|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.11.2016 Криминал
Казанда 3 айлык баласын кыйнаган ир судта соңгы сүз белән чыгыш ясаганБүген Казанның Киров районы судында 23 яшьлек Евгений Абдрахманов эше каралды. Ул үзенең өч айлык кызының сәламәтлегенә аңлы рәвештә зур зыян китерүдә гаепләнә. Тикшерү фаразы буенча, 2016 елның 1 июнь төнендә бала елый башлаган. Аның 19 яшьлек әнисе ирен уятып, баланы карарга кушкан, үзе бәдрәфкә киткән. Яшь әти сабыйны тынычландырып караган, әмма бәләкәчне тынычландыра алмагач, аны кыйный башлаган. Чакыруга килгән табиблар баланы хастаханәгә алып киткән. Кыз баш сөяге – ми җәрәхәте алган, чигә сөякләре сынган, баш миенә зыян килгән. Әтисе сугудан баланың авызындагы имезлеге дә ярылган.
Александр ЕЛИСЕЕВ |
Иң күп укылган
|