поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.10.2016 Җәмгыять

Яшьләр: “Без кредитсыз тормышны белмибез”

Халык сүзенә колак салсаң, хәзерге яшьләр тормышы турында ике төрле фикер ишетелә. “Хәзер яшьләргә рәхәтрәк, ә менә без яшь чакта барлык товарга кытлык иде, хәтта бала ванналарын, колготкиларын талонга ала идек, түләп уку, чит илгә ял итәргә теләсә-кайчан чыгып китү мөмкинлеге юк иде”, – диләр берәүләр.

Ә икенчеләре: “Элек бер җирдә өзлексез эшләсәң, фатир бирәләр, бушлай укыталар, бушлай дәвалыйлар, вакытында пенсиягә чыгаралар иде, бәяләр бер дә артмый, гомумән, тотрыклылык, иртәгәсе көнгә ышаныч, кеше кадере, кеше турында кайгырту бар иде”, – дип, үз сүзләрен куәтлиләр.

Чынлыкта яшьләр ничек яши соң? Көн итүе авырмы аларга, җиңелме? Үзләреннән сорап карыйк.

– Без ирем белән “Яшь гаилә” дәүләт программасы буенча фатир алу өчен субсидиягә өч ел чират тордык, – ди Казанда яшәүче 30 яшьлек Рания. – Идел буе районы хакимиятенә соңгы тапкыр баруымда безнең чиратта 167 нче гаилә булып торуыбыз турында әйттеләр. “Монда торуның файдасы булыр микән соң?” – дип сораган идем: “Былтыр барлыгы 7 кешегә субсидия бирелде, үзегез нәтиҗә ясагыз”, – диделәр.
 
Шуннан, буласы эш түгел икән бу дип, коммерцияле ипотека алырга уйладык. Бераз җыйган запас бар иде, ирем эшеннән процентсыз ссуда алды, ике як әти-әниләр ярдәме белән барлыгы миллион сум акча җыеп, беренче капитал итеп шуны түләп, ике бүлмәле фатир алдык. Алдык дип, алай тиз булмады ул, без фатир алырга җыенган йортның өч каты гына төзелгән иде әле. Бер ел эчендә төзеп бетерделәр. Идән-түшәм, ишек-тәрәзә, стеналарыннан кала бер нәрсәсе дә булмаган ике бүлмәле фатирга ярты еллап ремонт ясадык. Хәзер ай саен 25 мең сум кредит түләп барабыз.12 ел түлисе. Без фатирны әле төзелмәгән йорттан 2 миллион 900 сумнан алсак, йорт төзелеп, файдалануга тапшырылгач та, анда безнеке кебек үк зурлыктагы фатирларны 3 миллион 600 сумнан сата башладылар. Ярый әле без моңарчы иремнең әти-әнисе янында яшәдек, азык-төлек белән әле дә ике як әти-әни булыша. Хәлебез зарланырлык түгел. Башта гына кредит түлисе бик авыр тоелган иде, хәзер инде ияләштек.
 
Саулык булсын, эшләребез бетеп китмәсен дип кенә телибез.
 
Ә ай саен фәлән сум түләп кеше фатирында яшәүче яшь гаиләләргә үз куышларын булдыру мөмкин эш түгел дип уйлыйм мин. Әле бит яшь гаиләдә бала да була. Без кызыбыз бакчага йөргән өчен аена 2770 сум түлибез, шунда аны берәр түгәрәккә йөртергә теләсәк, аена тагын уртача 600 сум түлисе. Бакча өчен түләнгән акчаның күпмедер өлешен дәүләт кире кайтара. Социаль яклау бүлегенә документлар җыеп илттем, гариза яздым да, хәзер 230 сумнар тирәсе акча кире кайта. Шулай ук керемгә бәйле рәвештә кайтарылучы компенсация дә бар. Аның өчен хисапсыз күп белешмә җыясы, аларны ярты ел саен кабат җыеп, яңартып торасы бар. Минем ул документларны бер тапкыр җыеп илтергә генә түземлегем җитте, аннан кул селтәдем. Ул компенсация аена 200 сумнар тирәсе кайткан иде. Шунысы бар, бала бакчага җәй көне йөрмәсә дә, акчаны барыбер түлисе, бары ашау бәясен генә чигерәләр – җәйге айларда бакча өчен 2270шәр сум түләдек. Ижевскида яшәүче апамнан белүемчә, анда балалар бакчасы өчен нибары 1500 сум түлиләр, ә җәй көне бөтенләй түләмиләр.
 
