|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2016 Шоу-бизнес
Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева кемне «кызык иткән»? (ВИДЕО)Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева уртак концерт оештырды. Ләкин бу чара гадәти концерт түгел, ә театральләштерелгән тамаша рәвешендә узды. «Кызлар кызык итәләр», яки «Кызлар рулят» концертында тамашачы җырчыларны бөтенләй яңа яктан ачты. Юмористик рухтагы сценарийны танылган алып баручы, режиссер Замирә Рәҗәпова белән «Рәвешләр» егете Фәрит Галиев язган. Айгөл белән Лилия «Comedy Woman» тапшыруындагы кебек төркемгә бары тик хатын-кызларны гына җыйган: уен коралларында да кызлар уйнады. Артистлар бу тормышта ир-атсыз да яшәп була, хатын-кыз бар эшне дә үзе башкара ала фикерен алга сөрсә дә, ахыр чиктә ир-егетләрнең ил тоткасы булуына инана. Алай гына да түгел, Гүзәлия исемле кызны Фәрит белән таныштырып, кавыштырып, сәхнәдә туй гөрләтәләр!
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|