поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.10.2016 Милләт

Сабан туе: 365 көнгә 317 бәйрәм

Татарның куанычы, горурлыгы булган Сабан туен бөтен дөньяга таныту эшенә соңгы елларда ныклап керештеләр. Быел Татарстаныбыз Россия һәм чит илләрдә 317 Сабан туе бәйрәмен уздырырга ярдәм иткән. Шуларның 247се – Россиянең 56 төбәгендә, 70е якын һәм ерак чит илләрдә узган. Кышка аяк басарга җыенганда, Сабан туен телгә алуыбыз очраклы түгел. Милли бәйрәмебез хәзер Җир шарының төрле почмакларында ел әйләнәсе оештырыла башлады бит.

Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә гөрләп узган олуг бәйрәмнәрдә быел 1,85 миллионнан артык кеше катнашкан. Зур шәһәрләр: Мәскәү, Санкт-Петербург, Йошкар-Ола, Төмән, Самара, Ижау, Пенза, Екатеринбург, Тольятти, Сургут, Ташкентта үткәрелгән Сабан туйларына, табигый рәвештә, 10нан алып 50 меңгә чаклы кунак килгән.
 
Мәскәүдә оештырылган Сабан туе, һәрвакыттагыча, иң масштаблысы булып кала бирә. Аны 170 мең кеше тамаша кылган.
 
 
Фәнис Фәтхи, Башкортстан журналисты:
 
- Башкортстанда әле 15 еллар элек кенә күп авылларда Сабан туйларын зурлап үткәрәләр, аларны оештыруга колхоз-совхозлар акча бүлеп бирә иде.  Әмма  күмәк хуҗалыкларның һәммәсе дә диярлек таралып беткәч, милли бәйрәмебезгә игътибар кими башлады. Матур искәрмәләр бар, билгеле. Мисал итеп үземнең туган төбәгем — Бүздәк районының Кәпәй-Кобау авылын китерә алам. Райондагы “Кыдаш” исемле бердәнбер күмәк хуҗалыкның үзәге — минем туган авылым. Ел саен биредәге җитәкчелек, Уфадан танылган артистлар  чакырып, бик күркәм бәйрәм оештыра. Ә болай Сабан туе, күп очракта, хәзер район үзәкләрендә генә калды. Шулай да, борынгы бәйрәмебезне оештыруга хәлле милләттәшләр дә алына башлады. Ул гадәттә “Саумысыз, авылдашлар!” шигаре астында үтә. Быел шундый тантананы якташыбыз, танылган җырчы Рөстәм Асаев үзенең туган авылы – Болышлыда  (Благовар районы) оештырды. Авылда 20 еллап Сабан туе үткәрелмәгән, шуңа да халык бик рәхмәтле булды талантлы җырчыга. Ләкин шунысы бар: мондый бәйрәмнәрдә Сабантуйлардагы зур бәйгеләрнең кайберләре үткәрелми. Әйтик, Болышлы бәйрәмендә атлар чабышы булмады. Үзебез үзгәрәбезме, замана башкамы – Сабан туйларын оештыруда элекке еллардагы ихласлык, тантаналылык кимеде кебек. Хәер, без үскәндә күп нәрсәләр тәмлерәк, җәйләр дә ямьлерәк иде, ахры…
Казахстан – данлыклы татар бәйрәмен иң күп уздыручы ил. Биредә – 20, Үзбәкстанда – 7, Кыргызстанда 6 Сабан туе үткәрелгән. Чит илләрдәге иң зур бәйрәм Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә гөрләгән. Бирегә 40 мең кеше җыелган.
 
Германиядә  Сабан туе 2002 елдан бирле үткәрелә. 2005 елдан милли бәйрәм Германия татарларының  «Татарлар Дойчланд» берлеге карамагында оештырыла. Узган ел Берлинда Европа Сабан туе гөрләде.
 
 
Венера Вәгыйзова, «Татарлар Дойчланд» берлеге җитәкчесе:
 
- Бәйрәмгә әзерлекне 6-8 ай алдан башлап җибәрәбез. Иң авыры, әлбәттә инде, оештыру эшләре. Ялгызыма гына шактый четерекле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә, чөнки ярдәмчеләрем Германиянең башка шәһәрләрендә яши. Шулай да, оештыру комитеты белән телефон аша аралашып булса да эш алып барабыз. Җирле хакимият, волонтерлар да ярдәм итә.  Һәркайдагыча бездә дә акча мәсьәләсе — иң мөһиме. Бәйрәмне үзебез откан төрле грант  акчаларына оештырабыз (анысы да сирәк һәм аз бирелә). Татарстан һәрвакыт артистлар җибәреп ярдәм күрсәтә. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә оештыру эшләрендә катнашырга тырыша. Аппаратура биреп торалар, концерт номерлары әзерлиләр. Шуңа да Сабан туе чын бәйрәм төсмерен ала.
Быел юбилей Сабан туйлары да шактый булды. Удмуртиянең  Сарапул, Магадан өлкәсенең Магадан  шәһәрләре,  Сарытау өлкәсенең Усть-Курдюм авылы һәм Пугачев шәһәре,  Рязань өлкәсенең Касыйм каласы һәм Әҗе авылы, Омск шәһәре,  Ханты-Манси автономияле округының Ухта каласы,  Эстониянең Нарва каласы һәм Польшаның Крушиняны авылы — әнә шундыйлардан.
 
Түбән Новгородтагы  XVI Федераль Сабан туе да үзенең оешкан төстә узуы, бигрәк тә көрәше белән күпләрнең исендә калгандыр, мөгаен. Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы авылында оештырылган VII Бөтенроссия авыл Сабан туенда да 50 меңнән артык кеше татарның милли үзенчәлекләре, тамаша һәм уеннары, җыр-моңнары белән танышты.
 
2017 елда XVII Федераль Сабан туе – Әстерханда, ә VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында оештырылачак. Җырлы мәйданнарда күрешик!
 

---
Addnt.ru
№ --- | 20.10.2016
Addnt.ru печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»