поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
23.11.2016 Җәмгыять

Әби-бабай бирәләр: кем ала?

2017 елдан караучысыз калган әби-бабайларны гаиләләргә өләшәчәкләр. Бу яңалыкны картлар йортларында ничек кабул иткәннәр? Чирмешәндәге картлар һәм инвалидлар интернат йорты директоры Җәүдәт Мотыйгуллин белән шул хакта сөйләштек.

 – Бер милләтне дә аерасым килми, барысы да хөр­мәткә лаек. Үзебезнең мил­ләт­тәшләрнең гомер-го­мергә өйдә ике-өч буын сыешып яшәвен беләм. Әби-бабай оныкларны караша, олыгайгач үзләрен читкә какмыйлар, тәрбиялиләр. Дөньяда төрле хәлләр була икән. Бер авылдан апалы-энеле мохтаҗ­ларны алып килделәр. Алар­ның үз го­мерендә краннан кайнар су акканын да күргә­не булмаган. Бүлмә эчендәге бәд­рәфкә сөенүләрен бел­сәгез! 

– Картлар йортына урнашырга теләүчеләр күп дисез, барысын да кабул итә аласызмы?
 
– 2000 елда чират була башлагач, район җитәкче­леге белән киңәшеп, 30 кешелек яңа корпус төзергә алындык. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы да хуплады. 2007 елда автоном оешмага әйләндек. Бүген безнең карамакта 63 кеше яши. 60ы хөкүмәт финанславында, өч кеше өчен туганнары, балалары түли. Түләү аена 18 мең 350 сумга чыга. Балалар, әни-әтисен урнаштырып китә дә, ай саен акча күчерә.  
 
– Ата-ананы картлар йортына илтү кайбер илләрдә гадәти хәл дип сөйлиләр. Янәсе, безгә дә моңа иялә­нергә вакыт. Болай читләргә иярүне бер дә хуплыйсы килми. 17 ел эшләү дәверендә Сез нинди фикергә килдегез?
 
– Безгә китергәндә бай­тагының киемнәре таушалган, чәч-башлары каралмаган була. Үзләре белән сөй­ләшкәндә: “Ялгыз интегеп торганчы, монда яшәвең хәер­лерәк”, – диләр. Мин моңа гаҗәпләнми башладым. Дөрес, балалары әти-әниләрен алып килгәндә һаман да баштан әллә нинди күңелсез уйлар уза.  Тәҗрибә алмашу программасы буенча Финляндиядәге, Швеция­дәге картларны тәрбияләүче йортларда булган идем. Анда картлар йортларының яртысы коммерция тибында эшли икән. Алар дәүләт финанславына мохтаҗ түгел. Керемнәре  хезмәт хакы тү­ләргә мөмкинлек бирә, табыш китерә. Бездә икенче система.
 
– Чит илдә тагын ниләр күреп кайттыгыз?
 
– Совет заманында илдә уен бизнесы, казинолар бар иде. Законлы түгел дип, аларны бетерделәр. Без булган илләрдә казинолар эшли һәм алар керемнәренең яртысын “коммуна” дигән оешмага күчереп бара. Аерым бюджет структурасы ул. Шул сумманың 30 проценты социаль  структураларга күчә. Безгә әби-бабай авылдан теркәлүдән төшеп, өен сатып яки аны кемгәдер тапшырып килә. Чит илдә пропискадан төшмиләр. Социаль хезмәт­кәр белән барып, торакны арендага бирә алалар. Аннан кергән керемнең яртысы социаль оешмага китә. Керем шулай җыела. Картларны караучы хезмәткәр­ләргә түләү бик яхшы. Социаль йортларда яшәүчеләрне  хезмәт­кәр­ләр ике төрле юнәлештә генә карый: дәвалау һәм тернәк­ләндерү.  Аш пешерү, кием юу, мунча кертү, йорт-җирләрне җыеш­тыру кебек эшләрне  махсус оешмалар килешү нигезендә башкарып китә.
 
– Министрлар Кабинеты карары белән киләсе елдан картлар йортындагы өлкән­нәрне гаиләләргә урнаштыра башларга уйлыйлар. Бу проектка карашыгыз ничек? Әби-ба­бай­ны караган өчен тү­ләү дә азрак кебек.
 
– Ул документны җен­текләп өйрәндек. Картлар йортында бөтен шартлар бар, ләкин ул – барыбер дә хөкүмәт йорты. Кем генә гаи­ләле булырга  хыялланмый икән?! Тәртипле гаиләгә килеп керсәләр, рәхәтрәк яшәр­­­ләр иде.  Акчасына кызыгып кына алсалар, үзләрен артык кашык кебек хис итәр­гә дә мөмкиннәр. Түләү карт-карчыкның саулыгына карап билгеләнә. Өлкән кешенең инвалидлыгы юк икән яки өченче төркем инвалид булса, гаиләгә 4 мең сум түләнә һәм пенсиясенең 75 проценты гаиләгә күчә. Икенче төркем инвалидны караган өчен гаилә 6 мең сум алачак. Беренче группа инвалид өчен 8 мең сум исәпләнелә. Монда бер четерекле нәрсә бар: олы кеше авырса, 50-60 процент акчасы даруларга китәчәк.
 
 – Кайчан гына ятим балаларны да гаиләләргә таратканнар иде. Кире кайтару очраклары да булды...
 
– Түрәләр андый карар чыгарганчы төрле ягын исәпкә алгандыр. Картлар йортында яшәүчеләр бер-берсенә иптәшкә әйләнә, аралашып яши башлый. Гаиләдәге шартларга, гадәт­ләр­гә ияләнү баштарак авыррак булыр. Шуңа күрә әүвәл барып яшәп карыйлар. Ияләнгән очракта гына, документлары гаиләгә күче­релә. Өлкән кеше үзе ошатмаса яки гаиләгә ошамаса, яңадан картлар йортына әйләнеп кайта ала. Гаиләдә калса, без аны пропискадан төшерергә тиеш.  Гаиләгә бирү буенча яңалыкны җит­кердек. Картларыбыз гаи­лә­гә ашкына дип әйтмәс идем. Әлегә Әлмәт районы­ның Яңа Кә­шер авылыннан килгән бер бабаебыз гына: “Гоме­ремдә гаилә күргәнем булмады, гаиләдә яшәп карар идем”, – дип ризалык бирде.
 
– Мондый гаиләләр арткан саен, картлар йорты саны кимер микән?
 
– Кемдер әти-әнисен асрамас өчен безгә түләп тора. Кемдер бер дә күрмәгән чит кешене алырга теләк бел­дерә. Бүген картлар йортына урнашырга чират торучылар күп. Мондый гаиләләр барлыкка килсә, чиратлар кимер иде. Картларга игътибар, мәрхәмәт артса, хөкү­мәткә дә чыгымнар азаер. Бер гаиләдә ике буын яшәсә, начар түгел бит. Картлар йорты ябылып бетәр, ки­рәгебез калмас дип уйламыйм. Бу ният тормышка ашса, киләчәктә көндез хезмәт күрсәтә торган социаль оешма булып калырга мөмкин.  Карт-карчык­ларны көндез китереп куялар, кичтән алып китәләр, балалар бакчасына йөрткән кебек...
 
– Гаиләгә алган бала көн­нән-көн үсә, матурлана, ә әби-бабайларны күп­ме генә тәрбия кылсаң да, сүнүгә таба бара. Бу да күңелгә тимичә калмыйдыр?
 
– Эшләү дәверендә 138 кешене җирләдек. Җирләү­не нигездә үзебез оештырабыз. Үлү хә­бәрен ишетү һәр­вакыт авыр, моңа ияләшеп булмый. Үлем булган көнне, өйгә кайткач, 1-2 сәгатьтән соң гына рәткә киләм. Йө­рәккә авыр.
 
– Җәүдәт абый, һәр­кайсыбыз олыгаеп бара. Үзегез картлар йортына балалар бакчасына йөргән шикелле йөрер идегезме?
 
– Ай-һай... Баланы әти-әнисе үстерергә, әти-әнине баласы карарга тиеш.  Балаларыбызны тәрбияли алганбыздыр, безне карарлар дип уйлыйм. Әби-бабайлар бе­лән сөйләшкәндә күзләрен­нән яшь тәгәри. “Картайган көндә монда яшәрбез дип уйламаган идек”, – диләр. Тормыш катлаулы һәм үзгә­реп тора, киләчәктә нәрсә буласын беркем дә әйтә алмый.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.11.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»