поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.11.2016 Милләт

Интернетны шаулаткан "Татарка - алтын" клибы турында Татарстан яшьләр лидерлары нинди фикердә?

29 ноябрь көнне YouTube видеохостингында "Татарские будни" блогын алып баручы Ира Смелая башкаруында "Татарка - Алтын" клибы урнаштырылган иде. Хәзерге мизгелгә, ягъни бер көн эчендә, клип 536 429 мәртәбә каралган, ул перепостлар хисабына социаль челтәрләрдә тарала.

Клип җырының авторы - татар альтернатив музыкасын алга сөрүче Yummy Music студиясе җитәкчесе, рэпер Ильяс Гафаров "Татар-информ" хәбәрчесенә Ира Смелаяның тумышы белән Яр Чаллыдан, милләте буенча яртылаш татар булуын әйтте. Сүзләр язарга заказны ул бер атна элек алган. "Клип төшерүнең төп максаты - Samsung компаниясе үткәргән клиплар конкурсында катнашу. Шуның өчен вируслы (ягъни социаль челтәрләрдә перепостлар аша таралучы) клип кирәк булган. Җырны татар телле итәргә теләве дә табигый - Ира Смелаяның видеоблогы да "Татарские будни" дип атала бит", - дип аңлатты Ильяс Гафаров.



Клиптагы җырның сүзләре түбәндәгедән гыйбарәт:

Тыңла энем, сиңа сөйлим, татар кызы монда микрофонны җимереп ташларга бик тә тели.

Мин телим хайп, мин телим вайб, мин телим миллион лайк,
Мин телим бу бас белән сине бер мизгелдә аяктан егарга.
Кара миңа: мин очам Боинг кебек синең баш очыңнан.
Әйе, чыннан, сәхнәгә менгәндә минем тел кычыткан.
Бер караштан кызлар йомшак һәм бик оялчан.
Тик эчемнән мин һәрвакыт кычкырам:

Бизнес инде худ, безнең кызлар ут
Бизнес инде худ, безнең кызлар ут

Алтын, алтын, алтын, алтын,
Мин алтын.

Мин алтын, мин алтын,
Мин алтын матур чәчәк.

Нәрсәдән ясалган кызлар? Бәлки, алар ясалган йолдыздан?
Бәлки, алар ясалганнар айның якты нурыннан (кем белә)?
Бриллиант безнең дус (нәкъ шулай) безнең дус инстаграм (нәкъ шулай)
Ләкин күзгә карасам, ашап бетерәм тулысы белән (аааам).

Нәрсәдән ясалган егетләр? Төнлә алар явыз этләр.
Иртәсен уятып булмый, кылана гүя карт мәчеләр (мяу)
Ләкин мин аларны яратам, Ютубтан үземә каратам,
Артка чигенү юк, һәм мин үз эчемнән кычкырам.


Бүген интернетта җыр сүзләренең рус теленә тәрҗемәсе дә барлыкка килде.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе әлеге клипның тиз арада популярлык казануының сәбәбен сорап, татар яшьләре лидерларына мөрәҗәгать итте.



"Идел" татар яшьләре үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина клипка булган зур игътибарның сәбәбен рэп стилендә җырлаучы татар хатын-кызларының аз булуында күрә. "Минем клипка сүзләр язган авторга гына соравым бар - бу текстның мәгънәсе нәрсәдә? Бу җыр татар культурасын үстерүгә өлеш кертерме? Юк, әлбәттә, һәм автор аны үзе дә аңлыйдыр. Бу клип кыска вакыт эчендә күп караулар, лайклар җыю өчен генә эшләнгән. Хәзер яшьләр нәрсә күрергә тели, видеога шул кергән. Мин бу видеода мәгънә күрмәдем. Клипта татарлык юк, беренчедән, ярымшәрә кыздан миллилек көтәргә кирәкми, икенчедән, аның татарча белмәве дә сизелеп тора, тышкы кыяфәте буенча да ул татар түгел. Бәлки, татар телен ул дус татарлары аркасында гына сайлагандыр. Аннары, татар телендә җырлавы мөгез чыгару максатыннан да булырга мөмкин - мин татарча беренче булып җырлыйм да, популярлык казанам, янәсе", - дигән фикер әйтте Ләйсән Сафина.



Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин фикеренчә, клиптан һәм җыр сүзләреннән тирән милли мәгънә әзләү урынсыз. "Күренеп тора - клипны "вируслы" булсын өчен эшләгәннәр. Аның популярлыгына аптырарга кирәкми, чөнки Ира Смелая ул бик популяр видеоблогер, аның язмаларының һәммәсе күп карау җыя. Ул кызның кайда барганы, нәрсә ашаганы да интернет кулланучларга кызык икән, әлбәттә, җыры да популярлашып китүен юрарга була иде", - диде ул.

Җыр авторы Ильяс Гафаров та клиптан мәгънә эзләмәскә өнди. "Әмма шундый кызыклы күренешкә тап булдым - миңа татар музыкасын гомумән тыңламый торган танышларым бу клипны җибәреп, "Моны күрдеңме әле?" дип сорыйлар. Бу клипны алар татар заманча яшьләр культурасының яңа бер күренеше дип кабул иттеләр", - диде ул.



Википедиядәге мәгълүматлар буенча, Ира Смелая 1991 елда Яр Чаллы каласында туган. 16 яшьтән аерым яши, 20 яшендә Санкт-Петербург шәһәренә күченгән. Элек  «Fashion Trashon» шоуын алып барган, хәзер исә видеоблог алып бару белән мәшгуль.  «Семейка» (КликКлак), «Узнай-ка» (IlichShow) видеопроектларын алып бара.

Ира Смелаяның Ютубтагы видеоканалы 2014 елның 24нче июлендә ачылган. Хәзерге вакытта каналның 204 меңнән артык язылучысы бар.

Бүген язган идек: 1 тәүлек эчендә ярты миллион карау җыйган татар клибы (ВИДЕО)


Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Татар-информ
№ --- | 30.11.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»