поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
20.11.2016 Мәдәният

Айназ Ахунов: “Айдар Галимов төркемендә чыгыш ясамый калдым” (ИНТЕРВЬЮ)

Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты Айназ Ахунов турында дөньяның зур сәхнәләрендә чыгыш ясап, клип, җырлар чыгарып иҗат итә дип бер карашка уйламассың да, чөнки аның бу сыйфатларын табигый тыйнаклык һәм тәрбиясе белдертми. Әмма Айназ Уфа шәһәренең Гәзиз Әлмөхәммәтов исемендәге музыкаль гимназиясендә, аннан соң музыкаль көллияттә дә нигезле белем алган профессиональ сәнгать кешесе.

Быелны Айназ Ахунов Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.

— Айназ, сәхнәгә яңа аяк атласаң да, музыка буенча бер генә уку йортын тәмамламагансың. Профессиональ җырчы булу максаты, димәк, кече яшьтән үк куелган?
— Мәктәптә 4 сыйныфны төгәлләгәч, мин Уфаның музыкаль интернат-гимназиясенә юл тоттым. Анда укып чыккач, Салават шәһәрендә музыкаль көллияткә укырга кердем. Минем белгечлек кларнет буенча иде, ләкин көллият кысаларында академик хорда да, башкорт фольклор ансамблендә дә җырладым, аннан кала эстрада һәм симфоник оркестрда да катнаштым. Нинди генә тыгыз график булмасын барысына да өлгерә идем. Электән үк Казанга килергә теләгем бар иде, чөнки монда сәнгать ягыннан дәрәҗә югары дип саныйм. Бүгенге көндә, шул хыялымны тормышка ашырып, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлау белән мәшгүль. Минем сәнгать юлым 3 яшемдә район мәдәният йорты сәхнәсендә үк башланды инде. Әнием сәләтемне күреп, кече яшьтән төрле чыгышларга, бәйгеләргә йөртте. Ул үзе китапханәдә эшли, шигырьләрне матур укый. Бу сәләте карт инәйдән күчкән, ә карт әтәйләр моңлы җырлаучылар булган, берсе баянда уйнаган. Әтием дә туганнар белән җыелышкан чакта беренче булып җыр сузып җибәрә.
— Консерваториядә укучылар башка мәдәният юнәлешендәге уку йортлары студентлары белән чагыштырганда ничектер иҗатларын соң башлыйлар. Башкалар беренче курстан ук җырлар яздырып, клиплар чыгаруга керешсә, сез укуны тәмамлар алдыннан гына төпләп сәхнәгә килеп керәсез.
— Консерваториядә иртәдән кичкә кадәр шөгыльләнәбез, безне куып кайтарып булмый. Һәркемгә аудиторияләр җитми, коридор тулы музыкант, кайвакыт үз тавышыңны да ишетмисең. Консерваториядә без һөнәри яктан камилләшеп бетәбез, зур сәнгатькә әзер булып чыгабыз. Анда бит бер көнне дә калдырсаң кыенга туры килә, артта калырга мөмкинсең. 4 курста укыганда мин Айдар Галимовның төркеменә кастинг үттем. Кердем генә дигәндә нидер үзгәрде дә мине алмадылар. Шуннан соң танылган ансамбльдә буш урын барлыгын белеп, үземне ансамбльдә сынап карарга килдем. Беренче көнне Айдар абый җыр, икенче килүдә бию ягын карады. Бүгенге көндә алар белән икенче сезонны башладык. Эшләр тыгызрак булган саен күбрәк өлгерәсең, ялларда да тик ятсам үземне кая куярга белмим.
— Айдар Фәйзрахманов ансамбльдә тәртипне нык тота дип беләбез. Сиңа яшь артист буларак кыен булмадымы?
— Юк, мин гимназиядән үк мондый тәртипкә ияләшкән идем, анда безне төгәл дисциплинага өйрәттеләр. Миңа дөрестән дә шулай ошый, ансамбльгә дә ияләшү авыр булмады. Иҗат ягыннан да Айдар абыйның әйткән сүзләрен, киңәшләрен үземә сеңдереп барам.
— Үзең язган “Ярдәм ит миңа” җырына клип та төшерергә өлгердең. Клип ни өчен чит илдә төшерелгән?
— “Ярдәм ит миңа” җыры әле беренче яздырылган иҗат җимешем. Клибын ансамбль белән гастрольгә киткәч төшердек. Әле клипны төшергәндә җыр әзер дә түгел иде. Музыкадан башка төшерелгән беренче клип булды дип шаярып көләбез инде.
— Үз клибыңнан тыш, син икенче бер башкаручының да клибында төп рольдә төшкәнсең.
— Ә нигә юк?! Актер буларак үземне сынап карага теләдем. Базарбай Бикчәнтәев – кытай татары, минем дустым, без аның белән бергә консерваториядә укыйбыз, бергә яшәдек тә. Карашлар килешкән безнең. Ул миңа үзенең клибында төп рольдә катнашырга тәкъдим итте. Әле дөресен әйткәндә клипны үзем күрмәдем, ләкин бәяләмәләр язалар инде.
— Фольклор ансамбльдә хезмәт куйгач, эстрадага да халык җырларын чыгарырга тарышасыңмы?
— Бәләкәй чактан халык җырларын яраттым. Эстрада юнәлешендә Әлфия Авзалова гына җырлаган “Хәтфә” җырын сәхнәдә тәкъдим иттем. Җырның язмасын авылдагы бер әбидән табып алдым. Аларның яшь чактагы җырлары турында сорашып, кызыксына башлагач, берничә шундый уникаль җыр табылды. Мин ишетелмәгән халык җырларын башкарырга яратам. Алга таба да яңа җырлар әзерлим. Бераз джаз стиленә яраклаштырылган җырым тиздән чыгачак.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 20.11.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы