлтеп алалар. Шаулап эстрадага кайтырга исәплисеңме?
— Шаулап дип инде… Минем ирем хәрби булса да, иҗатыма каршы түгел, әмма үзем иҗатымны хобби кебек тоям. Ә менә актёрлык осталыгына минем өстенлек күбрәк. Әтием 40 елдан артык спектакльләрдә уйнавы йогынты ясагандыр инде. Безне укыткан Салават Зәкиевич та әйтә иде: “Ульданова, сиңа театрга гына барырга кирәк” – дип. Үземне театрга да алмакчылар иде, тик нигәдер бармадым.
— Продюсердан башка җырчыга җиңелрәкме?
— Акчаң һәм тырышлыгың булса бүгенге эстрадада продюсерсыз да була.
— Бүгенге көндә төп эш урының кайда? Нинди яңа проектларны чынга ашырырга алындың?
— Бүгенге көндә декрет ялында, ә үзем Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты булып торам. Айдар абыйны бик хөрмәт итәм, ул бик кешелекле, үз эшенең фанаты. Ансамбльдә артист буларак һәрьяклап үсеш аласың, анда көн үткәреп йөреп кенә булмый, ялкауларны тотмыйлар.
— Җырларыңны җентекләп сайлыйсыңмы? Ретро, халык җырларын бүгенге эстрадада кирәк дип саныйсыңмы?
— Җырларны сайлаганда минем әнием булыша. Беренче чиратта сүзнең мәгънәсенә игътибар итәбез, ләкин һәр башкарган җыр да минем тормыш турында дигән сүз түгел. Ике еллык тәнәфестән соң Гөлсимә Зиннәтуллина сүзләренә иҗат иткән «Түз йөрәгем» дигән җырым чыкты. Ул шәхси бәхетен тапмаган кешеләргә багышлана. Заманча итеп, яшьләргә яраклаштырып эшләдек.
— Хатын-кыз чибәрме яисә акыллы булырга тиешме? Бигрәк тә иҗат кешесенә нинди сыйфат күбрәк кирәк?
— Һәр хатын-кыз чибәр, аның акылы булса. Чибәрлек – бер көнлек. Әлбәттә, тормышта, гаиләдә акыллылык кирәк, чөнки гаилә – хатын-кызның төп эш урыны. Бөтен нәрсә хатын-кыздан тора, шуңа күрә бераз хәйлә дә таләп ителә. Ә сәхнә, билгеле булганча, матурлыкны ярата. Тамашачы чибәр, балкып торган йөзләрне күрергә тели.
— Сәхнә тормышы, клип төшерүләр, җыр яздырулар белән иҗат итү үзеңә ошыймы?
— Әлбәттә, ошый, тик минем өчен гаилә, якыннарымның сәламәт булуы барысыннан да өстен.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 14.12.2016