|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2016 Интернет
«Ростелеком»ның «Интерактив ТВ» тамашачылары өчен Кыш Бабай телеканалы эшли башладыИнде 4 нче ел рәттән «Ростелеком» Яңа ел алдыннан кулланучыларына Кыш Бабай телеканалын бүләк итә. Эксклюзив шартларда телеканал бары тик «Интерактив ТВ»да гына һәм нибары ике ай дәвамында – 2017 елның 31 гыйнварына кадәр күрсәтәчәк. Lagardere Active, Universal Distribution компанияләре һәм «Ростелеком» белән берлектә оештырылган, Россиядә зур популярлык казанган Кыш Бабай телеканалы 2015 елда кабельле, спутниклы һәм интернет телевидение өлкәләрендә зур премияләргә лаек булды. Яңа сезонда телеканал тамашачыларын совет классикасы («Снегурочка», «Новогодние приключения Маши и Вити», «Зима в Простоквашино», «Ну, погоди!», «Варвара краса – длинная коса», «Вечера на хуторе близ Диканьки», «Двенадцать месяцев») белән беррәттән, «Ёлки», «Ёлки 2», «Ёлки 3», «Ноттинг Хилл», «Назад в будущее» кебек заманча фильмнар белән дә сөендерәчәк. Телеканалны бүгеннән үк www.dedmoroztv.com сайтында карарга мөмкин. Партнерлар яңалыгы
--- |
Иң күп укылган
|