06.10.2016 Мәдәният
Италиядә кемнең җырын җырлыйлар? (ИНТЕРВЬЮ)
Филүс Шәнгәрәев Башкортстан якларыннан, ә җырлары исә Италиягә кадәр барып җиткән. Интернет танылуга мөмкинлекләр ача гына. Алай да ул туган нигезеннән беркая да китәргә җыенмый. Юкка гына “безнең яклар бик матур, сокланырлык, читтән килгән кунаклар гашыйк булып кайтып китәләр” дип мактанып әйтми. Туган ягына Филүс Шәнгәрәев бер генә җыр багышламаган, ләкин күңелендәге ярату хисләрен иҗатында күбрәк чагылдыра. Кызыксынулар “Тик сиңа” җырына барып тоташа. Тыңлаучыларның хуплавын алган җыр ничек туган икән соң?
— Һәр җырның үз тарихы бар диләр, “Тик сиңа” җырын иҗат итәргә нәрсә этәргеч бирде?
— Ул җырның тарихы бик кызык. Ике-өч ай элек, йокларга ятканда колак төбендә бер көй яңгыраган кебек булды. Мин башында аңламый тордым, нинди көй бу дип. Кайдадыр ишеткәнем дә бар шикелле иде. Бәлки, яңа җырдыр дигән фикер дә керде . Көе истә чакта тиз генә диктофонга яздыртып куйдым. Җыр булсын өчен сүзләр дә кирәк бит дип, үзалдыма көйләп йөри торгач, бер куплеты да барлыкка килде. Беренче тапкыр әлеге җырны тормыш иптәшемә ишеттердем. Махсус, “бу җырны беләсеңме?” дип тә сораган булдым. Хатыным да, дусларым да тәүге кабат ишетүләрен искәрткәч, җырны яздырырга карар кылдым.
— Җырны тыңлаучылар ошатты дип кенә әйтү кимрәк булыр.
— Җырны мактап бик күп язалар, чыннан да, тыңлаучыларга хуш килде. Алай гына да түгел, җыр Италиягә үк китте. Үзебезнең якташ башкаручы репертуарына сорап алды. Ул исә бүгенге көндә Венециядә яши. Җырымның еракка танылуына мин эчкерсез шатланам.
— Кайчаннан иҗат белән шөгыльләнә башладың?
— Мәктәп елларыннан җырлыйм, бәйрәмнәрдә чыгыш ясый идем. Мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында йөреп кайттым, ә армиядән соң Себер якларына – Ноябрьск шәһәренә юнәлдем. Анда сәнгать сөючеләр белән бергә “Яшьлек” ансамбле концертларында чыгыш ясый башладым. Күрше шәһәрләргә дә тамашалар куярга йөрдек.
— Тамашачылар еш мактыймы?
— Мактау сүзләре еш ишетелә. Иҗатым белән интернет аша танышып барганнар үз теләкләрен, фикерләрен гел җиткереп тора.
— Беренче җырны башкарырга ничек тәвәкәлләдең?
— 2006 нчы елда Себердән Уфага кайттык. Күченгәннән бирле сәхнәдә еш күренгәнем булмады. Матур, мәгънәле җыр башкарырга күптән хыялланып йөрдем. Кызыксынуым авторлар белән элемтәгә чыгарга этәргеч бирде. Гөлнара Рәшитова иҗат иткән “Максатыңа иреш” дигән беренче җырымны яздырттым. Күрәсең, мин ул җырның кәефен тамашачыга аңлатып җиткерә алмаганмын, кызганыч, җыр үз тыңлаучысын тапмады. 2015 елның декабрь аенда интернет челтәре аша Оксана Ильюп белән таныштым. Оксана белән иҗат турында сөйләшә башладык та, ул бер яхшы җыр тәкъдим итте. Ул җыр “Мин сине сөйгәнмен күптәннән” дип атала иде. Бер тыңлауда ук ошаттым. Яздыруга ук интернет челтәрендәге сәхифәмә элеп куйдым. Җыр үз тыңлаучыларын тапты, бик күп мактау сүзләре яздылар. Шуннан соң мин җырлауның тәмен, ләззәтен тоя башладым. Шагыйрьләр һәм композиторлар игътибар итә, Татарстаннан да күп җырлар килә.
— Яраткан авторларың бармы?
— Миңа җырларны Галия Сафиуллина, Айгөл Вәлиуллина, Фәнәвис Дәүләтбаев, Наил Сөләйманов һәм Хәмид Мәткәримов иҗат итә. Аларга бик зур рәхмәтлемен, бик матур җырлар язып бирделәр. Минем белән эшли торган барлык авторлар да мактау сүзләренә лаек. Җырларны темага карап, бәйрәмнәргә туры китереп сайламыйм. Әгәр бер тыңлауда күңелгә хуш килсә – алам. Тагын шуны ассызыклыйсым килә, җырның көе минем өчен беренче урында.
— Мәхәббәт турындагы җырларны кемгә багышлап җырлыйсың?
— Җырларымны мин бары тормыш иптәшемә багышлап язам һәм башкарам. Яратканыма булган барлык хисләр җырның сүзләрендә әйтелә.
— “Максатыңа иреш” дип җырлыйсың, ә үзең тормышта яулаган үрләреңнең кайсысы белән горурланасың?
— Минем горурланырлык гаиләм бар: яраткан хатыным һәм өч кызым. Алар белән бергә булуым минем өчен иң зур бәхет.

.jpg)
.jpg)
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 06.10.2016