поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.10.2016 Мәдәният

Кырым сәхнәсендә - “Ярмәк вагы”

Россия күләмендә оештырыла торган “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале быел Кырым Республикасының Бахчасарай районында узды. Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбле дә бу чарадан читтә кала алмады. Быелгы фестиваль диңгез ярында үтүе белән генә түгел, программасы белән дә аерылып торды. Элек коллективлар үз йолаларын, җырларын, уеннарын күрсәтеп, көч сынашкан булса, быел аның бәйге өлеше булмады. Фестиваль туганнар җыены, зур бәйрәм рәвешендә узды.

Кырымлылар безне бик җылы кабул иттеләр. Килеп җитүгә үк Бахчасарай шәһәренең “Бригантина” балалар лагерында урнаштырдылар, фестивальнең программасы белән таныштырдылар.

“Түгәрәк уен” фестивалендә беренче катнашуыбыз гына түгел, шуңа да башка төбәкләрдән килгән коллективларның күбесе белән таныш без. Алар белән якын туганнардай күрештек, фестивальга нинди яңа номерлар алып килүләре белән кызыксындык.

Ә менә кабул итүче як – кырым татарлары “Түгәрәк уен”да икенче тапкыр гына катнашалар, алар безне нәрсә белән гаҗәпләндерер икән дип, барыбыз да хуҗаларның чыгышларын көттек. Кырымда яшәүче милләттәшләребез, чынлап та, сынатмады. Фестивальнең  тантаналы ачылышында алар бик матур  “Туй йоласы” күренешен тәкъдим иттеләр. Без аны бик кызыксынып карадык, үзебезнең йолалар белән чагыштырдык. Идел буе татарларында элек кызны кияүгә биргәндә әти-әнисе аның ризалыгын сорап тормаган, балаларын хәллерәк кешегә тормышка биреп, аны бәхетле итәргә тырышкан. Ә менә Кырым татарларында кыз үз язмышын үзе хәл иткән. Кәләшнең кулларына хна белән матур  бизәкләр төшерү йоласы да безгә ят күренеш.

Кырым артистлары кызның туган йорты белән саубуллашу кичен аеруча матур бизәкләр белән тасвирладылар. Кәләш булачак иренең туганнарына әзерләгән “докузлама», ягъни көмеш җепләр белән үзе чиккән тугыз бүләкне иптәш кызларына күрсәтте, ә алар җырлары белән әти-әнисе яныннан китәсе килмәгән кызның кәефен күтәрергә тырыштылар. Бу искиткеч күренештән калган хисләрдән айнып та өлгермәдек, алып баручылар барыбызны да “Кичке уен”га чакырды.

Монда инде Россиянең төрле төбәкләреннән килгән үзешчән коллективлар үзләренең осталыкларын күрсәтте. Мәйдан кичке сәгать унбергә кадәр “ду” килде! Гармунчылар күңелләрне өздерердәй моңлы көйләр сузды, аларга җырчылар кушылдылар. Әле анда, әле монда: “Шома баса!” дигән тавышлар ишетелә. Бу инде биючеләрне дәртләндерүчеләр.

Икенче көнне үзешчән коллективлар төркемнәргә бүленеп, Кырымның берничә районына концерт куярга киттек. Без, “Ак каен” ансамбле, Удмуртиянең “Асылъяр” балалар фольклор коллективы һәм  Кировтан килгән “Кояш” ансамбле Плодовое авылында концерт куйдык. 
Татар артистларын кырымлылар кайнар алкышларга күмеп каршы алды. Ә соңын¬нан: “Безгә ешрак килегез”, - дип кул болгап озатып калдылар.

Ә 24 сентябрьдә Симферопольдәге Кырым Республикасының  музыкаль театрында  “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестиваленең гала-концерты үтте. Анда безнең “Ак каен” ансамбле “Кичке уен” күренешен тәкъдим итте һәм атаклы “Ярмәк вагы”н биеде.

“Түгәрәк уен” фестивале башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез, аларның мәдәнияте белән якыннан танышырга, үзебезнең як фольклорын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Наил ГАЛИМУЛЛИН, Мәдәният йорты җитәкчесе. Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.


Наил ГАЛИМУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 15.10.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»