поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.12.2016 Мәдәният

Рәмис Идрисов: “Җитди һөнәр үзләштерергә кирәк булса да, сәнгать өлкәсеннән китәсе килми” (ИНТЕРВЬЮ)

Яшь иҗатчылар көннән-көн күбәя, ләкин беренче җырларын әниләренә багышлаган җырчылар сирәк. Башкаручылар ничектер бу темага соңрак әйләнеп кайталар, тәүге җырларын күбрәк мәхәббәт, мөнәсәбәт хакында яздырырга ашкыналар. Бәлки, алай отышлырак булыр дип саналадыр. Яшь башкаручы Рәмис Идрисовның исә тәүге җыры “Әниемә” дип атала.

Ул бүгенге көндә Казан милли тикшеренү технологик университетында белем ала. Свердловск өлкәсендә туып-үскән егет Сәгыйт Гыйбашев белән бер авылдан. Хәтерләсәгез, аның да иң танылган җыры әниләргә багышланган.

— Рәмис, җырны әниеңә махсус багышладыңмы?
— Ул әниемнең 60 яшьлек юбилеена махсус әзерләнгән җыр. Сүзләрен Рәсилә Йосыпова, көен Альберт Галимуллин иҗат итте. Кызганыч, бәйрәмгә кайтып булмады, ләкин апайларым интернеттан җырны әниемә тыңлаттылар, аңа бик ошады. Тәүге җырымны сайлар алдыннан иң беренче әти белән киңәшләштем, ул да нәтиҗәсен мактады. Минем өчен әти — үрнәк, ул җырлар сайлаганда да үз тәкъдимнәрен ясый. Гаиләмә килгәндә, ике апам бар, алар үз юллары белән тормыш итәләр. Якыннарымның мине, әлбәттә, сәхнәдә күрәселәре килә. Ә дәү әтием Рәсәйнең атказанган сәнгать эшлеклесе, безнең авылда үзешчән театр оештырып, заманында бөтен ил буенча гастрольләрдә йөргән.  Мин дә бәләкәйдән клуб сәхнәсеннән төшмәдем.
— Ни өчен югары белемне нәкъ Казанда алырга булдың? Ара якын түгел бит.
— 2011 елда Татарстанга “Дуслык” лагеренә килгән идем, шуннан Казан күңелемә кереп калды инде. Аннан соң татар теле буенча олимпиадаларга  килә башладым, урыннар да алдым. Ә университетта 1 курстан ук чыгыш ясый башладым. Үзенә күрә җырлау укуда да ярдәм итә. “День превокурсника”, “Студентлар язы” һәм башка фестивальләрдә катнашып торам. Екатеринбургта үземне “Татар моңы” яшь башкаручылар телевизион конкурсының сайлап алу турында сынап карадым, бу елны исә ныклап әзерләнәм.
— Укыган чакта музыкаль мәктәптә шөгыльләнергә мөмкинлегең булмаган, ә Казанда вокал дәресләре аласыңмы?
— Мин күренекле җырчы, профессор Миңгол абый Галиев белән шөгыльләнәм. “Студентлар язы”  фестивалендә катнашкан вакытта Азат Абитов белән сөйләшеп киткән идек, ул Миңгол абыйны остаз буларак тәкъдим итте. Аның янына бит укырга йөргән кебек бармыйсың, ул дәресләрне бик ачык һәм җиңел алып бара. Үзенчәлекле методикасы сулышсыз җырлауга нигезләнгән, шөгыльләнгәч, үземнең җырлауда да алга китеш барлыгын сизәм. Миңгол абый сәхнәдә үзең булып калырга куша.
— Беренче җырыңны яңа чыгардың, ә аңарчы кайсы башкаручыларның репертуарын куллана идең?
— Миңгол абый ошатып бетермәсә дә Фирдүс Тямаев җырларын башкарам, шулай ук Ришат Фазлиәхмәтов, Илдар Хәкимов җырлары белән сәхнәгә чыгам. Миңгол абый Илһам Шакиров җырларын сайларга тәкъдим итә. Алла бирса, аның репертуарында да ошаткан җырлар бар, аларны да башкарырмын әле.
— Ә кайсы җырчыларның иҗаты ошый. Бәлки, берничәсе белән дуэт эшләү хыялы да тугандыр.
— Филүс Каһиров, Раяз Фасиховларның тавышлары көчле һәм мин дә алар дәрәҗәсенә омтылам. Алардан тыш Гөлсирин Абдуллина, Айгөл Сагынбаева белән дуэт яздырасы килә. Филүс Каһиров белән Эльмира Калимуллина  башкаруында “Изге теләк” ариясе бик ошый. Бүгенге көндә “Китмә, сандугач” җырына алындык. Университетет кысаларында дуэт башкарган булды үзе.
— Музыка уен коралларында уйныйсыңмы?
— Әтием гармунда уйнарга өйрәтте, шулай ук кубызда да уйныйм. Күптәннән башкорт кураенда уйнарга теләк бар иде инде. Миңгол абыйда бергә шөгыльләнүче Рәмис Сәльманов курайда бик яхшы уйный, ул мине өйрәтте дә. Туган якка кайткач, үзебезнең клубта башкорт курае күреп алдым һәм шул көннән өйрәнә башладым. Әлегә музыка уен кораллары белән чыгыш ясаган юк, ләкин камилләшеп беткәч, аларны да кулланырга исәплим.
— Тагын нинди кызыксынулырың бар?
— Үзлегемнән электрон музыка язарга өйрәнәм. Бу юнәлешкә Армин ван Бюрен иҗаты белән танышкач кереп киттем. Алга таба саунд-продюсер булырга, аранжировкалар ясарга исәплим. Дуслар белән интернетта шул юнәлештәге музыканы кулланып радиошоу ачарга теләк бар. Дөрес, бүгенге көндә бары өйрәнәм генә, иҗат нәтиҗәләрен беркайда да тәкъдим иткәнем юк. Музыкадан кала мин портретлар ясыйм, һәрбер егеткә дә хас булганча спортны яратам. Кыш көне чаңгыда йөрим, ләкин төп кызыксынуым – футбол. Мәктәптә укыган чагында футболист булырга теләк бар иде, ләкин танышлар җырлаганымны ошата, мине театраль юнәлеш буенча укырга китәр дип уйладылар. Күрше апалар да иҗади якка китмәгәнне белгәч уфтанып куялар. Театрга караганда җырны күбрәк үз итәм.
— Сәхнәдә үзеңне ничек күзаллыйсың?
— Сәхнәдә артыгын хәрәкәтләнергә яратмыйм, чыгышны биючеләр белән бергә куябыз. Әлегә үз стилемне эзлим генә. Сәхнәгә чыккач, булган дулкынлану хисе дә юкка чыга. Шулай ук төрле чараларда, бәйрәмнәрдә җырларга чакыралар. Күптән түгел җырымның сүзләр авторы Рәсилә Йосыпова чакыруы буенча бер төркем яшь башкаручылар белән Теләче районында хәйрия концертында катнаштык. Җитди һөнәр үзләштерергә кирәк булса да, сәнгать өлкәсеннән китәсе килми. Укып бетергәч икенче югары белемне музыкаль юнәлеш буенча алырга исәплим. Беренче җырдан соң җиңелрәк, алга таба ничек эшлисен беләсең. Башка темаларга да җырлар яздыру теләге бар, тик һәрвакыттагыча материаль якны да кайгыртырга кирәк.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 01.12.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»