поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.11.2009 Мәдәният

ТЕАТРДА – СӘЛИМҖАНОВ РУХЫ

"Әгәр ниндидер могҗиза булып, тормышымны яңадан башлау мөмкинлеге туса, мин тагы да шушы эшне сайлар идем. Кырык ел бер мизгел булып узды да китте".

Марсель Сәлимҗанов бер әңгәмәдә әнә шулай дигән. Кырык елга якын Г. Камал исемендәге академия театрының баш режиссеры вазыйфасын башкара ул. Бер урында гомере буе, өстәвенә шул эш өчен җан атып яшәүчеләр сирәк була. Шуңа күрә аның театр турында уйланулары бүген дә әүлияләр сүзе булып яңгырый: "Халык театрга йөрмәсә, минем өчен дөнья бетә. Бар шундый режиссерлар – исләре дә китми: киләме тамашачы синең спектаклеңә, юкмы. Минемчә, спектакльне караучы булырга тиеш һәм ул караучы күп булырга тиеш. Мин ул спектакльне үзем өчен түгел, халык өчен куям бит". Үзе өчен түгел – менә бит хикмәт нидә икән. Халык өчен, милләт өчен, милли театр өчен яшәү. Бер караганда, аның театр өчен җан атуы табигый. Мәшһүр театр әһелләре Хәким Сәлимҗанов белән Галия Нигъмәтуллина гаиләсендә, өстәвенә Татар дәүләт театры яңа гына күченгән Горький урамындагы бинаның флигелендә дөньяны яңгыратып тәүге авазыңны сал да, театр язмышына битараф бул, имеш. Шушы урында аның турындагы истәлекләрдән тагын бер юл искә төшә: "Кайчакларда мин күзәтәм дә шаккатам: бер буынның рухы икенче буынга күчә бара", – дигән булган икән ул. Чынында шулайдыр: Хәким Сәлимҗановны замандашлары, театр училищесында ук "лидер" иде, дип әйткәннәр, улы Марсель Сәлимҗановны да лидер дигән бер сүз белән бәяләп булыр иде. Әллә мәшһүр татар зыялылары Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшевләрнең рухын хәзерге буынга күчерүдә күпер булганга да театр тормышында аерым урын алып торамы икән Марсель Сәлимҗанов? Безнең Г.Камал исемендәге академия театрының директоры Шамил ЗАКИРОВ белән әңгәмәбез әнә шундый уйланулардан башланып китте.
 
– Театрыбызның бер гасырдан артып киткән тарихында Марсель Сәлимҗанов – иң зур урын алып торучы театр эшлеклеләренең берсе. Зур режиссер гына түгел, актив җәмәгать эшлеклесе, театрны оештыручы да, төзүче дә иде. Татар әдәбияты һәм сәнгатендә иң күренекле урын алып торучы да дияр идем мин аны.
 
Әйтергә кирәк, театр тарихында режиссерлар бик күп булмаса да, бар иде. Узган гасырның утызынчы елларыннан соң театр корабын әзерлекле режиссерлар әйдәгән. Тулы бер плеяда! Әмма, ни кызганыч, шәхес культы дәверендә шактый өлешенең гаепсезгә җаны кыелган, яки алар сәбәпсез театр сәнгатеннән куылган. Татар театрына җанын да багышларга әзер булган бик күпләрне күрше республикаларга китәргә мәҗбүр иткәннәр. Әмма алтмышынчы еллардан соң театр тормышына ниндидер бер җиңеллек килә, эшләр акрынлап җайга салына. Театрга саф җилләр, уңай үзгәрешләр алып килүче режиссерларның берсе һәм беренчесе, һичшиксез, Марсель Сәлимҗанов иде. 1962 елны А. Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтын тәмамлап кайткач, күпмедер вакыт рус ТЮЗында эшли, аннан соң Академия театрына чакырыла. Күз алдына китерегез: 1966 елдан 2002 елга, үзенең үлеменә кадәр гомерен татар театр сәнгатенә багышлады. Аның белән кулга-кул тотынып эшләгән сәнгать әһелләре – Празат Исәнбәт, Рәфкать Бикчәнтәев, Дамир Сираҗиев, соңрак Фәрит Бикчәнтәев арасында ул аерылып тора иде. Чөнки ул баш режиссер, ә бу – әйдәп баручы, җаваплы дигән сүз дә бит әле.
 
