поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.11.2016 Шоу-бизнес

Айгөл Шәйхетдинова, Гүзәл Идрисова, Гөлназ Шәрипҗанова, Замирә Рәҗәпова, Лилия Муллагалиева һәм Чәчкә сабыйлары белән "Интертат"та кунак булды (ФОТО)

27 ноябрьдә Россиядә иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтеләчәк. Бу уңайдан Intertat.ru редакциясендә әниләр һәм бәбиләр белән үзенчәлекле очрашу узды. Чараның кунаклары: быел бәби тапкан танылган артистлар Айгөл Шәйхетдинова, Гүзәл Идрисова, Гөлназ Шәрипҗанова, Замирә Рәҗәпова, Лилия Муллагалиева, Чәчкә һәм аларның балалары.

Бала тугач, хатын-кыз өчен бөтенләй яңа тормыш башлана. Өйдәге эшләр, бала тәрбияләү, кайберәүләр параллель рәвештә эшли – боларның барысына ничек өлгерергә? Балансны ничек сакларга? Баланы няняга калдыру ышанычлымы? Өйдәге җылылыкны саклау, ир белән гармониядә булу серләре хакында редакция кунаклары белән әңгәмә кордык.
 

 


Җырчы кызлар бала тапкач та матур булып калу турында да серләште. Кайберләре табигатьтән зифа гәүдәле булса, икенчеләре артык авырлык белән көрәшүен, диетада утыруын яшерми. Лилия Муллагалиева, Замирә Рәҗәпова диета ярдәмендә ябыкса, Гөлназ Шәрипҗанова белән Чәчкә бәби тапкач үз формаларына кире әйләнеп кайткан. Хәер, кызларның актив тормыш рәвеше алып баруы да йогынты ясамый калмыйдыр.
 

 


"Ир эшләргә, ә хатын-кыз матур булырга тиеш!" – дип саный Гүзәл Идрисова. Берсеннән-берсе кечкенә өч баласы булса да, Гүзәл матурлык салоннарына йөрергә тырыша. Айгөл Шәйхетдинова, әйтик, андый җиргә йөрергә вакыты булмау сәбәпле, мастерны өенә чакыртуын белдерде. 
 



Әниләр көненә багышланган күңелле чарабызда артистларны төрле сораулар аша зирәклеккә һәм тапкырлыкка да сынадык. Мәсәлән, кызларга "әни", "ир", "кыз", "ул", "өй" сүзләренә расшифровка ясарга кушылды. Менә ниләр уйлап чыгарды алар:
 
"әни" – әллә нигә иренәм, әтинең назлы иркәсе, Әминәгә нигә итәк, әкәмәт ничешный иптәш, әкәмәт назлы исем;
"кыз" – кыйммәтле ыштан заманасы, конкретно ыщщедаконкретный зәвыклы, кыланчык ыгы-зыгылы зат;
"ул" – уңышка лаеклы, урланган лампочка, утыр ләүкәгә, успешный личность, умопомрачительный лачын;
"ир" – Ирек рулит, иркәнең рәхәте, Илдус рәхәтләнә, ихтирамлы режиссер, идарә рәисе;
"өй" – өлгерек-йөгерек, өшегән йомырка, өйлән йолкыш, өйрәтә йоклата, өметле йомырка.



Матур очрашуыбызны йомгаклап, һәр кунагыбызны лаеклы исемнәр белән бүләкләргә булдык! Шулай итеп, "Иң уңган әни" номинациясендә – Лилия Муллагалиева, "Иң сабыр әни" номинациясендә – Гүзәл Идрисова, "Иң актив әни" номинацисендә – Замирә Рәҗәпова, "Иң ягымлы әни" номинациясендә – Чәчкә, "Иң зирәк әни" номинациясендә – Айгөл Шәйхетдинова, "Иң шаян әни" номинациясендә Гөлназ Шәрипҗанова җиңү яулады.


Эльвира ШАКИРОВА, Солтан ИСХАКОВ фотолары
Интертат.ру
№ --- | 18.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»