|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2016 Экология
Кабан күлендәге аккошларны боз әсирлегеннән коткардылар (ФОТО)Казандагы Кабан күленнән өч аккошны боз әсирлегеннән коткардылар, дип хәбәр итә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Шәһәр халкы боз ката башлаган күлдән кошларны коткаруны сорап, 112 диспетчер хезмәтенә шалтыраткан. Бу хәбәр килеп ирешү белән, коткаручылар инде күл янына килеп җитә. Ярдан 50 метр ераклыкта йөзеп йөргән аккошлар янына алар металл көймәгә утырып, әле бик нык катырга өлгермәгән бозны вата-вата бара. Ләкин кошларны алай җиңел генә тота алмыйлар. Икесен тотарга ярты сәгатьтән артык вакыт китә, аларның берсенең канаты сынганлыгы ачыклана. Ә өченче аккошны бер сәгатьтән соң гына тоталар. Кошлар Казан зоопаркына ветеринария табиблары кулларына тапшырылган.
--- |
Иң күп укылган
|