поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.11.2009 Мәдәният

АМЕРИКАДА АНДЫЙ ҖЫР ЯЗМЫЙЛАР!

Халык арасында киң танылган «Киек казлар», «Оныта алмасам, нишләрмен?», «Агыла да болыт, агыла» җырлары аша безгә таныш булган композитор, баянчы, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марс Макаровка шушы көннәрдә җитмеш яшь тулды. Шушы уңайдан без аксакал баянчы һәм композитор белән әңгәмә кордык. Әңгәмәдә сүз Марс аганың иҗаты, бүгенге җыр сәнгате һәм, әлбәттә инде, кызы – популяр җырчы Иделия хакында барды.

– Марс абый, Сезнең әсәрләрегезгә халыкчанлык, моң, иркен сулыш хас. Аның нигезләре, тамырлары каян килә?
 
– Минемчә, ул минем бала чактан килә торгандыр. Мин авыл мохитендә яшәдем. Үзегез беләсез, Сталин заманнарында модерн, күңел ачуга гына кайтып кала торган җырларлар юк иде. Хәзерге заманда күңел ачу чаралары өстенлек ала башлады. Безнең заманда социаль, халыкның тормышын яктырта торган әсәрләр туа иде. Халык үз тормышын көйләрендә, җырларында чагылдыра, чөнки башкача мөмкин түгел иде. Җырларда халыкның эчке, рухи тормышы чагыш таба бит. Менә бу күренеш миңа иҗатымда халыкчанлык кыйбласы бирде. Үземнең әсәрләремдә халык көйләреннән үрнәк алып эшләргә тырыштым. Инструменталь, хор әсәрләремдә дә ул үзен сиздерә. Мин хәзерге композиторлар кебек катлаулы итеп язмыйм. С.Сәйдәшев тә бит катлаулы язмаган. Совет чорында беренче буын композиторлар Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев – алар да аңлаешлы, анык иҗат иткән. Рәшид Кәлимуллин, Фасил Әхмәтовлар катлаулы яза. Заман шулай куша торгандыр, бәлкем. Кабатлап әйтәм, халыкчанлык белән модерн туры килми. Авангардистларның музыкасы белән халыкчанлык арасында өзеклек барлыкка килде, чөнки алар халык көйләреннән файдаланмыйлар.
 
– Җыеп кына әйткәндә, чит ил басымына иярәләр...
 
– Софья Гобәйдуллина дигән композиторыбыз бар. Ул катлаулы әсәрләр яза. Аннан үрнәк алалар. Ә безнең буын Ключарев, Сәйдәшев, халык көйләрен тыңлап үсте. Без (әле исәннәр) шул юнәлешне дәвам итәбез. Арабыздан киткәннәр дә шактый бит инде. Сезнең сорауга җавап итеп шуны әйтәм: халыкчанлык ана карынында ук салына торгандыр инде ул. Әти, әни гармунчылар иде минем. Үзем дә 4 яшемнән гармунда уйнадым.
 
– Заманында Сез тәүге солист баянчы буларак танылдыгыз...
 
– Әйе, музыка училещесын тәмамлагач, баянчы булып эшләдем. Безгә кадәр уйнаган Мохтәр Әхмәдиевлар вариацияләрсез уйный иде. Ә без инде рус баянчыларыннан үрнәк алып (мәсәлән, Юрий Казаковтан) үзебез дә татарча вариацияләр эшли башладык. Ул заманда бу күренеш яңалык буларак бәяләнде. Төрләндереп уйнауга халык та күнекмәгән иде. Залдан көйне бозмыйча гына уйнагыз әле, дип кычкыргалап утыручылар да булгалады. Менә шуңа да катлауландырып язуны халык аңлап бетермәскә дә мөмкин. Шигырьдә дә шулай. Хәзер Фәйзуллин, Гаташларны укыйсың, аңлап булмый. Ә гади халык ничек аңларга тиеш соң?! Халыкчанлык югалу турында тәнкыйтьләп матбугатта язгалаганым да булды инде минем.
 
– Сезнең Хәсән Туфан сүзләренә җырларыгыз күп. Бик матур җырлар...
 
-Беренчедән, аның шигырьләре тирән эчтәлекле. Хәсән ага болай җыр текстлары язган шагыйрь түгел. Кешенең эчке рухи дөньясын ача торган алымнар белән халыкчан яза иде ул. Тукайдагы кебек халыкчанлык көчле анда. Фикер тирәнлеге, аңлаешлы, мәгънәле булуы мине җәлеп итте. Аннары тормышны чагылдыра белү ягыннан Х.Туфан тирә-як мохиттәге җитешсезлекләрне фаш итә торган иде. Чәнечкеле әйберләр дә язды. Хәзер бит мәхәббәт хисе белән саташалар. Нишләп алайдыр инде ул?
 
– Ә Сез моңа каршымы?
 
– Каршы, чөнки тормыш катлаулы хәзер. Ә аны чагылдырырга кирәк. Совет заманында чәнечкеле, җитешсез якларны күрсәтә торган җырлар бар иде.
 
Властька Хрущев килгәч, Хәсән аганы реабилитировать иттеләр. Шул чорда ул иркенлек алды. Шул вакытта аны нык күтәрделәр, радиодан чыгышлар ясый иде. Бер чыгышында ул лирик шигырьләр укыды. «Киек казлар» шигырен шундый йомшак тавыш белән укыганы истә. Гомумән, Хәсән абый мөләем кеше иде. Шәхес буларак та кешеләрне үзенә тартып торады. Аның гадилегенә, игътибарлы булуына бөтен кеше соклана иде. Хәттә ул заманда яшь шагыйрьләр булган Равил Фәйзуллиннарга да каты бәрелми иде. Бөтенләй икенче төрле яза башласалар да: «Яшьләр инде үзләренчә язсыннар», – дия торган иде. «Киек казлар» шигырен яшел тышлы китаптан эзләп таптым да, музыка яздым. Бу минем беренче җырым булды. Аңарчы баян өчен эшкәртмәләр генә эшли идем. Ул җыр Нәфисә Василова башкаруында популярлашып китте. Хәсән ага мине радиодан эзләп тапты. Ул вакытта аның белән фотоларга төштек. Аннан соң да «Агыла да болыт, агыла», «Юксындырсаң нишләрмен», «Ай чыга Арча кырыннан», «Без барасы юллар озын әле» (Бөтенсоюз конкурсында катнашып диплом алдым) һ.б. язылды. Минем уңышлы җырларым Хәсән Туфан белән бәйләнгән. Аңа минем хөрмәтем аеруча зур.
 
– Марс абый, Хәсән Туфанны төрмә михнәтләре дә сындыра алмаган ...
 
– Ни хикмәттер, кеше баеган саен кырыслана, җансызлана. Ә күпме михнәт күргән шәхесләр, киресенчә, көчлеләнә. Аның газап кичүе иҗатына зур йогынты ясаган. Сугыш вакытларында халык нинди көчле җырлар тудырган бит, “Су буйлап”, мәсәлән. Менә Америка халкы андый җыр чыгарамы? Юк! Аларның күп җырлары типтерүгә кайтып кала. Элек коррупция дә юк иде, шуңа да карамастан, Ифрат Хисамов коррупциягә каршы җырлар язады. Мәсәлән, «Шалт, Мөхәммәтҗан». Ул заманда иҗатчылар дөрес юлдан барды, чөнки идеология бар иде. Ә хәзер андый чикләүләр юк. Теләсәң нәрсә яз. Абсолют иркенлек кешедә бөтен нәрсәне бозды. Балаларны да бозды, алар да телевизор карап үрнәк алалар.
 
– Бүгенге көндә Сез нинди иҗат хыяллары белән яшисез?
 
– Минем бер хыялым бар. Мин симфоник әсәрләр яздым. Менә инде алтынчысын тәмамлап киләм. Шуны башкарту турында хыялланам. Ләкин киртәләр туа. Акча юклыктан тукталып тора. Мәсәлән, 75 музыкантның һәрберсенә мин партия язып бирергә тиеш. Элек алай түгел иде. Общий партитура бирәсе генә иде. Радиода җыр яздырганда да сәгатенә 500дән артык акча түләсәң генә студиягә кертәләр. Бу капитализм системасы - чын, яхшы, профессиональ иҗатчыларны үтерә.
 
– Сез бит әле мәзәкләр, шигырьләр дә язасыз...
 
– Әйе, «Мәдәни җомга»да бер кочак шигырьләрем елдан артык ята. Быел бәлкем юбилей уңаеннан бастырырлар дигән өмет белән яшим. Бер циклны “Заман кайтавазы” дип атадым. Шигырьләремне укып, Илдар Юзиев зур бәя биргән иде...
 
– Ниндидер истәлекләр китабы да яздыгыз кебек?
 
– Татарстан китап нәшриятенә «Сәнгатебез йолдызлары» дигән китабымны бастырырга бирдем. Анда Х.Туфан, А.Ключарев, Х.Бигичев, З.Нурмөхәммәтов, З.Сәхәбиева кебек бөек шәхесләребез турында истәлекләр. Кемнәр белән бергә эшләгән, кемнәр белән аралашкан – әнә шулар хакында.
 
– Марс абый, Сезнең җырларны кайдан тыңлап була?
 
– Җитмеш яшемә җитеп минем сатыла торган бер кассетам, бер дискым да юк. Кулсыз бер продюсер янына бардым, исемен оныттым инде, 70 еллыкка дискымны чыгарыйк әле 100 генә данә булса да, дип. «Юк. Вы же непокупаемые композиторы. У вас несовременные песни», – ди. Мин үҗәтләнеп, гел шалтырата башлагач, “Мин сезнең кассетаны чыгармыйм. Лучше акча бирәм мин сезгә!”, – дип, җиде мең акча бирде. Ә альбом чыгару 24 мең сум тора икән инде...
 
– Марс абый, яшьләр арасында шактый ук популярлык казанган, бүгенге эстрадабызга кыю адымнар белән килеп кергән Иделия хакында ни диярсез? Горурланасызмы Сез кызыгыз белән?
 
– Кызыбызны музыкаль мохиттә тәрбияләдек. Мин аңа җитди музыка тыңлата торган идем. Әмма телевизор үзенекен итте. Ул күңел ачу, җиңел юнәлешне сайлады. Америкага китү алдыннан яңа җырын тыңлатты. Миңа ошады, мелодия бар анда.Тавышы да яхшыра башлады дип саныйм. Элеккеге клиплары бик үк ошап бетми бетүен.
 
– Марс абый, ул Сезнең «Сахраларга чыксам» җырын үзгәртеп «Шок ясап алдым әле әтигә”, – дигән иде...
 
– Әйе, ул җырны боздылар шул. Үземә ошамады. «Әти, сез – элеккеге буын, хәзер яшьләр икенче төрле», – дип әйтә инде ул миңа.
 
– Яраткан кызыгызны курыкмыйча Америкага ук чыгарып җибәрергә шикләнмәдегезме?
 
– Көн саен шалтыратышып торабыз. Әнисе дә бик борчыла инде. Егете әйбәт булгач, ышанычлы кулларга тапшырдык дип саныйм. 2 нче гимназиядә бергә гел бишлегә генә укыдылар. Киявебезнең нәселе әйбәт - Мәсхүдә Шәмсетдинованың улы. Флорида штатында торалар. Мин аңа җырчы булма дип әйтә килдем. Кечкенәдән артист иде инде ул. Куян рольләре уйный торган иде. Үзе сценарий язып, курчак спектакле күрсәтә иде килгән кунакларга. Курчакларны да үзе тегә торган иде. Сәләтле кыз ул. Киявебез күп сөләшми, аракы эчми, тәмәке тартмый. Сагындыра инде. Әнисе карточкасына карый да елый, карый да елый...
 
Күренекле композиторыбыз, татар баянчыларының атасы Марс Андреевичны редакциябез исеменнән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Якташыгыз Хәсән Туфанның үлемсез иҗаты Сезгә бүгенге тотрыксыз заманда илһам бирсен, фәкать Сезнең иҗатыгызга гашыйк булган “җылы куллы” тыңлаучылар да аз түгел, шулар хакына иҗат итегез... Бәйрәмегез белән!

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 03.11.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»