поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
19.10.2016 Мәдәният

Венера Мәхмүтова: “Үз хезмәтем өчен бәя сорарга кыенсынганым юк” (ИНТЕРВЬЮ)

Гүзәл Уразова, Рәфинә Ганиуллина, Эльвира Хамматова, Ландыш Нигъмәтҗанова кебек популяр җырчыларны кайбер вакыт бертуктаусыз тыңлап йөрибез. “Менә бит ничек булдыра, күңелләргә үтеп керерлек итеп җырлый” дигән уйлар еш килә андый вакытта. Ә бит җырның һәм җырчының уңышка ирешүе артында бер төркем иҗат кешеләре тора.

Дөрес, җыр авторларын беләбез, ишетәбез, ләкин барыбер аларга тиешле игътибар бирелми кебек. Нәкъ алар шул эстрада казанында кайнасалар да. Югарыда санап үткән җырчыларның танылган җырларын иҗат иткән Венера Мәхмүтова да никтер күләгәдә кала сыман. Көчле, төгәл, эчтәлекле шигырьләр иҗат итүче ханым үзе дә шундый ук сыйфатларга ия.
— Ни өчен җыр авторлары иҗат җимешләрен “сатам” дип әйтмиләр? Күп очракта  шагыйрьләр “бүләк иттем” дигән сүзләр белән генә чикләнәләр, ләкин бу барыбер хезмәт, кыенсыныр урын юк бит.
— Башкалар өчен җавап бирә алмыйм, шәхсән минем «бүләк итәм» дигәнем юк. Сезнең сүзләрдә зур хаклык бар, дөрестән дә бу азмы-күпме иҗат кешесенең хезмәте, ә һәрбер хезмәтнең үз бәһасе була. Бәлки, минем хакта бик күпләр тискәре фикердәдер, ләкин мин үз хезмәтем өчен бәя сорарга кыенсынганым юк.
— Сезнең шигырьләргә башка кеше авторлык куйганы бармы?
— Бу күренеш интернет челтәрендә инде төзәтеп булмаслыкка әйләнде. Ике-өч җөмләне булса да үзләштермичә калмыйлар. Бер җыр сүзләре белән зур аңлашылмаучанлык та килеп чыкканы бар. Кемнәргәдер үзе уйлап тапканчы кешенең хезмәтен куллану уңайлырак. Тотылгач кына кыен булачагын уйламыйлар.
— Җырчыларның шигырьне ошатмыйча көйсезләнгән чагы буламы? Үзгәртәсезме андый очракта?
— Тормышта төрле чак була, әлбәттә. Көйсезләнәләр дип әйтмәс идем. Җырчыларның да үзләре теләгән нәтиҗәне күрергә хаклары бар.Үзгәрткән, төзәткән чаклар булды һәм булачак та, чөнки берәү дә, шул ук чиратта мин дә, тулысынча, ягъни 100% идеаль язучы түгел.
— Соңгы арада татар эстрадасының дәрәҗәсе түбән дип сүгәләр. Үзегезне дә җаваплы тоясызмы?
— Татар эстрадасының дәрәҗәсе түбән үк димәс идем мин. Заманага, халыкка яраклашырга тырышабыз. Җырчыларның бик зур өлеше тиз ритмлы җырларга өстенлек бирә. Тамашачы үзе дә хәзер дәртле, сикереп бии торган җырларны күбрәк ярата, шундый стильдә җырлаучы башкаручылар концертларына йөри. Моңлы, аһәңле тавыш кына җәлеп итеп бетерә алмый ахрысы. Бик сирәк кеше генә җыр сүзләренең мәгънәсенә игътибар итә.
— Эстраданың кайсы ягын үзгәртер идегез?
— Хәзер татар сәнгатенә башка милләт көйләре килеп керә башлады. Төрек, шәрыкъ, һиндстан стилендәге җырлар байтак. Татар моңы, татар җыры үз бәясен югалтмасын, татар җыры дигән исемгә лаеклы моңнарыбыз үзенең югары баскычларыннан аска тәгәрәмәсен иде.
— Сез көчле рухлы хатын-кызмы?
— Үземне бөтенләй көчсезләр рәтенә кертмәс идем…
— Һәрбер җырчының да таныткан җыры була. Сезне автор буларак кайсы җыр танытты?
— Дөресен генә әйткәндә белмим дә. Җырларым танылган артистларның репертуарларында байтак. Әйтик, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов башкаруында «Тормышлар да бер үзгәрер», Рәфинә Ганиуллинаның «Үтте инде», «Чит ярларга карама», Ландыш башкаруында «Үп мине», Эльвира Хамматованың «Язмышны булмый үзгәртеп», «Ходай бәхет бирсен нибары», «Кош язмышы кагылмасын» җырлары бик популярлашты. Күп җырлар сәхнәгә яңа аяк баскан җырчылар тарафыннан башкарыла. Алар арасында инде шактый танылу алган һәм яратып кабул ителүче Лилия Хаснулованың «Мәхәббәтнең күзе», «Ак күбәләк» җырлары да бар.
— Яратып эшли торган җырчылар бардыр, ә кайсы башкаручылар белән авыр булды эшләргә? Бер-берегезне аңламаган очракта хезмәттәшлекне дәвам итәсезме?
— Төрле чаклар булды дип кенә чикләник. Һәркемнең дә кәефе булмаган, тормышта авырлыклар килгән чагы була. Яратып эшләгән җырчыларым бик күп, шуңа эшемнән ямь табып иҗат итәргә тырышам.
— Шоу-бизнес дигәндә барыбер тәгәрмәчкә таяк тыкмыйча калмаганнардыр. Сезгә начарлык эшләгәннәре булдымы?
— Аллага шөкер, тәгәрмәчем тәгәри әле. Әкренләп кенә шоу-бизнес дигән казанда кайныйбыз.
— Кайсы шагыйрьләрнең иҗаты күңелгә якын?
— Фәнис абый Яруллин, Шәмсия апа Җиһангирова иҗатын бик яратам. Безгә алар дәрәҗәсенә күтәрелү өчен бик күп көч кирәк булыр. Олпат шагыйрьләр илһамландырып торырга тиештер дип саныйм.


Фотолар шәхси архивтан алынды.

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 19.10.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы