поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
27.10.2016 Мәдәният

Нәфисә Хәйруллина яшерен генә кияүгә чыгып, Мәскәүгә китә? (ФОТО)

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Фирдәвес Хәйруллина, үзәкләрне өзеп, 51 яшендә якты дөньядан китеп барды. Бердәнбер кызы Нәфисә ялгыз калды. Аның белән әнисе турындагы хатирәләрне барладык.

– Нәфисә, син 15 яшеңнән әниеңнән калдың. Аны искә алмаган көнең дә юктыр. Балачакта ул сине ничек тәрбияләде?
– Әни белән үткән көннәрем бик бәхетле чаклар булган икән. Ул мине Тукай һәм халык әкиятләре сөйләп иркәләп йоклата иде. Әни мине японнарча тәрбияләде. 4 яшемә кадәр нәрсә эшләсәм дә, ачуланмады. 
– Бердәнбер бала булгач, иркәләнгән вакытларың да булгандыр. Күбрәк нинди сыйфатларың әниеңнән күчкән, дип уйлыйсың?
– Әни мине беркайчан да жәлләмәде. Бакчага баргач та башны күтәрми эшли идем. Китаплар укырга яратты ул. Мине дә мәҗбүр итте. Әни миңа үзе кебек горур булырга куша иде. Ә аның сеңлесе Мәйсәрә апа, киресенчә, «горур кешегә яшәү авыр була», ди торган иде. Чыннан да, горурлык кайвакыт комачаулый миңа. Шул ук вакытта минем күңелне сүз белән бик тиз яралап була. 
 
 
– Ни өчендер әниең артист булуыңны теләмәгән.
– Кайбер артистларның балалары сәхнәдә уйный. Мин дә әнигә: «Ичмаса, сәхнәгә чыгып агач булып кына басып торыйм инде», – дип ялына идем. Ул мине театрга алып йөрмәде. Шулай да, Яңа ел бәйрәмендә бармыйча калмадым. Әни кечкенә чактан ук: «Артист булам дип авызыңны ачасы булма!» – дип кисәтеп куйды. Артист булса, шәхси тормышы булмас, дип уйлагандыр ул. Ә мин барыбер шул хакта гына хыялландым. Әни минем табиб яисә тәрҗемәче булуымны теләде. 
– Әниең исән чагында гаиләдә булган гореф-гадәтләрне, йолаларны хәзер дә саклыйсыңмы?
– Ул ырымнарга ышанучан иде. Мин дә шундый. Әйтерсең әни мине хәзер дә саклый сыман. Ул динебезгә хөрмәт белән карады, мине гарәпчә укырга өйрәтеп калдырды. Мин аның рухына һәрвакыт догалар укыйм. Әни көчле кеше иде. Ул минем алда беркайчан да еламады. Үземне дә көчсез дип әйтә алмыйм, чөнки 15 яшьтә әнидән калып мөстәкыйль яшәү җиңел булмады. Аллага шөкер, тормышта барыбер үз урынымны таптым.
– Әниеңнең авыруы турында белдеңме?
– Юк, ул аны миннән яшерде. Үлгәч кенә ишеттем. Бик каты авырткан килеш гастрольләргә китә иде, ә мин елап калам. Җәй көне соңгы спектаклен уйнап кайткач, мине чакырды да: «Мин үлсәм...» – дип әйтә генә башлаган иде, яныннан йөгереп киттем дә утырып еладым. Мин ул сүзләрдән курка идем, әнидән башка яшәүне күз алдына да китермәдем. Әгәр үз вакытында табибларга мөрәҗәгать итеп тикшеренсә, яшәгән дә булыр иде. Сәламәтлеге турында кайгыртмады шул. Әни дусларына: «Мин үлемнән курыкмыйм. Кызымның ялгыз калуыннан куркам», – ди торган иде. 
 
 
– Якын дуслары кемнәр иде?
– Артистлар Рузия Мотыйгуллина, Фәридә Хафизова, Зөлфирә Зарипова, Наилә Ибраһимова белән дус булды ул. 
– Нәфисә, әниеңә сине ялгыз үстерү җиңел булмагандыр. Әтиең белән очрашканың булдымы?
– Әтине беренче мәртәбә 25 яшемдә күрдем. «Курчак туе» спектаклендә минем уйнаганны караганнан соң чәчәкләр менгергән иде. Аннары үзләренә кунакка бардык. Хезмәттәшләрем аны күргәч, әтиеңә охшагансың, диделәр. 
– Соңгы вакытта Нәфисә Мәскәүгә киткән, дигән сүзләр йөри. Кияүгә чыгып киттеңме әллә? 
– Әлегә чыкмадым, алга таба вакыт күрсәтер. Мине Беренче каналга «Золотая Орда» фильмында төшәргә чакырдылар. Ул октябрь-ноябрь айларында Кырымда, аннары Мәскәүдә төшереләчәк.
– Ә театрда әниең уйнаган берәр спектакльдә уйныйсың килмиме?
– Мин әнинең уйнавын ярата идем. Аны кайбер рольләрендә бик жәлләп караган чаклар да булды. Ул уйнаган «Кияү белән кәләш»тә үземнең дә уйныйсым килгән иде.
– Читтә йөргәндә театр сагындырамы?
– Камал театры минем күңелгә бик якын. Ул әнинең дә рухын саклый. Кайда гына йөрсәм дә, театрның һәр артистын сагынып кайтам.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 27.10.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы