|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2016 Авыл
Татарстанда сөт җыючылар арасында "сугыш" дәвам итәУзган атнада “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Нурлат районында сөт җыеп-тапшыручыларның проблемалары хакында хәбәр иткән иде. Агентлыкка мөрәҗәгать иткән “Ретро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Альбина Хөсәенова сүзләренчә, районда аларга эшләү өчен мөмкинлекләр тудырылмый, төгәлрәге, эшләү шартлары кыенлаша. “Безгә сөт тапшыручылар ел башыннан алып шактый кимеде. Чөнки район җитәкчелеге сөтне “Ретро”га тапшырмаска куша. Безгә чимал тапшырган сөт җыючыларны һәрдаим тикшереп торалар, аларга ветеренария белешмәләре бирмиләр. Безшәхси эшмәкәрләрдән сөтне югары бәядән сатып алабыз, алар да хуҗалыкларга югары бәядән түли”, - диде ул. Элек “Ретро” ҖЧҖ көнгә заводка 15 тоннага кадәр сөт тапшыра торган булса, хәзер бу сан 500-700 литрга калган.
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|