– Марсель Сәлимҗановны искә алу кичәсендә аның белән иңгә-иң эшләгән режиссерлар сәхнәгә күтәрелер, истәлекләре белән бүлешер инде. Сезнең дә андый хатирәләр байтак булыр.
 
– Аның белән егерме елга якын эшләдем. Театрның яңа бинасын төзү, җиһазлау, әйдәп бару, финанслау, гастрольләр оештыру, фестивальләрдә катнашу, яңа спектакльләр чыгару, төрле проблемаларны хәл итү буенча безнең уртак эшләр бик күп булды. Шуңа күрә мин Марсель Хәкимовичны бик юксынам, аның турында бик күп сөйли алам.
 
– Театрның саллы казанышлары, зур җиңүләре Марсель Сәлимҗанов чорында булды дисәк, дөреслеккә хилафлык килмәстер, мөгаен.
 
– Татар театрының йөз еллыгына әзерләнгән вакытта без тарихыбызны шактый өйрәндек, тәфсилләп анализладык. Чыннан да, театрның иң зур күтәрелеш еллары Марсель Сәлимҗанов вакытына туры килә икән. Тамашачыларның театрга агылып килүе, һәр тамашаның аншлагка әйләнүе, халык арасында абруебызның бермә-бер күтәрелүе, тәрҗемә белән эшли башлавыбыз (халык колакчыннар аша русча тәрҗемәне тыңлый ала башлады), аның инициативасы аркасында яңа биналы булу – болар барысы да тарихка язылып калган фактлар.
 
– Баш режиссер, театр – музей түгел, дип әйтергә яраткан икән.
 
– Бәлки әйткәндер. Ләкин шунысы да бар: ул традицияләргә хөрмәт белән карый иде. Сәнгать әһелләре гаиләсендә туганлыктан үзе дә, тарихтан булсынмы, башка өлкәдәнме – бик күп белә, мәгълүматны оста файдалана һәм аңа хөрмәт белән карый. Ул классикага тузан кунганны өнәмәде. Бик күп әсәрләрне: "Сүнгән йолдызлар", "Миркәй белән Айсылу", "Американ" булсынмы ул – барысын да яңача эшләде. Марсель чын мәгънәсендә хәзерге заман режиссеры иде. Тамашачы да шуңа күрә музейга килгән кебек берәм-сәрәм түгел, ташкын булып агылып килде.
 
– Россиянең театр өлкәсендәге "Алтын битлек" дип аталган милли премиясенә лаек булган татар да әле ул. Аңа ул "намус һәм дәрәҗә өчен" бирелә. Бу сүзләр баш режиссерның холкын ачып бирә кебек.
 
– Һичшиксез. Бу – театр сәнгатендә иң зур бүләкләрнең берсе. Ул Россия күләмендә ел саен бер генә кешегә бирелә. Марсельгә ул хаклы рәвештә бирелде, исеме җисеменә бик тә туры килә... Аллага шөкер, үзе исән чагында тапшырылды, исән чагында танылу хисен кичерде. Бу бит хөкүмәт җитәкчеләренә бирелә торган бүләк тә. Әйтик, аңа безнең илбашы да мәдәниятне үстерүгә теләктәшлек белдергәне өчен лаек булган иде.
 
– "Нәүрүз" фестивален телгә алсак, аңа Марсель Сәлимҗанов күзлегеннән бәя биреп карыйк әле.
 
– "Нәүрүз" фестивалендә бөтен театрлар да үзләренең хезмәтләренә лаеклы бәя алдылар. Монда ниндидер күпертүләр, уйдырмалар булырга тиеш түгел. Ә инде Марсель Сәлимҗановка килсәк, бу фестивальнең башлангычында да ул тора бит. Бу чара бөтен төрки дөньясын күтәрү өчен кирәк иде. Туксан өченче елларда Ашхабадка баруыбыз истә калган. Бишенче яшенә чыккан "Нәүрүз"ебезгә "Ике хуҗаның хезмәтчесе" (Карло Гольдони), "Бичура" (Мансур Гыйләҗев) спектакльләрен алып бардык. Уңай бәя дә алган идек, тәнкыйть сүзләрен дә ишеттек. Аларның икесе дә кирәк. Марсель дә төрлесен ишетте. Ләкин аның алтын бәһасе торырлык бер сыйфаты бар: ул беркайчан да бәргәләнми иде. Фаҗига да ясамый, күкрәк тә киереп йөрми. Фәкать фестиваль хәрәкәтен җәелдерү эшен карады. Быел да фестиваль лаеклы дәрәҗәдә үтте. Әмма шунысы кызганыч: ул бик кысынкы шартларда үтте. Өч көн эчендә ике дистәдән артык театрның спектаклен карап чыгарга кирәк булды. Һәр көнне җиде-сигез спектакль күрсәтелде. Шуңа күрә тәнкыйтьчеләр биш мәйданга бүленеп эшләделәр. Алар төрки театрларга алда үсеш булсын өчен киңәшләрен биреп киттеләр. Шуңа күрә "Нәүрүз"гә ышыкланып, татар театрына кырын карарга ашыкмыйк әле без.
 
