поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.10.2016 Җәмгыять

Кришна диненә күчкән Лилия Газизуллина: «Сыерлар өчен хоспис ачарга ниятлибез» (ФОТОрепортаж)

Казанның Юдино бистәсендә сыерлар өчен приют эшли башлады. Без килгәндә, иртәнге савым вакыты иде. Лилия Газизуллина берүзе иртә-кич ун сыерны кул белән сава. Приютны оештыручыларның да берсе ул. Лилия берничә ел элек кришна динен кабул иткән. Ә бу диндә сыерлар изге җан санала. Аларны хәтта әни кешеләргә тиңлиләр. Шуңа да сыерны «Гау Мата», ягъни «Әни-сыер» дип атыйлар.

Һиндуизм мифларына караганда, вафат булган индус­ка, күккә күтәрелер өчен, елга аша үтәргә туры килгән. Имештер, бу фәкать сыер койрыгына ябышып кына мөмкин булган. Шуның өстенә ул кешеләргә сөт бирә, аларны тукландырып торучы санала.
 
– Сыерларны саклау белән без 2013 елдан бирле шөгыльләнәбез. Әлмәттә яшәүче фикердәшләребез өч сыерларын тотарга мөмкинлекләре булмавын хәбәр итеп, аларны кая да булса урнаштыру җаен эзләвебезне үтенде. Беребез дә анда барып яши алмый, барыбыз да шәһәр кешеләре. Озак кына уйлашканнан соң, аларны Юдинога алып кайттык. Монда яшәүче фикердәшебезнең шәхси йорты һәм җире бар. Шунда сыерлар өчен сарай төзедек. Тимер юлына терәлеп үк торганга, бистә халкына артык комачаулык итмибез. Әлмәтлеләрнең кул арты җиңел булды, өч ел дигәндә, сыерларның саны 24кә җитте. Сыерны суярга куллары күтәрелмәгән кешеләр дә, карт булганлыктан аларны сата алмаучылар да мөрәҗәгать итә. Башкортстаннан – сигез, Удмуртиядән – өч, Мари Элдан – ике, Чувашиядән шулай ике сыер алып кайттык. Безнең турында бик күп төбәкләр ишетеп белә булып чык­ты, – дип сөйләде безгә Лилия.
 
Кайберәүләр сыерларны бушка бирә, сатып бирүчеләре дә бар.  Аларны алырга акчаны интернет ярдәмендә краудфандинг аша эз­лиләр. Хәйриячеләр дә булышып тора икән.
 
– Бер үгезне сатып алу 70 000 сумга, сыерлар кырыгар мең сумга төште. Бәяләре артып тора, 60 000 сумга сатучылар да бар. Аларны ашатырга көненә 900 сумлык бер бәйләм печән, 500 сумлык бер капчык икмәк тотыла. Җиребез зур булса, иренмичә, печәнне үзебез чәчәр идек тә, мөмкинлегебез юк шул. Сыерларның сөте күп түгел, бөтен булганын үзебезнең храмга тапшырабыз, – ди әңгәмәдәшем.
Гошалада (Лилия приютны шулай атый) терлекләр гомерләренең соңгы көннәренә кадәр асрала.
 
– Үлгәннән соң ниш­ләтәсез?
– Дин кануннары буенча, малның үз үлеме белән үлгәнен көтәләр, аннары яндыралар. Әлегә безнең сыерыбыз исән-сау. Кадер-хөрмәт күрсәтелгәч, үзләрен яхшы хис итәләр, авырып интектермиләр.
 
– Сыерларны сорап килүче булса бирәсезме?
– Киләчәктә аларны суймау шарты белән генә бирәбез.
 
– Биредә ничә кеше эшли?
– Дүрт волонтер булыша, изге эшкә бик теләп катнашалар.
 
Лилия һәр сыерга үз кушаматы белән эндәшә. Аларның барысы да изге сүзе белән бәйле: Ямуна, Лаванга, Ганга, Виджа, Гакула, Парватти, Лакшми... Болары истә калганнары, башкаларның кушаматларын әйтер өчен телеңне сындырырга кирәк.
 
Язга биредәге малкайларны Лаешка алып китәчәкләр икән. Кришна динен тотучы берәү аларга бер зур участок табып биргән.
 
– Ниятләребез зурдан. Анда 108 урынга исәпләнгән ферма (108 – алар өчен изге сан икән. – авт.), көтүчеләр өчен йорт, авыру, карт сыерлар өчен хоспис һәм ветеринария пункты төзеячәкбез, – дип планнары белән уртаклашты Лилия.
 
Әңгәмә барышында Юдинода кришна динен тоту­чыларның шактый булуы ачыкланды. Анда аларның храмнары да бар, ул Казанда бердәнбер санала. Бәйрәмнәрдә храмга бишәр йөз кеше җыела, диделәр безгә.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 18.10.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»