поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.11.2016 Фаҗига

Татарстанга кайтарылган блогер Рәйханның хәлен табиблар авыр дип бәяли

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы самолеты кичә Казан блогеры Рәйхан Халитовны Нью-Дәһлидән алып кайтып, 9 сәгать 36 минутта «Казан» аэропортына төште. Урынга ашыгыч ярдәм машинасы килеп, Республика һәлакәтләр медицина үзәге табиблары пациентка беренчел карау үткәрде.

«Аның катнаш җәрәхәт, бу иң авыры. Биредә без өстән генә күзәтү ясадык, хастаханәдә тулы тикшерү үткәргәч, хәл ачыкланыр. Йокысы яхшырган, алга китеш барлыгы күренә», – дип билгеләп үтте Республика һәлакәтләр  медицинасы үзәге җитәкчесе Ирина Исаева.
 
 
Исегезгә төшерәбез: Рәйхан Халитов сентябрь ахырында Һиндстанда юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан иде. Ул арендага алган байкында барганда каршы як полосага автобус чыгып, блогер белән бәрелешкән. Һиндстан табиблары аңа баш сөяге һәм баш мие җәрәхәтләнгән, тезендә яра һәм бармаклары сынган дип диагноз куйганнар. Хастаханәдәге һәр көне 70 мең сумга төшкән.
 
 
Һиндстанга аның әнисе Наилә Халитова очкан. Шул ук вакытта Казан блогерына хастаханәгә түләү өчен акча җыю оештырылды. 18 октябрь көнне Татарстан Президентының ТР Хөкүмәтенә Рәйханны Казанга транспортировкалау һәм аны үз җиребездә дәвалау мәсьәләсе буенча йөкләмә бирүе хакында рәсми мәгълүмат пәйда булды. Һәм менә бүген ул башкалага кайтып җитте.
 
«Ул тернәкләнеп килә, барыбыз өчен дә сюрприз бу. Ай дигәндә, өч телдә – рус, татар, инглиз телләрендә сөйләшә һәм барысын да аңлый башлады. Инде бик азы – физик яктан тернәкләнәсе калды», – дип улының хәлен җиткерде Рәйханның әнисе Наилә Халитова.
 
 
Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча Рәйхан Халитовны Татарстанга алып кайту эшләре оештырылды. Хәзер ул туган җирендә. Инде Республика клиник хастаханәсендә дәвалану үтәчәк, аның тизрәк аякка басуына өметләник», – дип билгеләп үтте ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.
 
«Ан-148 самолеты махсус медицина җиһазы белән тәэмин ителгән, очыш вакытында зыян күрүче медицина күзәтүе астында йокыда булды», – дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.
 
Самолетны тикшергәннән һәм пациент Рәйхан Халитовны табиблар беренчел караганнан соң, махсус җиһаз ярдәмендә койканы җайлап төшереп, авыруны ашыгыч ярдәм каталкасында машинага урнаштырдылар. Аэропорттан блогерны РКБга озаттылар, анда ул тулы медицина тикшерүе үтәчәк һәм дәваланачак.

Александр ЕЛИСЕЕВ
Татар-информ
№ --- | 02.11.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»