09.11.2016 Мәдәният
Гөлүс Хәбибрахманов: “Гастрольдә борын төбеннән кузгалып киткән машина артыннан 1-2 чакрым йөгерәсең” (ИНТЕРВЬЮ)
Җәвит Шакиров төркемендә күп еллар иҗат иткән Теләче егетен тамашачылар бүгенге көндә аерым чыгышлары аша таный башлады. Гөлүс җырлый да, алып та бара, халыкның кәефен күтәрергә дә өлгерә. Алабуга һөнәри лицеен техник-механик булып тәмамласа да, югары белемне Казан мәдәният һәм сәнгать институтында алган. “Җыр юнәлешен сайламый калалмадым” — ди ул үзе.
1 нче сыйныфта Зөфәр Билаловның “Йөрәгеңдә кем икән?” җырын башкарып, хуҗалык рәисе кулыннан бүләккә зур пакет коры печенье алу турындагы сөенечле хатирәләрен барлап, Гөлүс Хәбибрахманов иҗат яңалыклары, артист тормышы хәлләре турында бүлеште.
— Иҗади чыныгуны Җәвит Шакиров төркемендә эшләп алдыңмы? Сезнең танышу ничек килеп чыкты?
— Җәвит абый белән эшли башлаганчы район сәхнәсендә чыгышлар ясадым, үз концертларымны да куярга өлгергән идем. Теләчедә мәдәният өлкәсендә эшләп киткәч, Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар төркеменә килеп кердем. Бу вакыйганың төп сәбәпчесе — баянчы Марат Шәйхетдинов, нәкъ ул мине гастрольгә чакырды, гитарист буларак чыгыш ясарга тәкъдим итте. Мин уен коралларында уйнаштыргалый идем, ләкин профессиональ дәрәҗәдә үк түгел. “Сәхнәдә матур итеп басып торырсың” дип ризалаштырдылар. Беренче концертта бераз оялып йөрдем, ике-өч тамаша эшләгәч кенә җырлап карарга сорадым. Беренче чыгышым бөтенләй дә мәҗлескә туры килде. “Талларым” җырын заманча эшкәрткән идек, аны башкарырга Җәвит абый ошатып бетермичә генә ризалыгын бирде. Биеп, күңелне биреп җырлаганны Җәвит абыйның да, Зөлфия апаның да беренче күрүләре иде, нык гаҗәпләнделәр. Аннары инде концертларында чыгыш ясый башладым. 5 ел тирәсе җырларны төрләндереп, сөйләү манерасын үзгәртеп, зур концерт залларында чыгыш ясап иҗат иттек. Гаилә булгач, балалар тугач мөстәкыйллек алырга булдым. Бигрәк тә бәйрәмнәрне, концертларны күп оештырырга туры килде. Җәвит абый беренче адымнарны ясарга ярдәм итте, мин аларның төркемендә эшләгәнгә үкенмим, анда чыныгу алдым, концертымны үткәргәндә дә аларны чакырып, рәхмәт сүзләрен әйтәчәкмен.
— Һәрбер җырчыга да мөстәкыйльлек кирәкме? Музыкаль төркемнәрдә, ансамбльләрдә генә җырлап, шәхси иҗатны үстереп буламы?
— Элегрәк мөстәкыйльлек кирәк дип уйлап йөри идем, ләкин бүгенге көн белән эш итсәң, үз төркемеңне тоту чыгымлы да, авыр да. Яшьләргә дә тизрәк акча кирәк, студент булсалар да үз бәясен әйтәләр. Безнең заманда барыбер тәҗрибә булыр дип катнышырга тырыша идек. Салават абыйның әйткән сүзләре бар: “Сез әле зур-зур шәхесләр белән эшләгәнгә рәхмәтле булыгыз, акча турында сүз дә чыгарга тиеш түгел”. Мин дә яшьләрне эшкә чакырган вакытта түләгәнче башта тиз генә үсеп, күп акчалар эшләп булмаганын аңлатырга тырышам. Бернәрсә дә җиңел генә бирелми. Дөрес, музыкаль төркемнәрдә, ансамбльләрдә җырлап үзеңне күрсәтеп булмый, ә бар яктан да килгән команда туплау бик авыр. Хәзерге артистларның күбесе, шул ук Данир Сабиров, Рифат Зариповлар барысын да үзе эшли: алып та бара, киемен дә сайлый, сценарий да яза, тик бу бик кыен хезмәт. Андый очракта акча күп эшли дип уйлыйлар, ләкин бу һаман юрганны үзеңә генә тарту, төркем белән эшләү юк дәрәҗәсендә. Мондый сыйфат безнең татар артистларына гына хас, үземә генә булсын дип эшләргә яраталар. Элек мин дә шулай уйлый идем, әмма тәҗрибә туплагач фикерем үзгәрде.
— Син җырчы гына түгел, шулай ук алып баручы да әле. Мәҗлесләр, бәйрәмнәрдә чыгыш ясау сәхнәдән аерыламы?