– Без дә фатирны коммерцияле ипотекага алдык, – ди шулай ук Казанда яшәүче 28 яшьлек Гөлия. – Фатир дип, тулай торактагы ике бүлмәне аерым фатир итеп ясаганнар, без шуны 1 миллион 800 мең сумга сатып алдык. Иремнең бер бүлмәсе бар иде, шуны сатып, ике яктан да әти-әниләр акча биреп, миллион сум җыйдык. 800 меңне банктан алдык, процентлары белән бермә-бер диярлек – 700 мең сумга арттырып түләячәкбез. Хәзер ай саен 11 мең сум түләп барабыз. Бүтән түләүләрне дә (квартплата, интернет, телевидение, газ) кушкач, 20 меңнәр түләүгә генә китә. Кыш көннәре квартплата 5000 меңнәр чыга. Бурыч булгач, мин кызыбызга ике яшь тулуга эшкә чыктым. Ярый әле ике як әти-әниләр бар, баланы чиратлашып алар карап тордылар. Бала тугач та, балалар бакчасына урын өчен язылып куйган идек, кызыбызга өч яшь ярым дигәндә генә урын булды. Әниләр ярдәм итә алмаса, мин эшкә чыга алмас идем. Хәзер баланы бакчага урнаштыру артыннан йөрим. Бу бик мәшәкатьле, четерекле, нервыны боза торган эш икән. Балалар поликлиникасында бакча өчен кирәкле барлык белгечләргә күренеп, тикшеренеп чыктык, инде эш мантуга терәлде. Башта аны ясау өчен вакцина юк диделәр. Түләүле клиникага барып, 750 сумга мантуга язылып кайткан идем, педиатр: “Сезнең райондагы бакчаларга мантусыз да алалар”, – дигәч, поликлиника мөдиренә барлык кәгазьләрне җыеп керттем.
 
Ә ул: “Мантуыгыз юк, кул куймыйм”, – диде. Поликлиникага вакцина кайткач, мантуга чиратка язылдым. “Эт – эткә, эт – койрыкка” дигәндәй, бер-берсенә аткарып тик йөртәләр, ә мин гел эштән сорап калырга мәҗбүрмен...
 
– Без авылда, иремнең әти-әнисе белән алар йортында яшибез, өебез иркен, эшебез бар, җаныбыз тыныч, – ди Буа районыннан Лилия Зәйнуллина (исемен үзгәртүне сорады). – Шәһәрдә яшисе килә дип, бурычка фатир алган туганнарыбыз бар. Иремнең туганнан туган сеңлесе кияүгә чыккач, ире белән Казанда бер бүлмәле фатир алган иде, ай саен 28 мең сум ипотека түлиләр. Яшь әни бала белән өйдә утыра. Бер айда кредитны түли алмаганнар. Ә бурыч шундый нәрсә, вакытында каплап бармасаң, батасың. Шуннан: “Нишләп синең әти-әниең булышмый?” – дип тавыш чыккан. Хәзер аерылышуга барып җиттеләр. Юклык талаштыра бит ул...
 
– Без өйләнешкәч тә тулай торактагы бер бүлмәне сатып алдык, – диде исемен әйтергә теләмәгән яшь журналист. – Игезәк кызларыбыз тугач, шул бүлмәне сатып, акчасына ана капиталын, җыелган акчаларны кушып, банктан 500 мең сум ссуда алып, коммерцияле ипотекага ике бүлмәле “хрущевка” сатып алдык. Хәзер ай саен 8 мең сум кредит, кызларыбыз логопед группасына йөргәнгә бакча өчен ай саен 8 мең сум (һәрберсенә 4әр мең) түлибез. Бер кызыбыз биюгә йөрисем килә дип бик аптыраткач, икесен дә биюгә бирдек. Айга берсенә 2 мең сум түлисе дигәннәр иде, “уптым” икәү йөргәч, бер мең ташлама ясадылар, бию өчен ай саен 3000 сум түлибез. Димәк, балаларга гына аена 11 мең сум акча китә. 2012 елдан бирле социаль ипотека фатирына чиратта торабыз. Аның өчен ай саен 5 мең сум түләп барабыз. Квартплатасы-газы-интернеты-ние белән түләүләр 28 мең сумга җыела. Кешечә яшәргә акча калсын өчен безнең айлык керем, ким дигәндә, 60-70 мең сум булырга тиеш. Хезмәт хакын алуга, аның кая тотыласын инде белеп торабыз: һәр айның 10ысына кадәр бакчага түлисе, 15енә кадәр – соципотека кредитын, 20сенә кадәр фатир кредитын, ай беткәнче квартплатага, газга түлисе. Шул режимга ияләштек, кредитсыз тормышның нинди икәнен без бөтенләй белмибез. Дөбер-шатыр эшлибез. Ирем электрик. Төп эшеннән тыш та өстәмә эшләр табып тора. “Ничек итеп эчеп ятарга була яки аена 10 мең сумга ризалашып, ничек эшләп йөреп була?” – дип аптырый. Мин дә өстәмә табыш юллары эзлим, туйлар алып баргалыйм, менә әле ике атна рәттән туй алып барган акчага кызларыбызга карават сатып алып куйдык. Пенсия яшендәге бер хезмәттәшебез: “Мин сезне кызганам. Сез яшьләрнең тормышы кызык түгел, сездә яшәү шатлыгы юк, сөйләшергә дә вакытыгыз юк”, – ди. “Без акча алгач, шуңа киенә идек, ял итә идек, хезмәттәшләребез белән иркенләп чәйләр эчеп, сөйләшеп утыра идек”, – дип үткәннәрен искә ала. Әни дә аңламый безне: “Сез дөньяны артык куасыз”, – дип битәрли. “Без коммунизмда яшәгәнбез икән, хәзер генә аңладым. Акча ала идек тә, “кара көн”гә дип, 70 сумны кассага салып куя идек”, – ди. Әйе, элек шулай булган, бер җирдә эшләгән акча яшәргә җиткән, дәүләт фатирны бушлай биргән. Ә хәзер бит андый нәрсә юк. Безгә беркем берни бирми, без үзебез тырышырга тиеш. Аеруча безгә – авылдан килүчеләргә көне-төне эшләргә туры килә.
 
Безгә социаль ипотека фатирын киләсе елда була диделәр. Әмма бу бик икеле, чөнки инде былтыр ук алырга тиешле кешеләр дә соципотека фатирларын алмаганнар әле.
 
Өйләнешкәнебезгә алты ел була, Аллага шөкер, талашырга, көнләшергә, юк-барны күрергә вакытыбыз юк. Кредит – безнең өчен адреналин, допинг кебек ул: ашкындыра, эшкә өнди. Ярый әле кредит алып була, дип сөенәбез. Аннан тулай торакта яшәү миңа чын тормыш мәктәбе булды. Кая нинди товар арзан, кая акция бара – тулай торакта яшәүчеләр бик яхшы белә. Анда һәр тиенне исәпләп яшиләр. Мин дә акча экономияләргә өйрәндем. Ләкин гомер буе тиеннәр санап тулай торак тормышына риза булып яшәүчеләрне без аңламыйбыз. Ярый әле андый мескен тормыштан котыла алдык дип сөенәбез.
 
Хәзер коммерцияле кредит алуы бик җиңел. Аны артык мәшәкатьсез генә, күп итеп бирәләр. Миңа да банк ике миллион кредит бирергә риза иде. Ләкин матур тормышка кызыгып, бурычка батарга ярамый. Үз хәлеңне чамаларга кирәк. Ике балалы туганнарыбыз банктан ике миллион кредит алдылар. Яңа йорттан коммерцияле ипотекага ике бүлмәле фатир алдылар. Хәзер ай саен 26 мең сум түлиләр. Шулай ук кредитка кер юу машинасы, суыткыч, телевизор алып, аларына ай саен 12 мең түләп баралар. Бер балалары бакчага йөргән өчен 3 мең сум түлиләр. Шулай итеп, квартплаталар белән бергә, ай саен 45 мең тирәсе түләүләргә генә китә. Яшь әни бала белән өйдә утыра. Әти кеше бәрелә-сугыла эшли. Ходай саулык бирсен үзенә. Акчага нык тилмерәләр. Ай тиз үтә, әле генә түләгән кебек буласың, күз ачып йомганчы, кредит каплар вакыт тагын килеп җитә. Гомумән, бурыч түләүчеләрнең барысын да Алла саулыктан һәм эштән аермасын.
 
Яшьләрне Назилә САФИУЛЛИНА тыңлады.
 
P.S. Хөрмәтле укучылар, сезнеңчә, хәзер яшьләр дөрес яшиләрме? Бүген бурычка кермичә фатир алып буламы? Бөтен яшьләр дә кредит түләп яшиме, бүтәнчә көн күрүчеләр дә бармы? Сез белгән яшь гаиләләр ничек дөнья көтәләр? Языгыз әле, яшьләребез тормышы белән тагын да якыннан танышыйк. 

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 18.10.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»