|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2016 Мәдәният
![]() 4 миллионга төшкән «Тапшырылмаган хатлар» фильмына актерларны бик авырдан сайлаганнар (ВИДЕО)Күптән түгел Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча фильм төшерү тәмамланды. Ул декабрь азагында «Яңа гасыр» каналында күрсәтеләчәк. «Тапшырылмаган хатлар» фильмының продюсеры Фәрит Галиев сүзләренчә, фильм төшерүче команда составында кинематография белән турыдан-туры бәйле хезмәткәрләр генә катнашкан. Шулар арасында Мәскәүдән кайткан сценарий авторы Дан Дамаскин белән фильмның тавыш режиссеры Илсөяр Дамаскин. Фильмның куючы-режиссеры — яшь егет Рөстәм Рәшитов. - Беренче кастингка 700гә якын гариза килсә дә, актерларны сайлап алу авыррак барды. Бездә киноактерлар мәктәбе юк. Шуңа да күбесе сәхнә кысаларыннан чыга алмады. Ләкин бер карауда роль алучы актерлар да булды, - диде Рөстәм Рәшитов. - Арсланны барысы да ошатты, ләкин Галиянең улы ролен уйнау өчен бик яшь булып чыкты. Шунда көтмәгәндә, “әйдә, син Галия бул”, дип миңа тәкъдим ясадылар. Галия белән минем тормышта охшаш чалымнар бар. Мин дә кечкенәдән әтисез калдым, әни белән үстем. Казанга укырга килгәндә дә кыенлыклар булды, туган йорттан читтә читен иде. Героем кебек мин классик музыка яратам. Галия бер яклы гына түгел, аның белән килешмәгән очракларым да булды. Фильмны төшергән һәр кешегә рәхмәтлемен, - ди Гүзәл Минакова. Фильм 10 сентябрь көнне төшерелә башлаган. Төп күренешләр Биектау районы Зур Кавал, Арча районы Наласа авылында һәм Казанда бара. - Халык татар киносын төшерүебезне тели. Авылларда безне шулкадәр җылы каршы алдылар. Ул ашатуларын әйтеп тә торасы түгел инде. Хәтта төшерү мәйданына кадәр пәрәмәчләр алып киләләр иде. Авыл халкын инде сагынып та өлгердек, - ди Фәрит Галиев. - Салымнар, пенсия фондына киткән акчаларны санасаң, безнең кулга 3 млн 100 мең сум акча килде. Мәскәү проектларында фильм төшерүнең бер көне бер миллион сум. Бу әле безнең очсыз проект булды, - диде Фәрит Галиев. “Тапшырылмаган хатлар” - “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасы кысаларында тормышка ашырылган проект.
Алисә САБИРОВА |
Иң күп укылган
|