— Мәҗлес ул — мәҗлес, сәхнә ул — сәхнә. Хәзер мәҗлесләр сәхнәгә менеп бара, чөнки шәхси бәйрәмнәрдәге уеннарны, мәзәкләрне сәхнәдә күрсәтәләр һәм сөйлиләр. Бу күренешне берничек үзгәртеп булмый, чөнки ул замана таләбенә әйләнә бара, бары зур җитәкчелек кенә чик куярга мөмкин. Бүгенге көндә мәҗлестәге җырчылар сәхнәгә менде, ә сәхнәдәгеләр, киресенчә, мәҗлескә төшәләр, чөнки һәрберсенә эшләргә, яшәргә һәм гаиләсен туендырырга кирәк. Сәхнәдә синең сүзләрең, үз-үзеңне тотышың, киемнәрең алдан ук уйланылган булырга тиеш, ә мәҗлестә ялгышырга да мөмкин, таләпләр алай ук югары түгел. Күп очракта үземне генә чакыралар. Җырчы, алып баручы, ди-джей – өч вазыйфаны да бер итеп чыгыш ясарга кушалар. Алай итеп эшләргә була, ләкин бу эшнең сыйфаты бөтенләй дә юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә мин андый тәкъдимнәргә ризалашмыйм, үз иҗатташ дусларым, командам белән йөрим.
— Гаилә бәйрәмнәрендә кунакларның күңелен күрү авырмы? Эмоциональ яктан авыр булган чаклар килеп чыгамы?
— Кунаклар аяк бармагыңнан башлап, чәчеңдәге бөртегеңә кадәр тикшереп, бөтен кыяфәтеңә игътибар белән карап тора. Арасында каты күзле кешеләр дә бар. Миңа 20 кеше җыелган бәйрәмнәргә караганда, йөз кеше булган мәҗлесләрне үткәрү уңайлырак, чөнки актив катнашучылар күбрәк була. Самара өлкәсе, Гали авылында 270 кешелек бәйрәм үткәрергә туры килде, анысы да авыр. Күп кеше бәйрәмнең уңышлы килеп чыгуының туксан проценты алып баручыдан тора дип әйтә, мин бу сүзләр белән бөтенләй дә килешмим. Халыкның кәефе булмый икән, алып баручы гына берни эшли алмаячак.
— Сәхнәдә көтелмәгән төрле кызыклы очраклар була. Елмаеп искә алырлык вакыйгалар булдымы?
— Андый кызыклы очраклар бик күп, гастрольнең соңгы көннәрендә төрле кызыклар эшләргә тырышабыз. Ахыргы концертны үткәреп, кайту турында түгел, ә бу көнне ничек кенә истә калырлык итеп үткәрү турында уйлыйбыз. Җәвит абыйлар белән эшләгәндә әйтмичә генә номерларның тәртибен бутап, җырларны алыштырып шаяра идек. Моңа гына карап профессиональ артистлар югалып калмый, концерт төзелгән сценарий буенча дәвам итә. Иң истә калган хәлләр тавыш операторы Рамил Кадыйров белән булды. Ул безне гастрольгә дә үз машинасы белән йөртте. Юлда барганда төрле кешенең төрле вакытта тышка чыгып керәсе килә бит, ә ул еш туктарга яратмый. Үгетләп, юмалап сорагач тукталыш ясый, ләкин ярты сәгатьсез машинага утырып булмый иде. Бәдрәфтән кире килгәндә борын төбеннән кузгалып китә һәм 1-2 чакрым машина артыннан йөгерәсең инде. Кызлар дип тормый, егетләр дип тормый, юлга чыккан саен шулай шаяра иде бездән.
— Гаиләң дә сәнгатькә тартылганмы? Балаларыңны ничек тәрбиялисең?
— Күп көчне балаларны укытуга бирәбез. Беренче елларны баланы укытып калсаң каласың, калмасаң юк. Тартылмыйлар димәс идем, ләкин аларның артист булып китүен теләмим.Улыма 8 яшь, өйдә аның белән үзебезчә гармунда бергә көйләр өйрәнәбез, ләкин шуннан ары киткән юк. Кызыма 2 яшь тулып китте, ул исә шигырьләрне дә тиз, үзе теләп өйрәнә. Тәрбиягә килгәндә, үз вакытында әрлибез дә, каршыга утыртып үзебез белән бертигез дәрәҗәдә сөйләшәбез дә. Мин инде ата кеше буларак катырак торырга тырышам.
— Киемнәрең гадәттә ачык төстә, кызылдан, зәңгәрдән киенәсең. Җете төсләрне истә калдырсыннар өчен сайлыйсыңмы?
— Истә калдыру өчен генә түгел, үземә кызыл төс, зәңгәрсу төс бик ошый. Киемнең төсмерен кайвакыт бик озак эзлисең. Зәңгәрсу пиджакны Мәскәүдән генә таба алдым, аңа исә бар төр күлмәкләр дә килешә. Ачык төсләр берсүзсез зур роль уйный, халык игътибар бирә. Мин бабочка белән фраклар киюне, аклы-каралы төсләрне ошатмыйм. Образны тудырырга ярдәм итүче хәләл җефетем гел янымда.
— Һөнәрләрең нинди? Артист булдым дип кенә эштән куркып тормыйсыңмы?
— Ир-ат кеше буларак эштән куркып торган юк. Булдыра алмасаң да интернет ярдәмгә килә, барысын да өйрәнеп була. Мин кечкенә, вак хезмәтне бик яратмыйм. Төзелеш, бәрәңге казу, кар көрәү кебек эшләр күпкә хуш килә.
— Үзеңнең концертларыңны планлаштырасыңмы?
— Нинди генә артист булмасын, ул үзенең концертлары турында хыяллана. Мин 5 ел элек авылларда бик күп тамашаларымны куйдым, хәзер дә Сабантуйларда төркем белән чыгышлар ясыйбыз. Алга таба да бу юнәлешне дәвам итәргә исәп.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 09.11.2016