поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.11.2016 Мәдәният

“Син дөрес юлда, улым!“ (Рәнис Габбазовның беренче концертыннан ФОТООТЧЕТ)

Яшь җырчы, Ваһапов фес­тивале лауреты, Казан дәүләт мәдәният институты студенты Рәнис Габбазовның беренче концертында ук зал шыг­рым тулы иде. Концерт кычкырып елаган бәби тавышы белән башланып китте. Бу хәл башта залны сискәндереп җибәрсә дә, тамашачы моның Рәниснең сабый чагы икәнен тиз аңлап алды.

Бик елак була Рәнис. Әбисе Җиһан апа аны татар халык көйләрен җыр­лап кына йоклата.

Әнә шул җыр-моң дөньясы үзенекен итә дә инде. Кечкенәдән алар икесе гел бергә булалар. Җиһан әбисенең тырышлыгы һәм Аллаһы Тәгаләдән бирелгән моңлы тавышы Рәнис Габбазовны Казанга китерә.

“Үземне белгәннән бирле сәнгатькә гашыйкмын. Балачакта җырлау минем өчен хобби гына иде. Минем бик тә агроном буласым килде. Хыялым авыл хуҗалыгы министры дәрәҗәсенә җитү иде. Ә тора-бара мин җыр­сыз яши алмавымны аңла­дым”, – ди егет.

2012 елда мәктәпне тәмамлагач, Рәнис Казан театр училищесына укырга керә. Әмма җырлау теләге җиңә. “Театр училищесында укыганга бер дә үкенмим. Мин анда сәхнәдә үз-үземне тотарга өйрәндем”,– ди ул бу җәһәттән. Чынлап та, аның концертында күңелгә ял алып, рәхәтләнеп, татар мо­ңын тыңлап кайттык. Кечкенә генә буйлы, кәләпүш кигән бу егетне зал тын да алмыйча тыңлады. “Әгәр дөньяның икенче читенә китсәм, кулыма Коръән китабын, микрофонымны һәм тамашачыларымны алыр идем”, – дип тикмәгә әйтми ул. Халык Рәнисне бик ярата. Казандагы беренче концертын күрер өчен төрле районнардан да килгәннәр. Мамадышта яшәү­­­че Тәскирә апа бер кочак чәчәк күтәреп килгән. “Халыкның сайлап алу мөм­кинлеге бар бит хәзер. Мин Ваһапов фестивалендә катнашучы җырчыларны яратам. Аларны тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора”, – ди ул. Рәнис Габбазовның тәүге концертына иҗатташ дуслары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Артур Шө­гаепов та килгән иде. Рәнис, Гөлсирин, Азатка музыкаль белемне Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Венера Ганиева бирә икән. “Үз шәкертләремнең янәшәсендә булырга тырышам. Бигрәк тә мондый җаваплы көнне аларга ки­ңәшләрем бик кирәк,– ди остаз. – Рәнис – бик тә талантлы егет. Аңа зур өметләр баг­лыйбыз. Киләчәктә булган сәләтен, талантын югалтмыйча, халкына, милләтенә хез­мәт итүче җырчы булсын”.

 Рәнис үзе дә: “Бер канатым – Венера Ганиева, икенчесе – продюсерым Рифат Фәттахов”, – ди. Сүз дә юк, талантлы җырчылар бик күп. Әмма аларны вакытында күреп алып халыкка күрсәтү, таныту – зур эш. Бу юнәлештә “Ваһапов фонды” җитәкчесе Рифат Фәттахов зур эшләр башкара. “Ходай биргән талантыңны сакларга һәм шуның өстендә эшләвеңне дәвам итәргә кирәк. Безнең максат – талантлы яшьләрне күреп алып зур сәхнәгә юл ачу”, – ди Рифат әфәнде. Үз чиратында Венера Ганиевага әнә шундый талантлы шә­керт­ләре өчен рәхмәт­ен җиткерде.

Рәнис өчен тәүге концерт зур бер имтиханга тиң булды. Матур сүзләр ишетү, яшь кызларның сәхнәгә кочак-кочак чәчәк ташуы, кай­берләренең хәтта кочаклап алулары Рәниснең фикерлә­рен чуалтып җибәрде. Тик әлегә егетнең йөрәге буш икән. “Кызлар үзләре мәхәб­бәт аңлата. Интернетта язалар. Төрле концертлардан соң сәхнә артында көтеп тә торалар. Әмма мин әлегә ашыкмыйм. Бар уем – җыр­ларымда. Беренче концертым миңа тагын да ныграк эшләргә көч бирде. Зал тутырып килгән тамашачыга чиксез рәхмәтлемен. Тәүге тапкыр тамашачы җыю – авыр эш. Алар алдында имтихан тоту бераз каушатты да, дулкынландырды да. Әмма залда миңа көч бирердәй кешеләрем булу аркасында мин бу эшне булдырып чыктым”, – ди Рәнис.

Залда әнисе Гүзәл ханым да бар иде. Улын тәбрикләргә чыкканда ул бик матур теләк теләде: “Син дөрес юлда, улым. Җырларыңны башка милләт кешеләре дә яратып тыңларлык итеп башкар”, – диде ул. Рәнискә һәрчак киңәшләрен биреп торучы Татарстанның халык артисты  Миңгол Галиев исә, сәхнәгә чыккан яшьләргә сок­лануын яшермәде. “Бу концертта рәхәтләнеп ял итеп утырам. Таланты бар икән, җырчы югалмый ул. “Үз­гәреш җиле” дибез. Менә кайда икән ул! Хәзерге татар эстрадасыннан аермалы буларак, биредә күлмәк күр­сәтү дә юк. Әллә кайлардан зур суммалар түләп оркестр да чакырмаганнар. “Мирас” инструменталь оркестры­ның ике баянчысы, бер скрипкачысы, бер флейтачысы үзә­к­ләргә үтәрлек итеп уйный! Кешене яшәтим ди­сәң, сән­гатькә һәм сәламәт­леккә акча кызганмаска ки­рәк. Мондый талантлы яшь­ләр булганда, татар моңы, татар җыры, халкыбыз җыр­лары югалмый әле”, – диде ул.

Гөлгенә Шиһапова, "Ватаным Татарстан"


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»