поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.10.2009 Язмыш

ЧАРАСЫЗЛЫК

Дус хатыным Эльвираны улы белән балалар сырхауханәсенә салдылар. Аларның хәлен белергә кергән идем беркөнне. Кырык яше тулганда, олы уллары армиягә киткән көннәрдә тагын бер малай тапты Эльвира. Яшәреп, матурланып китте. Ни дисәң дә, ана булу килешә хатын-кызга.

Палата ишеген ачып керүгә, карап торышка 16-17 яшьлек кызыйның:

 

– Йокла инде, чучка! Нигә акырасың соң син!? Ах, бәреп үтерәсе нәрсә... – дип сүгенә-сүгенә баласын караватка тотып атуын күреп калдым. Аның бу кыланышына аптырап, Эльвирага карадым. Ул исә, авыр сулап, кул гына селтәде.

 

Кызый туктаусыз елаган баласына игътибар да итмичә, стенага терәлгән дә, үз уйларына баткан. Аның йөзе таныш кебек тоелды миңа. Чыннан да, берничә ел элек, мин оештырган түгәрәккә бәйләм бәйләргә йөргән иде ул. Кыюсыз, үз-үзен яклый белми торган, җебек кенә бер бала иде. Менә үзе әни дә булган... Ул да мине танып алды. Оялгандай, кызарып китте. Үкереп елаган баласына карап алды да, баш иеп исәнләште. Катя атлы иде бугай, хәтерем ялгышмаса...

 

Эльвира белән улына тизрәк сәламәтләнүләрен теләп китәргә җыендым. Чыгып баруымны күреп, Катя миңа эндәште:

 

– Апа, безне бүген чыгаралар. Авыр булмаса, әйберләремне аскы катка төшерергә булышыгыз әле. Көзге кояшлы көн. Катяның коляскасын этеп аллея буйлап атлыйбыз. Аяк астына сарылы-көрәнле яфраклар коела. Ике яклап куелган эскәмияләрдә яшь балалы аналар шактый күренә.

 

– Көне бигрәк матур. Бу да тыныч йоклый урамда. Ашыкмасагыз утырып торыйк. Минем өйгә бик кайтасым килеп тормый, – дип, Катя буш эскәмия янында туктап калды. Һава торышы әңгәмә корып утырыр өчен менә дигән. Риза булдым.

 

– Кызың бик матур. Тик үзең кебек ак йөзле түгел, күзләре дә кап-кара. Әтисенә ошагандыр, әйеме? Катяның йөзенә шомлану чыкты. Күзләре усалланды.

 

– Миңа димәгәе, хет җенгә охшасын. Чирләп сырхауханәгә салгач та терелү теләмәдем мин аңа. Бала тудыру йортында ук калдыра идем, әни алып чыкты. Акчасы кирәк аңа. Һаман шул кабәхәт ирен кайгырта. Аның бизнесы өчен акча кирәк, имеш. Ә миңа менә бу имгәк белән җәфаланасы хәзер. Ни мәктәпне бетерә алмадым, ни һөнәрем юк. Беркемгә кирәгем дә юк, – дип, әрнеп сөйләп китте кыз. Битеннән керфек буявы белән кушылып юл-юл кара күз яшьләре сузылды.

 

– Йә-йә, Катя, елама! Бәлки мин дөрес тә әйтмимдер, ләкин, ирсез бала таптым дип елап утыра торган заман түгел бит инде хәзер. Унбиш яшьтә иртәрәк тә инде. Тик, туган бит инде ул. Әтисе дә өйләнерлек яшьтә түгелдер. Егетеңне әйтәм. Шулай булгач, әниең ярдәменә генә таянырга кирәк. Баланы алып чыкты дип әниеңне сүкмә син. Соңыннан үкенмәсен дигәндер, акча түгелдер сәбәбе. Балаңа да алай каты булма. Аның гаебе юк бит. Тудыргач үстерәсе инде хәзер. Кем ялгышмый соң бу дөньяда?

 

– Юк! Барыбер ташлыйм мин аны. Карасыннар үзләре. Теләп алган бала мени ул? Минем бит 15 яшькә җитеп кичен урамга чыкканым да булмады. Нинди егетем булсын ди минем? Әнинең нинди кырыс икәнен беләсез бит. Гел үз ихтыярына буйсындырды. Иптәшләрем дә юк бит минем. Килгәннәрен куа, мине алар янына чыгармый иде. 6 яшьтән җенем сөймәгән, хәтта тавышын да яратмаган скрипкага өйрәнергә бирде. Уйныйсым килми скрипкада, рәсем ясыйсым килә, дидем. “Әниең үзе белә”, – булды җавабы. Классташ кызлар турында да: “Аларга карыйсы юк, уйларында егетләр дә, хихи-михи гына”, – дип кырт кисте. Ә үзе! Әти үлгәннән соң бер ел да үтмәде, кияүгә чыкты. Күралмыйм ул бәндәне, дөмеккере! Ул безнең өйгә килгәч, мәхшәргә әйләнде минем тормыш. Әни дә, ул да алыпсатарлар. Әни сата, тегесе товар ташый. Коля миңа беренче күрүдә үк ошамады. Ә әни, “җаным да, бәгърем” дип, бөтен сүзен раслап, аңа мөкиббән китеп тора... Соңрак мин мәктәптән кайтканда Коля еш кына өйдә туры килә башлады. Бүлмәмә кереп әле кочаклый, әле берәр җиремнән тоткалый. Мин моны әлбәттә шундук әнигә сөйләдем. Әни аңлар, гел дөрес юлга гына өйрәткәч, үз өемдә чит ирдән мыскыл иттермәс, куып чыгарыр тегене дип уйладым...

 

Ә ул мин сөйләгәннәргә ышанмады. “Нәрсә уйлап чыгарасың син!? Ни җитми сиңа? Анаңның бәхетле булуы эчеңә тияме әллә? Бәйләндең шул Коляга. Үлгән атаң артыннан китеп булмый бит. Яшәргә кирәк. Базарда ир-атсыз булмый. Ул бит үлеп тора безнең өчен. Уйдырмаларың көнләшкәнгә күрә генә синең. Җенемне чыгарма, бар, укуыңны укы”, – дип бүлмәмә куып кертте.

 

14 яшь иде миңа. Иң якын кешем дә якламагач, ни эшли ала идем соң? Туганнар да, дусларым да юк. Чит кешегә сөйләп булмый. Ә теге, кабахәт, бәйләнүен дәвам итте. Әнинең барыбер ышанмасын белеп, җәзасызлыгыннан файдаланып, мине теләсә ничек мәсхәрәләде. Үземнең тәнемнән чиркана, үземне гаепле сизә башладым. Билгеләрем түбән тәгәрәде. Өйгә кайткач үземне шул хәшәрәтнең тагын бимазалаячагын белә торып, нинди уку кайгысы булсын инде? Ә әнинең минем кичерешләрдә эше булмады. Иртәдән кичкә кадәр базарында ул. Җитмәсә, укуда артта калган өчен дә сүгә башлады. Бу кадәр изелүгә түзә алмыйча, Коляның үземне даими көчләвен әйттем әнигә. “Куып чыгар аны. Җәллә мине, әни!” – дип ялвардым. Ә әни бар көче белән минем битемә сугып җибәрде. “Тагын бер яла яксаң, үзеңне куып чыгарам!” – дип кычкырды. Аңа Коляның үз кызы белән хыянәт итүенә ышануга караганда, мине ялганда гаепләү кулай иде... Болай да чәйнәлеп беткән тырнакларын кимереп, ярсып, Катя сүзен дәвам итте.

 

– Менә бу да үги ата баласы. Авырга узганымны әнигә әйтергә куркып йөри торгач, абортка соңга калдым. “Бөтен кеше алдында оятка калдырдың, кайсы маңка малай ясады, әйт!” – дип, әни типкәләп кыйнады. Тик оныгының атасы үз ире булуга барыбер ышанмады. Шул хәсис ире каршында мине әллә нинди әшәке сүзләр әйтеп сүгә. Тегесе әнине җөпләп, гаепсез кыланып йөрүен белә. Я, шулар белән ничек яшим инде мин?! Бу балага ничек елмаеп карыйм ди? Аңа караган саен җанымның ничек тапталганы, тәнемнең никадәр пычранганы исемә төшә бит... Күпме гомер үги атасының җәберенә түзгән кызны жәлләүдән, шул хәшәрәтнең гамәленә чирканудан тәннәрем чымырдады. Никадәр чарасызлык иде бу баланың күзләрендә. Акыл сатып, анаңны хөрмәт ит, балаңа каты булма дип тордым бит, ичмасам. Кем белгән бу баланың күңелендә күпме ачу, рәнҗү, ачыну булганын. Бу балага низагълы мохиттан тулы изоляция һәм психолог ярдәме кирәк бит. Ашыгыч кирәк! Тик күпме аңлатырга тырышсам да, Катяга үз фаҗигасен яклау органнарына сөйләргә теләмәде.

 

– Юк, апа, шәһәр кечкенә. Бөтен кеше беләчәк. Ә миңа монда яшисе. Әнидән дә куркам. Ирен утырткан өчен ул миңа көн күрсәтмәс. Уйнаштан бала табу була торган хәл. Ә дөреслекне белүләрен, бармак белән төртүләрен теләмим. Сезгә дә ник ачылганмындыр, аңламыйм. Кешегә әйтә күрмәгез, яме, апа, кирәкми! – дип, үзе сөйләгәннәргә үкенде дә кебек.

 

Тагын ни әйтә ала идем соң бу балага? Милициягә барырга мәҗбүр итеп булмый бит. Чылтырат, тартынма дип, үземнең һәм таныш психологның телефон номерларын язып бирдем. Тик үз өендә, иң якын булырга тиешле кешеләр тарафыннан тапталган, хәтта, үз анасына ышанычын югалткан кыз, чит кешеләрдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә тәвәкәлләрме – билгесез...


Чулпан НАСЫЙРОВА
Татарстан яшьләре
№ 48 | 22.10.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»