поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.12.2016 Мәдәният

Рамилә Ильясова: “Тәҗрибә тупламаган килеш сәхнәгә атылып чыгасы килми” (ИНТЕРВЬЮ)

Кемдер сәхнәгә тизрәк күтәрелергә ашкына, ә кемдер камилләшеп беткәч кенә эстрада бусагасын атлый. Берәүләр кыска вакыт эчендә популярлашырга ашыккан мәлдә, икенчеләр белем, тәҗрибә, репертуар туплый. Буада туып-үскән яшь җырчы, алып баручы Рамилә Ильясова кечкенәдән үк үзен сәнгатькә багышласа да, мөмкинлекләрен сынап карамыйча эстрадага кереп китүне артык дип таба.

Буадан диюгә “мишәр” дип уйлап куючылар булыр, ләкин Рамилә Ильясованың “мишәрлеге” бөтенләй юк, ә бары тырышлыгы, тирән фикере һәм тормышка шат карашы бар.

— Рамилә, зур сәхнәгә чыгар өчен музыкаль белемнәрне кечкенәдән тупладыңмы?
— Мин музыка мәктәбендә хор буенча, фортепиано классында укыдым. Безнең аерым вокал дәресләре булмады да диярлек, чөнки хорда җырлаганда күбрәк ишетүгә һәм партияне тота белүгә игътибар юнәлтелгән. Алты ел дәвамында укып чыккач, гитара белән кызыксынып, кабаттан музыкаль мәктәпкә әйләнеп кайттым. Минем сыйныфташым гитарада бик яхшы уйный иде, бәлки, шуннан күңелемә кереп калгандыр, аннары гитараны үзең белән кайда да йөртергә була бит. Уйнарга бик тиз өйрәндем, чөнки фортепианода уйнап, бармаклар ияләшкән, ике атнадан соң ук без төркем белән чыгышлар ясый башладык. Үзем аерым җырлаганда да гитара белән сәхнәгә чыга идем. 10-11 сыйныфта Буа театры каршында Раил Садриевның тормыш иптәше – М.Вахитов исемендәге гимназиянең рус теле укытучысы Эльмира Фәритовна театраль түгәрәк ачып җибәрде. Аның белән Яр Чаллы каласында чыгышлар ясап, спектакль белән гран-прилар ала идек, шулай ук “Елмай” тапшыруында да төштек.

