|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.11.2016 Мәдәният
Айдар Фәйзрахманов концертында китап сатылудан кергән 15 мең сум хәйриягә китәчәкБүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән “Олы юл әйтте...” дип аталган концерт булды. Әлеге концерт Айдар Фәйзрахмановның "Олы юл" китабын тәкъдир итү форматында узды. Концертта Айдар Фәйзрахмановның М.Әгъләм, И.Юзеев, Р.Мингалим, С.Әхмәтҗанова, Р.Әхмәтҗанов, И.Иксанова, Г.Морат, Ш.Биккол, Ф.Сафин сүзләренә язылган җырлары Фердинанд Сәләхов һәм Ярамир, Филүс Каһиров, Гөлшат Шәрәпова, Айгөл Хәйри, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Рөстәм Насыйбуллин, Рөстәм Гыйлфанов, Флорит Гыйздәтуллин, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов), «Татарика» халык уен кораллары оркестры (дирижер - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов) башкаруында яңгырады. Җырлар шигырьләр белән үрелеп барды. Концерт алдыннан һәм азагында, шулай ук тәнәфестә фойеда “Олы юл” китабы сатылды. Китап сатудан кергән барлык акча ДЦП авырулы 6 яшьлек Гөлназ Гатауллинаның гаиләсенә тапшырыла. Бүген барлыгы 15000 сум акча җыелды. Хәйрия акциясе Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең 6 ноябрьдә булачак “Гәрәбә” дип аталган концертында да дәвам итәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|