поиск новостей
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
02.12.2016 Җәмгыять

Татарстанда ялгыз әбине тәрбиягә алган беренче очрак теркәлгән

Балык Бистәсенең Олы Көл авылында яшәүче Фирдәвес белән Наил Садриевлар гаиләсе Минзәлә районындагы инвалидлар һәм картлар йортыннан 84 яшьлек әбине тәрбиягә алганнар. Әби икенче группа инвалид, йөри алмый. Әлегә Садриевлар гаиләсендә вакытлыча кунакта, әгәр ошаса, биредә бөтенләйгә калырга уйлый.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» яңа пилот проекты әле киләсе елдан гына эшли башлаячак. Ә сынау инде башланды.

Интернатта яшәдем, шунда үләм


Ялгыз калган ярдәмгә мохтаҗ карт-карчыкларны тәрбиягә алу программасы илнең 17 төбәгендә гамәлгә ашырыла. 2017 елдан ул Татарстанда да эшли башлаячак, өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләләргә дәүләттән ярдәм дә каралган. Без язган очрак әлеге проект кысаларында беренчесе булып саналса да, өлкән кешеләрне тәрбиягә алучылар элек тә очраган. Әйтик, Яшел Үзән, Сарман районында ялгыз әби-бабайларны үз гаиләсенә алучылар бар.

Бу елның беренче яртыеллыгында социаль хезмәткәрләр 18 мең өлкән кешенең өенә барып һәм 1990 кешегә картлар йортында ярдәм күрсәткәннәр. Нәкъ менә ярдәмгә мохтаҗ, ялгыз калган, физик яктан мөмкинлекләре чикле өлкәннәргә ярдәм итү максатыннан кабул ителгән дә әлеге проект. Пенсионерларны опекага алган гаиләләргә киләсе елдан ай саен пособие түләнәчәк. Гаиләгә алынган кеше I группа инвалид булса, аена 8 мең сум, II группа инвалидка 6 мең сум, III группа инвалидлыгы булган яки сәламәт әби- бабайны тәрбиягә алган өчен 4 мең сум акча каралган.

Карт карчыкны тәрбиягә теләсә кем ала алмый. Опекунга аерым таләпләр бар. Әйтик,тәрбиягә алучы кешенең хезмәткә яраклы, торак шартлары яхшы, гаилә кеременең айлык яшәү минимумыннан азрак булмавы тикшерелә. Шулай ук гаиләдә яман шеш белән авыручылар, эчкечеләр, наркоманнар, хөкемгә тартылган кешеләр булырга тиеш түгел.

Хатын-кыз 55 яше тулганнан соң, ир-атлар 60 яшьтән узгач, яңа гаиләгә бара ала. Моның өчен тәрбиягә алынасы кешенең Татарстанның махсус социаль учреждениеләрендә яшәве һәм социаль яклау үзәкләре тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ дип танылуы да кирәк. Моннан тыш, килешү нигезендә, өлкән кеше үзенең айлык пенсиясенең 75 процентын үзен тәрбиягә алган гаиләгә биреп барырга тиеш булачак. Социаль хезмәткәрләр аңлатуынча, карт кешене гаиләгә бары ике яклы килешү булганда гына алырга рөхсәт ителә. Килешү бер елга төзелә. Әгәр әби яки бабай яңа гаиләдә үзен уңайсыз хис итсә, картлар йортына кире кайтырга уйласа, теләсә кайсы вакытта китә ала.

Минзәлә инвалидлар һәм картлар йортында социаль эшләр буенча белгеч Ландыш Фәттахова әйтүенчә, алар инде быел ук әлеге яңа проект буенча эш башлап җибәргәннәр. Психологлар белән берлектә, үзләренең учреждениеләрендә бу проект турында аңлаталар. Өлкәннәргә гаиләгә китү мөмкинлекләре хакында сөйлиләр.

– Сезне анда караячаклар, тәрбияләячәкләр, кадерле әби, бабай булып яшәячәксез, дип аңлатабыз. Әмма безнең йортта гына шулаймы икән, китәргә теләк белдерүчеләр сирәк. Безнең Минзәләдәге инвалидлар һәм картлар йортында ике генә кеше сынау рәвешендә яңа гаиләгә барырга теләк белдерде. 76 яшьлек бер бабай Минзәләнең Тегермәнче авылындагы гаиләгә барып кайтты. Әмма: «Беркая да китмим, интернатымда яшәдем, шушында үләм», – дип, яңа гаиләгә күченмәскә булды. Ә менә 1994 елдан бирле биредә тәрбияләнгән тагын бер әбиебез Балык Бистәсе районының Олы Көл авылында Садриевлар гаиләсендә кунакта. Әлегә кайтмады, – ди Ландыш Фәттахова.

Рәхмәт сүзен ишетүе рәхәт

Әлегә проект сынау узганга, әбинең исемен әйтергә, аны фотога төшерергә дә рөхсәт ителми. Әбинең хәлен белергә теләп, Садриевлар гаиләсе белән элемтәгә чыктык.

– Кечкенәдән әбиләр яраттым мин, – ди Фирдәвес апа. – Балачагымда күбрәк дәү әни белән үстем, каршыбызда Кавказ якларыннан килен булып төшкән бер әби яши иде. Аның идәннәрен юып, чишмәдән су алып кайтып биргәнне хәтерлим. Өлкәннәр өстәлгә утырмыйча, без табынга якын килми идек. Олыларга карата хөрмәт кечкенәдән киләдер, мөгаен. Җиләк җыйсам да, ят ризык пешерсәм дә, беренче булып дәү әниләргә авыз иттерәсем килә. Тик үз әбием күптән вафат, шуңа да өйдә намаз тавышы тынмасын дип, гаиләгә әби алырга теләдек.

Садриевларның, шөкер, тормышлары җитеш, каз, үрдәкләр үстерәләр, Наил абый фермер – 60 кәҗә асрый, Фирдәвес апа клуб мөдире булып эшли. «Бер әбигә генә уңайлыклар тудырыр өчен мөмкинлегебез бар. Шуңа да Минзәлә картлар йортында әби барлыгын белгәч, үзебезгә чакырырга булдык», – ди әңгәмәдәшем. Фирдәвес апа һәм Наил абыйның улы белән кызы да бу эшне саваплы дип саный. Әти-әниләре дә адымнарын хуплаганнар.

– Гаиләгә алган әбиебез артык сөйләшә алмый, йөрми дә, утырып кына тора. Юындырган, ашаткан саен аннан рәхмәт сүзен ишетүе рәхәт. Баланы караган кебек тәрбиялим. Бары режим белән генә ашатам. Иртә белән ботка, төш вакытында аш, кичен йогурт кебек җиңелчә ризыклар бирәм. Әби бик тәртипле, сабыр, аңа ияләндек, оныклар, балалар да ярата, акчасы да кирәк түгел. Савабы өчен, ялгыз карчыкның картлыгын уңайлырак итү өчен, әбине яныбызда калдырасыбыз килә, – ди Фирдәвес апа. – Әти-әниләрне, якыннарны картлар йортларында күрергә язмасын иде.

Әнине караганга акча түлиләр

Картлар йорты дигәннән, Казанда өлкәннәр өчен шәхси приютлар да бар икән. Алар Тынычлык, Петровский бистәләрендә урнашкан. Интернетта күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратуга, трубканы алдылар.Газета өчен мәгълүмат бирергә атлыгып тормыйлар, шуңа да танышымны өлкәннәр йортына урнаштырырга телим дигән булып (Алла сакласын) хәйләләргә туры килде. Бер приютта 20ләп өлкән кеше тәрбияләнә икән. Акыл ягыннан зәгыйфьләр дә бар биредә, йөри алмаган, физик яктан мөмкинлекләре чиклеләр дә җитәрлек. Миннән, беренче эш итеп, урнаштырачак кешем турында мәгълүмат сораштылар: мөстәкыйль ашыймы, киенәме, хәтере начар түгелме, авырмыймы, ничә яшьтә, бәдрәфкә үзе йөри аламы? Баксаң, биредәгеләрнең 90 проценты хәтер югалтудан интегә икән. Шуңа да, күрәсең, урамнарга чыгып адашмасын, югалмасын дип, туганнары карт-карчыкларны бирегә алып килә. Вакытлыча да, бөтенләйгә дә калдыручылар да бар.

 Син калдырып киткән кеше, үзен-үзе йөртә икән, аны карап торганнары өчен көненә 1210 сум түләргә кирәк. Әби, бабай авыр хәлдә булган саен, түләү дә кыйммәтрәк. Бу акчага карт-карчыкны биш тапкыр ашату, киенергә булышу, тырнакларын, чәчләрен кисү, юындыру кергән. Биредәгеләрнең сәламәтлеген табиб даими күзәтеп тора. Өлкән кешенең пансионатта алты ай яшәгәне өчен алдан түләп куйсаң, 10 процент ташлама да тәкъдим итәләр икән. Кешене урнаштырыр алдыннан бер кочак документ җыярга, анализлар тапшырырга кирәк. Бик дуамал, агрессив, катлаулы авыруларны алмыйлар. Приюттагылар арасында татарлар да бар икән.

– Йә ничек, хәл иттегезме, әбиегезне китерәчәксезме безгә? – ди трубканың теге ягындагы ягымлы тавыш. Сискәнеп киттем. Мәрхүм дәү әнием, әбием күз алдына килеп басты. Язма әзерләгәндә, әлеге теманы тулырак яктыртыр өчен хәйләләргә туры килсә дә, ни өчендер оят, уңайсыз булып китте. Теге сәркатип кыз да мине аңлады булса кирәк:

– Берүк, борчылмагыз, уңайсызланмагыз да, мәсьәләгә икенче яктан карагыз. Сез бит танышыгызны ташлап китмисез, чарасызлыктан бездә калдырасыз. Өлкәннәр үзләре дә моны аңлый. Үпкәләми дә. Әйтик, берәүнең әнисе авырып китте, ди, аның бердәнбер баласыннан башка беркеме юк. Әнине карау изге эш, тик көне буе әнисен карап, эшкә дә чыкмыйча булмый бит. Яшәргә акча кирәк. Ирексездән, картлар йортына барасың түгелме соң? – диде кыз. Ни дип тә җавап бирергә белмичә, тизрәк трубканы куйдым.

Ә бәлки чынлап та авыр хәлдә калган кешеләр өчен мондый оешмаларның булуы яхшырактыр да. Күпме кеше картлар йортында тынычлык таба, эчкече улыннан качып китә. Берсендә безнең редакциягә дә берәү картлар йортына урнашырга ярдәм итегез, ялгызлыкта яши алмыйм дип шалтыратып йөдәтеп бетергән иде. Икенче яктан, картлар йорты диюгә, әллә ничек моңсу булып китә. Нинди генә уңайлыклар тудырылмасын, акча түли-түли әнине шәхси пансионатта тоту дөрес түгел кебек. Шул ук акчага авыру карчыкка өйгә килеп хезмәт күрсәтергә әзер булган шәфкать туташларын да табарга була лабаса. Бу очракта ялгыз карт-карчыкларны асрамага алырга әзер булган гаиләләр барлыгына сөенергәдер бәлки. Кыскасы, яңа проект нинди нәтиҗәләргә китерер, өлкәннәр өчен файдасы булырмы, вакыт күрсәтер. Ничек кенә булмасын, һәр өлкән кешегә тыныч, имин картлыкның кадерен тоярга язсын иде.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар күрсәткәнчә, бүген республикада 920 мең 725 өлкән кеше санала. Аларның 14 меңе – ялгыз яшәүче инвалид пенсио­нерлар, 35 меңе – 70 яшьтән узган кешеләр.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 01.12.2016
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar