|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2016 Мәдәният
Бүген Тинчурин театрында «Ефәк баулы былбыл кош» спектакленең премьерасы тәкъдим ителәчәк (ФОТО)Бүген кич К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында тамашачыларга сезонның беренче премьерасы — күренекле татар язучысы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Ефәк баулы былбыл кош» спектакле тәкъдим ителәчәк. Спектакль Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулу уңаеннан сәхнәләштерелә. «Ефәк баулы былбыл кош» – традицион татар театры кануннары буенча куелган классик мелодрама. Әсәрне театрның баш режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәгә куя. Рәссамы – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Кумысникова, композиторы – РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев. Хормейстер - Алия Хәмзина. Аяз Гыйләҗевнең «Ефәк баулы былбыл кош» әсәре Тинчурин театрында 1982 елда режиссер Равил Тумашев тарафыннан куела һәм зур уңыш белән бара.
--- |
Иң күп укылган
|