поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.10.2016 Язмыш

Картая барганда җүләрләнү

Мин 4 яшьтән үги әти белән үстем. Үземнеке белән әни аерылган булган. Гаиләдә тагын балалар туды. Мин 12 яшькә җиткәндә инде ике энем, бер сеңелем бар иде. Үги ата мине какты, әни дә йомшак булмады. Үземнең әти эчәргә яраткач, минем исем “алкаш баласы” гына иде. Мөгаен, мәхәббәттән түгел, очраклы гына ятудан яралганмындыр инде мин.

Бала вакытта баштан сыйпаучы да булмады. Үз дөньяма бикләнеп яшәдем. Бик кыргый идем. 5 нче классларда укыганда, бик каты чирләдем. Район сырхауханәсендә бер ай “үләм” дип кычкырып яткач, мине Казанга алып киттеләр. Керәшеннәр әйтмешли, “начылый” исән калдым. Күп дәресләр калды, юньләп укып та булмады. Вакытым күбрәк сырхауханәләрдә ятып үтте. Үземне аякка бастырган табибларга, шәфкать туташларына кызыгып, үскәч, медик буласым килгән иде. Ләкин укырга кергәндә балл җитмәде. Авылдан барыбер китәргә кирәк дип, Чаллыдагы 64 нче һөнәр училищесына укырга кердем. Аннан заводта эшләдем, тулай торакта яшәдем. Шунда торганда, бер егет белән таныштым. Аңа үлеп гашыйк булдым. Ике ел йөрдек, бер-беребезне бик ярата идек. Рафис, авылга кайтып, безнең турыда әтиләренә әйткән.

Ләкин ата-анасы очрашуыбызга каршы булды. Әтисе авылда мулла булган икән. Мине керәшен кызы дип, алдырмадылар. Шул вакытларда ничек елаганымны белсәгез! Рафисны: “Бүтән күземә күренмә!” – дип, ачулана-ачулана куып чыгаруларым әле дә күз алдымда. Ул мине ошатса да, аталары сүзеннән чыга алмады. “Яратам, мәңгегә бергә булачакбыз!” – дип антлар биргән егетем, шулай итеп, миннән бик тиз бизде. Атасы сүзен закон дип кабул иттеме, белмим, ләкин безнең бергә калу җаен берничек тә хәл итәргә тырышмады. Дөрес, берәр ай узгач, кичкә таба ишегемне шакыды ул. Бераз салган, аңлашасы килә ди. Тел төбеннән аңлап алдым – мине сагына, ярата, ләкин әтиләреннән курка. Шуңа күрә минем белән яшерен рәвештә генә очрашып яшисе килә икән! Җен ачуларым чыгып, бураннар уйнатып, бүлмәмнән очыртып чыгардым. “Бүтән якын киләсең булма!” – дип ишегемне шап итеп ябып та куйдым.

Берничә ай үткәч, мине Түбән Камага, энемнең туена чакырдылар. Шунда үги әти ягыннан туган тиешле бер егет белән таныштым. Туй буе янымнан китмәде, биедек, күңел ачтык. Валера, мыштым гына егет, мине ошатып йөрде. Күп сөйләшми, ипле сыман күренә. Озак та тормый, ул кияүгә чыгуымның сорап килде. Өч айдан без өйләнешеп тә куйдык. Элекке егетемә ачу итеп кенә, әлләни ошатмыйча гына чыккан идем, 28 ел гомер иттек. Ике бала таптым. Табиблар бөтенләй табарга кушмаганнар иде. Икесен дә ярып алдылар. Шөкер, сәламәт булып үстеләр. Кызым Вера инде тормышка чыкты. Ике баласы бар. Валентин югары уку йортының соңгы курсында укый. Шулай матур гына яшәп ятканда, ирем үлеп китте. Ир үлгәч, бик еладым. Яратып тормасам да, балалар атасы иде бит ул. Сәламәтлегем какшап, тагын йөрәк борчый башлады. Ике ел элек йөрәккә операция ясаттым.
 
Ялгызлыкны бик авыр кичердем, саташыр дәрәҗәгә җитә идем. Кеше белән яшәп ияләшкәч, үзеңә генә бик ямансу икән шул. Берәр юньле кеше белән тормыш корасым килә дип йөри идем, очрады бит андый кеше. Ләкин гаиләле. Миннән шактый яшькә олырак та. Инвалидлар белән Санкт-Петербургка сәяхәткә баргач, очраштык. Акыллы, ипле кеше. Миңа багышлап, шигырьләр язды, җырлар җырлады. Үз гомеремдә мондый җылы сүзләрне ишеткәнем булмаганга, тәмам башым әйләнде. Ун көн буе мин мәхәббәт диңгезендә йөздем. Илгизәр мине яшьлегемә кайтарды. Мин үземне яратырга, яратылырга хаклы итеп тойдым. Аның белән уздырган татлы төннәр бөтен тәнемне оетып, рәхәтлек биреп тора. Илгизәрнең бер шигырен блокнотыма да язып куйдым.
 
Мондый юллары бар:
 
“Карадың да минем күзләремә, йөрәгемә утлар салдың син.
Шунда сиздем: кыргый йөрәгемне кулың белән тотып алдың син.
Шунда күрдем кыргый йөрәгемнең фәрештәсен, яңа хуҗасын.
Җаным белән тойдым гомеремнең синнән башка нурсыз узасын...”
 
Белмим, бу мәхәббәтме, картая барганда, бер җүләрләнү генәме? Хәзер көн дә аның шалтыратуларын көтәм. Шалтыратмый торса, ачуым килеп, аны “кара исемлек”кә дә тыгып куям. Ләкин әле онытып булмый. Сәфәрдән кайтканга биш ай булды. Илгизәр белән күрше районнардан булсак та, әле кайткач, очрашканыбыз юк. Ул югыйсә, киләм дип кат-кат әйткән иде. Ир-ат өчен чит хатыннар – бер күңел ачу чарасы гына инде ул, беләм. Ләкин ошатмаса, андый шигырьләр язар идеме? Минем йомшак характерлы, бер җылы сүздән дә эрергә торганымны сизеп, шулай артистландымы? Онытырга тырышам, бергә булмаслыгыбызны да күңелем белән аңлыйм. Ләкин йөрәк каршы килә, һаман нәрсәгәдер өметләнә.
 
 

Тамара
Матбугат.ру
№ --- | 21.10.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»