поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.11.2016 Хәвеф-хәтәр

Казанда бер хатын-кыз өченче каттан лифт белән өзелеп төшкән

Казанда Ямашев проспектындагы күпкатлы 31б йортының икенче подъездында лифт белән булган гадәттән тыш хәл турында мәгълүматлар билгеле булды. Исегезгә төшерәбез: лифт кабинасы өченче каттан зур тизлек белән төшкәндә анда 49 яшьлек хаты-кыз булган һәм ул җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләккән.

Шушында яшәүчеләр сүзләренчә, лифтка алар элек тә шикләнеп караганнар һәм шушындый хәл булырга мөмкин дип уйлаганнар. Хезмәт күрсәтүче оешма исә лифт бераз гына ватылган дип аңлата.



Бүген урынга тикшерү белән белгечләр чыкты, лифт төшеп китү сәбәбен күрсәтеп, нәтиҗәсен аңлатачаклар. Хәзерге вакытта барлык катларда да лифт ишегендә искәртү кәгазе ябыштырылган, машина бүлегенә керү тыела.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бердәм 112 диспетчерлык хезмәте номерына кичә 19 сәгать 57 минутта хәбәр алынган. Ачыкланганча, лифт кабинасы зур тизлек белән өченче каттан беренче катка төшкән. Урынга килгән ЗПСО-2 коткаручылары кабинада булган хатын-кызны чыгарганнар.



Ашыгыч ярдәм табиблары күзгә күренеп торган җәрәхәтләр тапмаган. Шулай да зыян күрүче үзен начар хис итү сәбәпле, яңадан үзе табибларга мөрәҗәгать иткән. Әлеге ханым 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә госпитализацияләнде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» әлеге хастаханәдән.

«Пациентның хәле тотрыклы, аның тормышына берни дә янамый. Тиешле диагностик чаралар үткәрелә, иртәгә умыртка баганасы тикшерелә. Аннан диагноз куелып, дәвалау билгеләнәчәк», – дип сөйләде дәвалаучы табиб-нейрохирург Марат Мортазин.



«Мин бу йортка 2014 елда күчтем, бер еллап җәяү йөрдек. Гомумән, лифт еш ватыла безнең, кайчак бүтән, сиңа кирәкмәгән катка алып менеп китә», – дип сөйләде әлеге подъезда унынчы катында яшәүче Алина.

«Мин 32 ел лифтлар белән эшлим. Россиядә бер тапкыр гына лифт төшкәне минем хәтеремдә. Ул Останкино башнясыннан төште, янгында кешеләр үлде», – дип башлады сүзен әлеге йортка хезмәт күрсәтүче «Лидер-Лифт» ҖЧҖ генераль директоры Виктор Шаронов.



Виктор Шаронов сүзләренчә, лифт егылып төшәргә мөмкин түгел. Кабина дүрт троска беркетелгән, һәркайсының ныклыгында унике тапкырлык запас бар. Берсе генә өзелгәндә дә автоматика шунда ук лифтның хезмәт күрсәтүен туктатачак. Автоматика сафтан чыкса да барлык дүрт трос берьюлы өзелми. Өзелә икән, махсус механизм белән бишенчесе бар, ул кабинага ирекле рәвештә төшеп китәргә мөмкинлек бирми.

«Лифттагы ватык урын шимбә көнне үк билгеле булды. Әкренәйтү датчигы эшләмәгән, шунлыктан лифт шунда ук аска төшеп киткән», – дип билгеләп үтте Виктор Шаронов.

«Лидер-Лифт» генераль директоры сүзләренчә, кеше бу очракта кайбер җәрәхәтләр алырга мөмкин. Лифтның болай ватылуы – гадәти очрак. Белгечләр барысын да тикшерде. Тест режимында эшләтеп караганда лифт төзек эшләде, дип белдерде ул.

Шулай ук фирма җитәкчесе әлеге йортның «СВЕЙ» фирмасы тарафыннан бик озак төзелүен һәм җиһазларның ачык һавда озак вакыт ятуын җиткерде.

Якын арада эксперт комиссиясе үз нәтиҗәсен җиткерәчәк һәм лифтның алдагы язмышы билгеләнәчәк.


Александ ЕЛИСЕЕВ
Татар-информ
№ --- | 14.11.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»