|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2016 Хатлар
«Күңелемнән аның йөрәгенең ару-талусыз әле тагын шактый еллар тибүен сорап, Ходаема ялвардым»Авылга кайтып, әнием янында бер генә кич булса да торып килдем әле. «Тапкансың язар нәрсә», дияр кайберәүләр. Әйе шул, язам, чөнки газиз әнием турында күпме генә язсам, сөйләсәм дә, сүзләрем бетмәс кебек. Әнием туганнары рухына атап Коръән ашы уздырырга ниятләгәч, алдагы көн өчен кичтән үк кайтып әзерләнә торырга сәбәп чыкты. Кемгә ничектер, минем үземә авылга кайту – олы бер бәйрәм. Газиз кешең синең кайтуыңны дүрт күз белән көтеп торганда, гади генә очрашулар да бәйрәм төсмере ала шул. Мунчаларын ягып, тәмле ризыкларын пешереп зарыгып көтә ич ул безне әнкәй. Менә бу кайтуда да әнием белән рәхәтләнеп, озак итеп хуш исле каен себеркеләре белән чабына-чабына, мунча кердек. Аннары гөрләшә-гөрләшә тәмле сый-нигъмәтләр белән чәй эчтек. Җәйгелеккә тышка чыгарып утырткан гөлләрне өйгә күчердек. Әле яткач та бик озак йокыга китә алмыйча, бу ләззәтле минутларга сөенеп яттым. Күңелемнән аның йөрәгенең ару-талусыз әле тагын шактый еллар тибүен сорап, Ходаема ялвардым.
Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева, Азнакай шәһәре |
Иң күп укылган
|