|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2009 Җәмгыять
СОҢГЫСЫ ТҮГЕЛ!Соңгы елларда республикада талантлы укучыларны барлауга аеруча нык игътибар бирә башладылар. Татфондбанк, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәме белән тәүге тапкыр оештырылган "Авылның 100 талантлы баласы" дип аталган акциянең дә максаты әнә шуңа юнәлдерелгән иде. Кичә башкалабызның "Корстон" күңел ачу үзәгендә бәйгедә җиңү яулаган укучыларны, аларга белем биргән укытучыларны тәбрикләделәр. Бу егет-кызларга ел әйләнәсе ай саен бер мең сум стипендия биреләчәк. Ә мөгаллимнәргә исә көнкүреш җиһазы алу өчен сертификат тапшырдылар. Егет-кызларның һәркайсы үз җиңүләрендә остазларының хезмәте зур булуын таный. Монда инде мәктәпнең нинди белем бирүе дә әһәмиятле. Әйтик, кайбер мәктәпләрдән икешәр укучының хезмәте уңышлы табылган. Буа районының Чәчкап урта мәктәбеннән дә Гомәр Сабиров һәм Рания Җиһаншинаның исемнәрен атарга мөмкин. Һәм иң куанычлысы: ел саен олимпиада нәтиҗәләре буенча бер-ике укучы Казан дәүләт университетының физика факультетына кереп бара икән.
11 нче сыйныф укучысы Гомәр Сабиров – физика һәм астрономия буенча республика олимпиадаларында җиңү яулаган егет. Бүген мәктәпләрдә астрономия фәне укытылмауга карамастан, Гомәрдә әлеге фәнгә мәхәббәт сүнми. Дәресләр тәмамлангач, укытучысы Зөфәр абыйсы белән алар яңадан-яңа гыйлемнәр туплый икән. "Космогеодезист һөнәрен үзләштерәсем килә, КДУның физфагына барырга исәп тотам. Ә хыялым– космоска очу. Йолдызларга, планеталарга Җирдән түгел, ә космостан карыйсым килә", – ди Гомәр. Ә укытучысы – Зөфәр абыйсы мәктәпләрдә бер генә сәгать булса да астрономияне өйрәтергә кирәк дип саный.
Бәйгенең җиңүчеләре – биология, экология, математика, физика, химия һ.б. олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алган укучылар. "Минем укытучым бик белемле, бертуган апам да олимпиадаларда катнаша иде. Кызыксынуларыма аларның йогынтысы зур булды. Мәскәү дәүләт университетының биология факультетында укыйсым килә. Элек сәнгать мәктәбенә йөри идем, хәзер буш вакыт бөтенләй юк диярлек", – ди Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсе укучысы Татьяна Лебедева.
– Дәресләрне кызыклы һәм файдалы итеп оештырган чакта, сәләтле укучыларны барлау бер дә авыр түгел, – дип белдерә Балтач урта мәктәбе укытучысы Ленар Сәлахов. Җиңүче балалар стипендия акчасын нәрсәгә сарыф итәчәген уйлап куйганнар инде. Белем үстерүгә, хыялда йөрткән нәрсәне тормышка ашыруга... Әйтик, табиб булырга хыялланган, Түбән Кама районыннан килгән Валерия Волкова, акчаның бер өлешен театрга йөрүгә тотачакмын, ди.
– Бүген кризис чорында банкларның үзләренең хәлләре дә җиңел түгел. Шуңа да карамастан, әлеге банк игелекле эш башлап җибәрде. Башкаларга бу үрнәк булып тора, – ди ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов.
Бу – беренчесе һәм соңгысы булмаячак. Алдагы елларда банк бәйгене оештыруын дәвам итәргә җыена. Республикада исәпләнгән 1700ләп авыл мәктәбе, анда укыган 100 меңнән артык укучы арасында талантлылар бик күптер әле.
Наил Курамшин фотосы.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|