|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2016 Мәдәният
«Һөнәр» фестивалендә Россиянең әйдәп баручы педагоглары мастер-класслар үткәрәчәкVIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 19-25 ноябрь көннәрендә узачак. Быелгы фестиваль кысаларында беренче тапкыр Татарстаннан һәм якын төбәкләрдән килгән яшь режиссерлар спектакльләреннән торган традицион программадан тыш, Россиянең әйдәп баручы педагогларының мастер-класслары үтәчәк. «Һөнәр+» режиссура буенча белем бирү лабораториясенең темасы спектакльнең иҗат төркемен туплауга, режиссерның иҗатташлары: рәссам, хореограф, композитор, яктылык буенча рәссам, мультимедияле инсталляцияләр ясаучы белән хезмәттәшлегенә багышлана. Лабораторияне, традиция буенча, «Реальный театр» Бөтенроссия фестивале директоры, Екатеринбург шәһәренең Яшь тамашачылар театрының директор урынбасары Олег Лоевский җитәкли. Мастер-классларны һәм семинарларны заман театрының танылган белгечләре уздырачак. Алар арасында: бөтендөньяга танылган Латвия һәм Россия театрлары режиссеры, МХТ режиссеры, А.А Брянцев исемендәге Яшь тамашачылар театрының иҗади проектлары җитәкчесе Адольф Шапиро (Мәскәү); спектакльләре «Метрополитен-опера» һәм Большой театрларында барган, «Алтын битлек» премияләре лауреаты, опера режиссеры Дмитрий Черняков (Мәскәү); театраль рәссам, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Ксения Перетрухина (Санкт-Петербург) һәм Россиянең әйдәп баручы композиторларының берсе - Александр Маноцков (Мәскәү). VIII «Һөнәр» фестиваленең географиясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Уфа, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрен колачлый. Афишага татар, рус, башкорт телләрендә 16 спектакль кертелгән. Спектакльләр Казанның 6 театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), Болак буе яшьләр театрларында, Лядской бакчасында, "Угол" иҗат лабораториясендә һәм Ленин исемендәге Мәдәният сараенда узачак. Фестиваль программасы белән Камал театры сайтының «Проектлар» сәхифәсендә танышырга мөмкин: kamalteatr.ru.
--- |
Иң күп укылган
|