|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2016 Хәйрия
9 айлык Динар Галимовның гомерен саклап калыйк!Инде менә ничә ай Галимовлар гаиләсенә килгән коточкыч афәтне җиңәр өчен, чистайлылар гына түгел, бөтен Татарстан, хәтта Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә хәленнән килгәнчә көч куя. Чистай шәһәреннән булган 9 айлык Динар Галимов – әниләренең икенче сабыйлары. Беренче уллары Айнур 1 яшь тә 3 ай вакытта бакыйлыкка күчә. Динарның тууы гаиләгә яңа өмет бирә, әмма күп тә үтми янә шул ук афәт – генетик остеопетроз авыруы. Динарга 3 ай вакытта шундый куркыныч диагноз турында беләләр. Шунысы гына өмет бирә – Динарга, беренче уллары Айнурдан аермалы буларак, диагноз вакытында куелган! Бу – сабыйның күрү һәм ишетү сәләтен саклап калу мөмкинлеге! Израильнең Хадасса клиникасында сөяк җелеген күчереп утыркан (ТКМ) очракта, сабыйның гомерен саклап калып булачак. Сабыйларының гомерен саклап калыр өчен, Галимовларга декабрь уртасына кадәр 20 млн. сум акча җыярга кирәк. Әмма гаиләнең бу зур сандагы акчаны җыеп бирер мөмкинлекләре юк. Инде декабрь җитәргә дә күп калмады, әмма билгеләнгән сумманың чиреге дә әле җыелмаган. Изге күңелле кешеләр ярдәме белән бүгенге көндә социаль челтәрләрдә махсус төркемнәр булдырылган, битараф булмаган чистайлылар хәйрия чаралары, концертлар, ярминкәләр оештыра. 1 декабрьдә Казанның Химиклар мәдәният йортында да (Ямашев пр., 1), Динар Галимовка ярдәм күрсәтү йөзеннән, эстрада йолдызлары катнашлыгында “Яшисем килә!” дип аталган концерт куелачак. Сезне дә сабыйның гомеренә битараф калмаска һәм Галимовлар гаиләсенә бергәләшеп ярдәм итәргә чакырабыз!
--- |
Иң күп укылган
|