|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2016 Дин
Диния нәзарәте Сәетҗәгъфәр Лотфуллинның аттестация үтә алмавын Болгардагы клипка бәйләмиКичә Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган аттестацияне уза алмаган. Комиссия әгъзалары “белем дәрәҗәсе җитәрлек түгел” дип, аны эшеннән читләштергән. Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин "Татар-информ"га бу вакыйгага хакында аңлатма бирде. “Аттестация ул стандарт әйбер. Устав нигезендә һәр имам, шул исәптән мин үзем дә, ике елга бер тапкыр комиссия алдында әлеге аттестацияне үтәргә тиеш. Анда стандарт сораулар бирелә, комиссия составында дин белгечләре, галимнәр утыра, үз белгечлекләре буенча сорауларын бирә. Әйтик, гыйбәдәт, эшне алып бару, Коръән уку, догалар кылу, имамның вазифалары турында сораулар бирелә. Әлбәттә, төрле комиссия төрлечә карый, әйтик, авыл имамының гыйльми дәрәҗәсе түбәнрәк булырга мөмкин. Шуңа да аңа җиңелрәк сораулар бирелә. Ә шәһәр имамнарына авыррак сораулар әзерлиләр, аларның җәмәгатьләре дә зуррак, кешеләре дә күбрәк. Имамнар гыйлемле кешеләр булырга тиеш, шуңа да башта проблемалы җирләр, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә аттестация үттеләр. Хәзер инде чират Казан имамнарына җитте. Аларның күбесе үтте инде, бу чара һәр дүшәмбе саен оештырыла", - дип аңлатты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
--- |
Иң күп укылган
|