поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.11.2016 Мәдәният

Рөстәм Мортазин: “34 ел буе “Алтын яфрак” җырын эстрадага чыгара алмадым” (ИНТЕРВЬЮ)

Түбән Кама шәһәрендә иҗат итүче җырчы Рөстәм Мортазин 34 ел буе көттергән “Алтын яфрак” җырын, ниһаять, тамашачыга тәкъдим итте. Җыр бик эчтәлекле һәм аерым игътибарга лаек метафора аша төзелгән: лирик героиняның да язмышы өзелеп төшкән, кирәксез яфракка тиң, гәрчә алтын сыман булса да. Әлеге җырга төшерелгән клип та күпләрнең үзәк өзгеч язмыш хатасын сүрәтли.

—  “Алтын яфрак” җыры синең репертуарга ничек килеп керде? Җыры бик сагышлы да, шәп тә.
— «Алтын яфрак» Нурия Измайлова сүзләренә Илһам Хисмәтуллин иҗат иткән җыр. Нурия ханым үзе Америкада яши, ә Илһам абый безнең ансамбльнең сәнгать җитәкчесе. Илһам абый белән тыгыз хезмәттәшлектә булганга, минем репертуарда аның җырлары күп, чөнки ул язган җырлар халык күңеленә кереп кала. Мәсәлән, «Ашыгулар ялгышуга була», «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?», «Белми дисеңме әллә», «Сөйгән җиремә» җырлары бөтен татар халкына таныш һәм бүген дә яратылып башкарыла. «Алтын яфрак» җыры 1982 елда ук язылса да ничектер дөньяга чыкмый калган әсәр. Мөгаен, 34 ел буе нәкъ мине көткәндер. Әлеге җырны репертуарыма 13-14 ел элек алган булсам да, ниндидер сәбәпләр аркасында эфирга чыгара алмадым, аның каравы җырны сәхнәдә бик яраттылар. Тамашачылар концертлардан соң аеруча шул җырның күңелгә нык кереп калганын белгертәләр иде.
— Әлеге җырга клипны кайларда төшердең? Эчтәлеге нидән гыйбәрәт?
— Клипны үзебезнең Түбән Кама шәһәрендә төшердек, чөнки туган төбәгебез матур урыннарга бай. Клипның эчтәлегенә килгәндә, анда үземнең үткәндә калган вакыйгаларны тасвирлыйсым килде.
— Клипта синең тормыш иптәшең дә төшкән. Гаиләң иҗатта ярдәм итеп торамы?
— Әйе, клипта тормыш иптәшем дә катнашты, чөнки аннан да матуррак һәм лаеклы чын татар кызы таба алмадым. Миңа хатыным кебек чәчен җыйган тыйнак татар кызлары ошый. Гаиләм сәнгатькә кереп китүгә, иҗат итәргә зур этәргеч булып тора, алар һәрвакыт янәшәмдә. Дөньяның мәгънәсен дә бары аларда күрәм.
— Сәнгатькә кече яшьтән үк тартылдыңмы?
— Мин Мөслим районы егете. Мәктәпне тәмамлап, сыйныфташларым югары уку йортларына таралган арада, мин, киресенчә, «Зәй утлары» театрына юл алдым. Армиягә барып кайтып, 2 ел авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшләгәннән соң гына район юлламасы белән Алабуга мәдәният училищесының хор-вокал бүлегенә укырга кердем. Уку белән беррәттән Яр Чаллы шәһәренең «Сердәш» ансамблендә эшләдем. Уку вакытында практиканы Түбән Камада үтәргә туры килде һәм шунда ук эшкә дә чакырып калдылар. Башта «Нардуган» ансамбле, аннары Түбән Кама татар дәүләт драма театрында эшләп алдым. Илһам Хисмәтуллин белән танышып очрашкач, ул миңа “Синең урының анда түгел, мина күч!” дип үз ансамблендә чыгыш ясарга тәкъдим калдырды. Шулай 2002 елдан алып «Илһам» ансамблендә иҗат итәбез.
— Бары тик җырчы булам дип хыялландыңмы? Башка һөнәр сайлау теләге юкмы?
— Авылда, мәктәптә миннән башка концерт чаралары үтмәсә дә җырчы булам дигән хыяллар юк иде. Балачакта курай һәм гармунда уйный идем, ә җыр сәнгатенә «Зәй утлары» театры аша кереп киттем. Башка һөнәрләргә килгәндә, мин үзе эштән куркып тормыйм, төзелешкә яки сатуга да чыгып китәргә мөмкин. Яшисең килсә, бөтереләсең инде.
— Танылу артыннан куасыңмы?
— Моңарчы андый уйлар булмады. Дусларның “Кайчан сәхнәгә чыгасың?” диюләре үзәккә үткәнгә җырлар яздыру, клиплар төшерү эшенә алындым. Монысы, әлбәттә, шаян гына этәргеч булгандыр, тик язылган җырларны да танытмый каласы килми.
— Николай Расторгуев белән чагыштырмыйлармы? Клипның кайбер эпизодларында охшашлык бик зур.
— Мондый чагыштырудан соң үземә дә кызык булып китте әле, әлегә аларга тиңләп әйткәнәре юк. Чынлыкта Николай Расторгуевны бик нык хөрмәт итәм. Иҗаты чын ирләрчә, билдән түбән, сыйфатсыз җырлары юк. Ә инде безне әлеге төркем белән охшаталар икән мин бик шат. Татарның да «Любэ»сы булырга тиеш.
— Уңышлы клиптан соң, чыгышларның санын арттырырга теләк бармы?
— Өметсез шайтан гына була диләр бит. Концертларымны зурлап оештырып, халыкка олы-олы мәгънәле җырлар чыгарасым килә, ә алар инде миндә тупланган, шуңа да «Алтын яфрак» төсле озак чыкмый ятмасыннар иде. Алла боерса, барысын да халыкка житкерербез дигән теләк белән яшим.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 17.11.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»