поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.12.2016 Мәдәният

Фәнис Кәлимуллин: “Туган-тумачаны күрсәтер өчен генә клип төшерүнең кирәге дә юк” (ИНТЕРВЬЮ)

Фәнис Кәлимуллин Габдулла Кәриев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты буларак сәхнәдә дә рольләр башкара, җырларын да яздыра, танылган җырчыларның клипларында да төшә, гомумән, сәнгатьнең күп кенә юнәлешләрен колачлый. Андыйлар турында «универсаль артист» диләр.

Мәртәбәле чараларны алып барган Фәнис Кәлимуллинның камил, мәгънәле фикер йөртүеннән соң аның һөнәри осталыкларын тагын да югары бәяли башлыйсың.

— Театрда эшләүдән тыш җыр юнәлешенә дә кереп киткәнсең. Җырга сәләтең соңрак ачылдымы әллә?
— Мин кечкенәдән җырлый идем, бәләкәй чакта ук “җырчы малай” дип йөртәләр иде. Кайвакыт җырның сүзләрен отып кала алмасам, көйләп булса да йөри идем. Ул вакытта җыр яздыру өчен шартлар юк, авылда баянга чыгып җырладык. Шәһәргә, театрга килгәч күбрәк мөмкинлекләр ачылды, шуңа да хәзер сәхнәгә сабый чактан килгән җырларга ашкыну теләге алып менгәндер.
— Драма актеры һөнәре артистның иҗади якларын күбрәк ачамы?
– Минем музыкаль юнәлеш буенча укырга китү уе да бар иде. Драма артистлары, чыннан да, җырлый да, уйный да ала. Бүгенге көндә актерлык һөнәренә укуны дөрес сайлаганмын дип уйлап куям. Минем бит җырлыйсы да килә, биисе дә килә, шул ук вакытта сүз белән дә эш итәсем килә, ә шушы барлык һөнәрләрне, чыннан да, драма артисты үзенә берләштерә.
Театраль училищены бетергәч филармониядә эшләү мөмкинлеге дә бар иде, әмма мин театрны  сайладым, чөнки театрны һәм җырны бергә үреп баручы артистларыбыз үрнәге бар иде. Якташларым  Әсхәт абый Хисмәт һәм Резедә Төхфәтуллинаны халык ике сәнгать юнәлеше буенча да яратып кабул итә. Резедә белән без авылдашлар да, бәлки, аның артист булып китүе үземә ышаныч өстәгәндер.
— Театр җыр юнәлешен ачарга тиешле мәйданчык тудыра алдымы?
— Алды дияр идем, чөнки минем җырлы рольләрем дә бихисап. “Галиябану”да Хәлил, “Башмагым”да Галимҗан, Ренат абый Харисның “Умырзая” спектаклендә Рәшит Ваһапов ролен башкарам. Мине хәзер “Умырзая”  җыры аша таныйлар. Мин үземне бит җырчы дип санамыйм. Таныганнар да: “Сез җырчы бит!” — диләр, мин исә аларга: “Мин драма артисты, бары җырлыйм гына” – дип җавап кайтарам. Үземне сакчыл бәялим, чөнки ялгышларым да, килешеп бетмәгән җирләрем дә бардыр, шуңа иҗатымны мактарга яратмыйм, ул мәсьәләдә тыйнак кеше мин.
Безнең театрның баш режиссеры Ренат Әюпов җырлый белүче артистларны бик кадерли, ул драма өлешен генә алга чыгарып куймый, ә вокал буенча да шөгыльләнергә мөмкинлек калдыра. Спектакльдә уйнаганда драма кысаларыннан тайпылмаска кирәк, җырны да образдан чыкмыйча башкару таләп ителә. Без театрда бик талантлы, консерватория тәмамлаган вокалистка, педагог Лилия Зайнуллина белән шөгыльләнәбез, ул артистның барлык мөмкинлекләрен тулаем  ача.
— Исемне театрда таныткач, эстрадага күчү теләге тумадымы?
— Андый фикерләр булгалады, әмма эстрадада бик тиз балкырга һәм шулай ук сүрелергә мөмкин. Ә театр яңа рольләр, үзеңне яңа образларда сынап карарга мөмкинлек бирә. Бер көнлек популярлык артыннан куып, онытылучылар байтак, андый ялтыравыкка алданмас идем, ә театрда мин үз иҗатымны гөрләтеп дәвам итәм. Безнең спектакльләрне яраталар, рәхмәт сүзләре гел ирешелә. Башка театрларга да күчү теләге булмады.  Бөртекләп төзегән хезмәтне калдырып китү уе да юк. Театрга тугрылык дисәк тә буладыр, аннары башка театрда, бәлки, аның кадәр рольләр булмас иде дә дип уйлыйсың. Дөресен әйткәндә, ирешелгән дәрәҗәләрдән баш тарту куркытадыр. Ничә еллар хезмәт иткән театрга, үз рольләреңә хыянәт иткән кебек булыр иде, чөнки артистны алыштырып була, ләкин синнән саркып чыккан образларны башка артист кабатлый алмас дигән фикер дә яши. Без бит үз эшебезнең фанатиклары. Театрыбызның төп бинасы да юк, ләкин ничә еллар буе зарланмыйча эшлибез.
— Спектакльләрдәге җырларны зур сәхнәгә чыгару теләге туамы?
— Спектакльләрдә яңгыраган  җырларны эстрадага алып чыгуны кирәк дип саныйм. Андый проектларны телевидение кысаларында уздырганнары бар. Спектакльләрдә  бит хит булырлык җырлар күп, аларны калдырырга җәл. Аерым бер концертлар булсын иде дип телим. Без үскән вакытта радиода “Драма артистлары җырлый” дигән тапшырулар була иде. Әйткәнемчә, “Умырзая” җырын спектакльдән дип ассызыклап башкарам. Җырлаганымны ишетсеннәр дип түгел, җырымны таныту максаты белән җырлыйм.
— Татар филологиясе юнәлешен актерга тел ягыннан камилләшү өчен кирәк булганга сайладыгыңмы?
— Мәктәпне бетергәндә алдымда театр артисты яисә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга дигән сайлау тора иде. Театр училищесын бетергәч, югары белем алу өчен, ул вакытта Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетка укырга кердем. Сәхнәдә матур сөйләшү, белемле булу кирәк, образларны ачу өчен китаплар уку, язучыларны белү таләп ителә. Татар филологиясе белән театр бик тыгыз бәйләнгән. Ләкин китаплар бүгенге көндә сирәк укыла, аның өчен үземне тиргәп тә алам инде.
— Клипларда, камера каршында уйнау аерыламы?
— Клиплар актерлык ягыннан да, камера алдында да үзеңне сынарга мөмкинлек бирә. Бүген клипта төшсәң, иртәгә фильмда уйнарга син инде камерага ияләшкән буласың. Җырчылар белән дә танышу, эшләү бөтенләй икенче дөнья, ә кайберәүләре хәтта гаилә дусларына әверелә. Алар белән уңайсызлыклар туганы юк,  үзләре дә профессионаллар белән эшләү җиңелрәк дип бәялиләр. Әйткән фикерне без бит тиз отып алабыз, эшебез шул булгач, режиссерның нәрсә теләгәнен ярты сүздән аңлыйбыз.
— Кайберәүләр туганнарын, дусларын клипта катнаштырырга ашкыналар. Әлеге адым актерлар уйнавы белән чагыштырганда сыйфатта чагыладыр?
— Туган-тумачаны күрсәтер өчен генә клип төшерүнең кирәге дә юктыр. Җыр мәгънәсен ачып бирү өчен барыбер профессиональ артистлар уйнарга тиеш дип саныйм. Без дә бит үз кимчелекләребезне күрә беләбез, югарыга омтылу чикләнмәгән.
— Әкренләп сәнгатьнең барлык юнәлешләрен дә үзләштерәсең ахры?
— Үзебезнең театр артисткасы Хаҗия белән юмор номерларыбыз да бар, аерым монологлар да башкарам, концертларда нәфис сүз белән дә чыгышлар ясыйм, алып та барам, аннан кала театр училищесында сәхнә теле буенча да белем бирәм. Тик хәзер үземне күбрәк гаиләгә, балаларга багышларга тырышам. Артист тормышы җиңел түгел, чөнки һәрвакыт юл өстендә, сәхнә арты һәм башка мәшәкатьләре бар, ләкин үзебез шуны теләдек. Кырт кисәсе килгән чаклар була, ләкин барыбер сәхнә үзенә тарта, сазлык кебек иҗат суырып алган инде. Җитмәгән акчаларны да башка эшләр белән табасың.
— Җырлар яздыруга киткән чыгымнар үзләрен аклыймы?
— Алар миңа рәхәтләнеп эшләү, материал өчен кирәк. Чыгымнар, әлбәттә, үз-үзен каплый. Темаларын чарага карап сайлыйм, бүгенге көндә туган көн, әниләр, туй турында җырлар кирәк. Көе халыкка якын, сүзләре көйгә яткан җырларны сайларга тырышам. Миңа ретро җырлар килешә дип киңәш итәләр. Бу юнәлештә алга таба яңа үрләр яуласак бик риза булыр идем. Үземне җырчы буларак бик танымыйлар әле. Алга таба тормышка ашырырлык фикерләр дә бар, максатлар да куелган, ә менә яздырылган җырларга клип кайчан чыгарасын әлегә сер булып калдырыйм.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 05.12.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»