— Мәктәпне тәмаулауга иҗат юшәлеше буенча китүең билгеле булган. Югары уку йорты өметләреңне акладымы?
— Кечкенә чактан сәнгать өлкәсендә хезмәт куячагым билгеле иде, тик театр яисә вокал буенчамы икәнен хәл итмәгән идек. Фирзәр абый Мортазин Салават Фәтхетдинов җитәкләгән кафедрага укырга керергә киңәш итте. Алар әти белән таныш иделәр, ә минем чыгышымны телевидениядән күргән. Фирзәр абый җырлар белән бик ярдәм итте.
Мәдәният һәм сәнгать институтында сөйләм, җыр, актерлык осталыгы буенча үстергәнгә күрә, мин уку йортым белән бик канәгать калдым. Укытучыларның биргән белем хәзинәсенең кадерен укып бетергәч кенә аңлыйсың бит. Римма апа Ибраһимова гел әйтә иде: “Укып бетерәсез дә, аннары янга: “Римма апа, әйдәгез тавышны ачык әле, җырны эшләп карыйк әле” — дип килә башлыйсыз” – дип. Ул чакта яшьлек белән аңламаганбыздыр, мөгаен. Безне сәхнә теле буенча Эльмира Мифтаховна бик көчле укытты, тик уку йортын тәмамлагач, белемнәр, күнегүләр онытыла икән. Бигрәк тә кеше янында йөрү, аралашу таләп ителә. Хәзер өйдә үзем кабаттан шөгыльләнә башладым.
— Мәдәният институтында укыган өметле студентларны, гадәттә, артистлар күзләп куя һәм үзләренең тамашаларында чыгыш ясарга тәкъдим итә. Син дә танылган җырчылар белән хезмәттәшлек иттеңме?
— Без Фирзәр абый Мортазин белән бик күп концертлар куйдык, шулай ук Рамил Шарапов тамашаларында катнаштым. Ул яктан аз булса да тәҗрибә бар. Мин бит аерым эшләргә яратам. Тормышта кешегә яраклашам, ләкин эштә үз-үземә хуҗа булып, үз вакытым белән эшләүгә, ирекле графикка өстенлек бирәм. Башка өлкәдә дә эшләп карадым, ләкин ике айдан соң тизрәк калдырдым, чөнки иҗаттан кала башка һөнәрдә үземне күз алдыма да китермим.
— Репертуарыңда җырлар күп булса да әлегә кадәр аларны аз яздыргансың. “Ышанырсың” җыры шушы эшчәнлекне башлап җибәрдеме?
— Мин күптәннән җырлыйм, ләкин тавыш яздыруга һаман кул җитми иде. Гөлнур апа Айзат, минем тавышка килешә дип, Сәйдәш абый Хәсәнҗанов көенә язылган “Ышанырсың” җырын тәкъдим итте. Аны ике ел чамасы сәхнәдән башкардым һәм, ниһаять, ул беренче яздырылган иҗат җимешемә әверелде. Әни журналист булгангадыр инде, мин сүзләрнең эчтәлегенә игътибар итәм, ә Гөлнур апа искиткеч мәгънәле шигырьләр яза.
— Әлеге җырны шулай ук Вил Усманов та башкара. Ул язган вариант белән чагыштыру булмадымы?
— Әйе, Вил Усманов җырга башка көй язган. Гөлнур апа сүзләрен иҗат иткәч тә миңа җибәрде, ә Вил абый әлеге шигырьне китапта бастырып чыгаргач, көй иҗат итеп, Гөлнур апага җиткергән. “Ышанырсың” минем телдән очып тора торган, җиңел башкарылучы җыр. Аны яздырганда да беренче тапкырдан ук камил килеп чыкты. Бәлки, җырларны шулай озак вакыт дәвамында, төрлечә башкарып карап, аның белән тәңгәлләшеп беткәч яздыру кирәктер. Җырлый-җырлый аңа төшенеп бетәсең, җыр белән бер дулкынга керәсең. Ә Вил Усманов әлеге җырны үзенчә, үз стилендә тәкъдим итте. Җыр, сүзләре уртак булса да, икесе ике төрле, җиткереш тә башка. Ул ир-ат буларак башкара, ә мин үземчә, күбрәк лирик юнәлештә җырлыйм.
— Белем, тәҗрибә, иҗади материал туплап, ныклы адымнар белән сәхнәгә күтәрелергә әзерләнәсеңме?
— Әйе, әкренләп җырларны радиога тапшырам, концертларда йөрибез. Шулай ук алып бару өлкәсенә дә кинәттән кереп киттем. Минем тормыш иптәшемнең сеңлесе үзебез өчен генә дип корпоратив алып барырга тәгъдим иткән иде, мин ике дә уйламый сценарий язып, бәйрәм чарасын үткәреп чыктым. Кунакларга да, үземә дә ошады, шуннан әлеге эшкә ныгытып алындым. Мин мәзәкләргә караганда, күбрәк уеннар, кунаклар белән аралашуга басым ясыйм. Ир-егет алып баручылар ничек чыгып басса да аларны көлеп кабул итәләр, ә хатын-кыз күлмәк киеп алай баса алмый, аны тамашачы җитдирәк кабул итә. Хатын-кыз алып баручылардан Замирә Рәҗәпова ошый. Мин үземне җырлау өлкәсендә танытасым килә. Җырлавымны диктофонга яздырып, үз ялгышларымны төзәтергә тырышам. Читтән үзеңне күрә белү кирәк. Эстрадада бер көнлек җырчылар күп, шуңа да укыган чакта тиз генә сәхнәгә күтәрелергә теләмәдем. Һәр адымны төптән уйлап башкарырга кирәк. Мәҗлесләр дә шуның белән ошый, анда кешеләр белән эшләргә өйрәнәсең, халыкның фикерен чамалыйсың, үзеңне күрсәтәсең. Тәҗрибә җыймаган килеш сәхнәгә атылып-бәрелеп чыгарга теләмим.
— Сиңа тормышта этәреч кирәкме?
— Әлбәттә. Беренче чиратта минем өчен әни этәргеч. Ул хуплый, булыша, үз фикерен әйтә, “эшлә инде” дип әрләп торырга мөмкин. Тормышта да, иҗатта да миңа, чыннан да, этәргеч, “бар инде” дип торучы кирәк. Икенче яктан энекәшем дә ярдәм итә. Мәсәлән, укыган чакта минем ябыгу теләге бар иде, тик кызлар белән күпме тырышсак та бернинди үзгәреш булмады. Энем Казанга укырга килгәч, спортзалга да йөри башладык, артыгын ашарга да рөхсәт итмәде. Ул кечкенәдән үзе тырыша, үзе акча эшләргә өйрәнде. Мин аны һәрвакыт мактап торам, чөнки ул минем өчен дә үрнәк, һәм яшьтәшләре белән чагыштырганда да күпкә акыллырак дип саныйм. Шулай ук тормыш иптәшем Айнур да, сәнгать өлкәсендә хезмәт куймаса да: «Сиңа җырларга кирәк, иҗат итүдән туктама» — дип, гел булышып, ярдәм итеп тора.
— Алдагы иҗади максатларың бары җыр белән бәйләнгәнме?
— “Татар моңы” яшь башкаручылар телевизион конкурсында катнашырга һаман җай чыкмый. Башка фестивальләрдә урыннар яуладым, ләкин “Татар моңы”нда катнашу теләге кала. Шулай ук балаларга җыр, сәхнә теле буенча индивидуаль дәресләр бирәсе килә, ләкин дәүләт хезмәтендә түгел, чөнки анда кәгазь тутыру эше барлык иҗади башлангычны, теләкне юкка чыгара. Дөрес, бу эшчәнлеккә дә үземне җырчы буларак күрсәтә, үз үрнәгемне куя алгач кына алынырга исәплим.

Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 06.12.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»