|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2016 Авыл
«Авыл халкының дәрәҗәсе юк, аны калага баргач та «деревенщина» диләр бит»Игенченең тырышлыгын күкләргә чөеп мактасак та, республика авыл хуҗалыгы буенча алдынгы рәтләрдә бара дип күкрәк киерсәк тә, узган атнада хөкүмәт йортында булган республика киңәшмәсендә Татарстан премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов игенченең чын хәлен ачып салды. Министр авыл кешесенең иң авырткан җире – хезмәт хакы мәсьәләсен күтәрде. Марат Әхмәтов сүзләренчә, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы – аена 18,4 мең сум. Көн саен кибет киштәләрендәге азык-төлеккә бәяләр арткан мәлдә, бу, әлбәттә, тормыш итәрдәй сан түгел. Министр авыл хуҗалыгы хезмәте тиешенчә бәяләп бетерелми, ди. Ул Әгерҗе районын мисал итеп китерде. Узган ел районда эшчеләр 13,8 мең сум алса, быел аларга бары тик 12,9 мең сум гына хезмәт хакы түләнгән. Әлки, Апас, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Ютазы районнарында да хезмәт хаклары мактанырлык түгел. Мәсьәләне министрлык дәрәҗәсендә күтәрсәләр дә, районнарда авыл хуҗалыгы җитәкчеләре генә эшчеләренең хезмәт хаклары күләмен ачарга ашыкмады. Кәгазьдә язылган тиешле акчаны ала алмыйча интегүче авыл хуҗалыгы эшчеләре дә бар бит әле. Балык Бистәсе районы «ЛОГОС» җаваплылыгы чикләнгән акционерлык җәмгыятенең кайбер эшчеләре әле дә август белән июль өчен хезмәт хакының яртысын гына алган. Сентябрь, октябрь айларына тиешле хезмәт хакы бөтенләй юк икән. Көнне-төнне белми тир түгеп эшләүче колхозчы өчен хезмәт хакын айныкын-айга алып бару – бер хыял. – Авыл халкының дәрәҗәсе юк, аны калага баргач та деревенщина дип әйтәләр ич. Авылның төп халкы «Ак Барс» агрофирмасында эшли, аларның хезмәт хаклары түбән инде. Дөресен генә әйткәндә, алар хезмәт хакын елына ике тапкыр гына ала бит. Күпме алганнарын үзләре дә белми. Аракы эчмәгән, ялкауланмаган кеше нормаль яши авылда. Һәр кеше мал тота, егермешәр сыер асраучылар бар. Авыл халкының төп проблемасы – җитештергән әйберне үз бәясенә сата алмавы. Менә хәзер сөтне 15 сумнан җыеп яталар. Сөт бәясен генә дә контрольдә тотсалар да, авыл халкы өчен нинди зур файда булыр иде! Фермер буларак, зарлана алмыйм. Ярдәм итәм дип кул сузып тормасалар да, эшләргә комачауламасалар, шуңа рәхмәт. Үзем дә сезонлап кешеләр яллатып эшләтәм, 25 меңнән ким хезмәт хакы түләгәнем юк, – диде Фаил Вилданов. – Безнең хуҗалык нәкъ элекке колхоз кебек яши. Исемен генә үзгәрттек. Авылда калырга яшьләр бик ашкынып тормасалар да, хуҗалыкта 140 кеше эшли. Шуларның 20гә якыны сыер савучы. Хезмәт хаклары 30ар меңнән арта. Бездә оклад түгел, эшләгәннәренә карап түлибез. Механизаторлар да аз алмый. Бу айда комбайнчы 58 мең сум алды, – диде ул.
Алисә САБИРОВА |
Иң күп укылган
|