– "Нәүрүз"нең күзгә күренеп үсүен, аның төрки дөньяда абруе елдан-ел артуын билгеләп үтик әле, Шамил абый. Хәзер төрки кардәшләр биш елга бер түгел, ике елга бер күрешәчәк, алай гына да түгел, ел саен конференциягә җыелачак. Әмма без бик четерекле заманда яшибез. Университетларыбыз федераль түбә астына җыела, язучыларыбыз Россия берлегенә кушылу турында сүз кузгатты. Бу җәһәттән Камал театры татар уллары-кызлары өчен бердәнбер милли утрау булып кала кебек. Бу утравыбыз милли театр дигән исемен җуймас өчен ниләр эшли?
 
– Татар театры хәрәкәтен күзәтеп баручылар егерме беренче гасыр башында Г. Камал театрының йөз еллыгына әзерләнгән чорда безнең эшебезнең нинди юнәлеш алуын күрми калмаганнардыр дип беләм. Сүз Г. Камал театрының йөз еллыгы гына түгел, бәлки бөтен татар сәнгатенең йөз еллыгы дип игълан итүебез турында. Бу уңайдан бөтен татар театрларына мәгълүмат тупларга ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән идек. Без бу юбилейны бөтен татар театрлары берләшеп үткәрдек тә. Менә хәзер татар театр сәнгатенең йөз еллыгына багышланган ике томлык чыгып килә. 2006 елда без аны чыгара алмадык, хөкүмәт тә ярдәм итә алмады. Хәзер иганәчеләр ярдәме белән бу эшне башкарып чыга алдык. Камал театры нәшрият буларак зур эш башкарды. Авторлар төркемен без үзебез җыйдык. Язмаларны җыю, туплау, редакцияләү эшен үзебез башкардык.
 
– Марсель Сәлимҗановны искә алу кичәсе калабызга бик күп кунакларның килүенә сәбәпче булыр, мөгаен.
 
– Аның һәркайда, һәр җирдә дуслары күп иде. Аның рухын яд итәргә җитәкчеләребез дә, күрше республиканың театр әһелләре дә чакырылган. Татар театрларының исә барысыннан да вәкилләр киләчәк. Кичәбезнең эчтәлегенә килгәндә, ул бик матур да, сагышлы да кичә булачак. Марсель Сәлимҗанов театр тарихының икенче яртысында, һичшиксез, лидер булып яшәде, театрны әйдәп алып барды һәм бик зур уңышларга ирештерде. Иң беренче чит илгә гастрольләрне оештырды. Истамбул шәһәрендә булган төрки театрлар фестивалендә катнашу, Финляндиядә яшәүче кардәшләребезне спектакльләребез белән сөендерү – болар барысы да Марсель Сәлимҗанов казанышлары. Әле менә күптән түгел генә өлкән артистларыбыз белән җыелышып кичә турында сөйләштек. Алар бөтенесе дә Марсельне дәртле, темпераментлы, шаян, күтәренке күңелле кеше буларак хәтерләрендә яңартты, кызыклы истәлекләрен сәхнәгә дә алып чыгарга уйладылар. Бу көнне тамашачыга "Баскетболист" спектакле тәкъдим ителәчәк.
 
Язмага нокта куйганчы, әлеге спектакль хакында да берничә сүз әйтик. Бу – аның соңгы спектакльләренең берсе. Тәнкыйтьчеләр аны Марсель Сәлимҗанов тудырган йөзләгән спектакль арасында аерым, үзгә тамаша дип яздылар. Бәлки шулайдыр да. Гомере буе спортка гашыйк, бер генә баскетбол ярышын калдырмаган, үзе бер дигән фехтование остасы булган режиссер көчле образлар аша милләт язмышын чагылдырмакчы булгандыр.

Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 224-225 | 06.11.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»