поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ирләр белән бәхәсләшү мәгънәсез, чөнки алар беркайчан да хаклы булмый.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
19.10.2016 Фаҗига

Яшел Үзәндәге фаҗига: 14 яшьлек укучы тәрбиягә алынган булган

Бу дөньядан кайчан китәсен берәү дә белми. Иртән кеше елмаеп-көле, өйдән чыгып китә, ә кичен исә аның җансыз гәүдәсен генә кайтаралар... 18 октябрь көнне Яшел Үзән районында булган фаҗига турында да күпләрегез ишеткәндер: Норлат мәктәбендә линейка вакытында 14 яшьлек егет аңын югалтып егыла.

Мәктәп фельдшеры санаулы минутлар эчендә беренче ярдәмне күрсәтә, әмма егет ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үк җан бирә.

Олег Бакач Норлат мәктәбенең 8нче сыйныфында укыган. Үзе Өтәк авылыннан. Быел мәктәпләре ябылу сәбәпле укуын Норлатта дәвам иткән.

Олегның нинди укучы икәнен белергә теләп, Intertat.ru хәбәрчесе Норлат мәктәбе белән элемтәгә керде. Әмма телефонның аргы башыннан: “Без бүген бернинди интервью бирмибез”, – дип җавапладылар. Юкса, интервью алып утырырга җыенмаган да идем.
   
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Рифат кызы да коры мәгълүматлар биреп котылу җаен карады.

– Укытучы буларак мин Олег турында бик уңай фикердә. Ул тыныч, кешелекле, җаваплы укучы булды. Безнең коллективка 1 сентябрьдән генә килеп кушылды. Шушы ике ай эчендә үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Тәртибе дә әйбәт, яхшы укыды. Бик тыныч һәм сабыр укучы булды, – диде.

Фаҗига турында сөйләүдән ул тулысынча баш тартты. Олегның кичәге иртәсе, линейкага ни сәбәпле җыелу, нидән авырып китүе һаман да сер булып кала бирә.

– Без бик якын дуслар идек, – дип сөйли М. исемле дус кызы. – Быел безгә килеп укый башлагач, аралаша башладык. Ул миңа мәхәббәтен дә аңлатты. Олег спортны яратты, отжимание ясау һәм прессны ныгыту аның көндәлек режимына кертелгән иде. Сәламәтлегенә беркайчан да зарланмады. Без аның белән кичә дә иртән сөйләшеп тордык. Үз-үзен тотышында сәерлекләр сизмәдем. Линейкага кадәр ул ашханәгә барган, анда да үзен яхшы хис иткән. Олег зур хыяллар белән янды. 11 сыйныфны тәмамларга, десантчылар гаскәрендә хезмәт итәргә хыялланды.

Олег тәрбиягә алынган бала булган. Әнисе Антонина Борисовнага 56 яшь,  тарих фәненнән белем бирә.

– Эх, бик матур гына үсеп килә иде, әрәм булды, – дип уфтана Өтәк авыл җирлеге башлыгы Николай Туктаркин. – Мәктәп чараларында гына түгел, авыл бәйрәмнәрендә дә катнашып килде Олег. Бик өметле бала дип карап тора идем. Ул безнең авылга 2012 елларда күченеп кайтты. Бертуган энесе дә бар. Олы йөрәкле ханым аларны аермыйча, икесен дә тәрбиягә алган. Әтиләре юк. Антонина Борисовнаның ире аңа кадәр вафат булган иде. Аларның үзләренең ике кызлары бар. Берсе Мәскәүдә яши, икенчесе шушы авылда кияүдә.

Кемнән генә сорама, мәрхүм Олегны һәркем яхшы яктан искә ала. Барысы да аны юксына, сагына...

– Олег бик әйбәт укыды, “отличник” иде, – дип уфтана әнисенең бертуган сеңлесе Алеся Бакач. – Барлык конкурсларда катнашты. Алар турында үзе ишетеп, катнашырга теләк белдерә иде. Бер генә бәйге дә аннан башка узмады. Мактаулы кәгазьләре өелеп калды. Көрәш белән шөгыльләнде, спортзалга йөрде. Хыяллары бик зурдан иде шул. Хәрби училищега укырга керергә, десантчы булырга теләде. Әмма вакытыннан алда безнең яннан очып китте.    
   
Апасы әйтүенчә, Олег бервакытта да сәламәтлегеннән зарланмаган. Нык егет булган. Шуның өстенә чибәр дә.

Дуслары сүзләренә карасаң, кичә иртән автобуста мәктәпкә барганда ул сабакташларын кызыклы хәлләр сөйләп көлдергән. Гомумән,  һәр компаниянең җаны булган Олег. Йөзеннән бервакытта да елмаю китмәгән. Һәр кеше белән елмаеп исәнләшкән, ярдәм кулын сузарга әзер торган. Тик үзенә ярдәм вакытында күрсәтелсә дә, гомерен саклап калып булмый шул. Япь-яшь гомерләрнең шулай иртә өзелүе бигрәк кызганыч.

Фаҗига буенча тикшерү эшләре бара. Сүз уңаеннан, сентябрь башында  Алексееевскида да дәрес вакытында 9 сыйныф укучысы вафат булган иде. Үлем сәбәбен никотиннан күрделәр. Әлеге матдә йөрәк өянәген кузгатуга этәргеч булган.

Кичә язган идек: Татарстанда мәктәп линейкасы барган вакытта укучы үлгән

 

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 19.10.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы