поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.10.2016 Матбугат

Татар журналистларының остазы Илдар Низамовның яңа китабы тәкъдим ителде

Кичә Татарстан Язучылар берлегендә публицист, язучы, журналист һәм галим Илдар Низамовның «Бөртектән – көшел» исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Илдар Низамовның күптән түгел генә басылып чыккан китабы парча һәм хатирәләрдән гыйбарәт.

Татар матбугатында сирәк очрый торган әлеге жанрларга автор үзе болай аңлатма бирә: “Парча ул – кыска, ләкин мәгънәсе белән бик тирән публицистик әсәр. Халык язучылыкны күбрәк проза, шигърият, драматургия дип белә, китап эзләгәндә дә шуңа таяна. Парча жанры аерым өйрәнелмәсә дә, халык аңында мөстәкыйль жанр булып формалашмаса да, ул тормышта бар. Аның традицияләре Гази Кашшафтан, Фатыйх Кәримиләрдән, Тукайдан килә. Минем инде унлап парча китабым чыкты.
 
Хәтирәләр дигәнен эссе дип тә атыйлар, монысы инде шәхси фикерләр. Хәзер мәктәптә теләсә нинди язмага эссе диләр, бу дөрес түгел. Аның документаль нигезе булырга тиеш, ягъни эссе язар өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк. Бу язмалар белән халык кызыксына, укый, аларны өйрәнү генә җитми,” – ди ул.
 
 
Илдар Низамовның яңа китабы Мәскәүдә узган халыкара ярминкәдә дә булырга өлгергән. “Нәшрияттан китап сатылды дигән күңелле хәбәр килде. Һәрхәлдә парчаны, эсселарны укучыларыбыз бар,” – дип сөенүен белдерде автор.
 
Илдар Низамовка 3 сентбярьдә 80 яшь тулды. Ул бу китабы белән чикләнергә уйламый. “Һәр кеше өмет белән, максат белән яши. Конкрет максат куйганда эшне башкарып була. Әмма бу яшькә дә бәйле, шуңа күрә зур максатлар куеп эшләмим, – ди ул. – Әмма әле китаплар чыгарырга кирәк дип саныйм. Минем әле нәшриятка тапшырылган “Тел - бизәк дөньясы” дигән ике томлы хезмәтем бар. Бу китап татар матбугатында басылган мәкаль-әйтемнәр, фразеологизмнардан гыйбарәт. Һәрвакыт эшләргә, өйрәнергә кирәк. Кеше тәне күзәнәкләрдән торган кебек, аның тормышы да, эшчәнлеге дә күзәнәкләрдән тора. Шул каршылык яшәтә кешене,” – ди Илдар абый Низамов.
 
 
Илдар Мәлик улы Низамов 1936 нчы елда туа. Казан елга техникумында укый, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Татар басма матбугатында озак еллар эшли. 1987 елдан Илдар Низамов Казан дәүләт университетында (Казан (Идел буе) федераль университеты) укыта. Басма матбугатта һәм әдәбиятта татар теле кулланылышы буенча фәнни хезмәтләр, әдәби һәм публицистик әсәрләр яза. Филология фәннәре докторы, профессор.  Татарстан Республикасы Журналистлар (1960 елдан) һәм Язучылар (1979 елдан) берлекләре әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987).

Мәрьям НАСЫЙРОВА
Татар-информ
№ --- | 11.10.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»