поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.10.2009 Мәдәният

БИБИДӘН – БИБИНУРГАЧА

Менә ул Фирдәвес ханым: җил белән узышып йөри торган җиңел гәүдәле, хәрәкәтләре ыспай, сыгылмалы; артистларга гына хас нәзәкатьлелек – сүз сөрешендә, күз карашында һәм... без белгән сәхнә гомере агышында...

Без кояшлы июнь көнендә аның белән гәпләшеп Кабан күле буенда йөрибез. Ул шушы көнгә хас яктылыкта – киң читле ак эшләпә кигән, костюмы да актан. Каршыбызда – причалга туктаган мәһабәт кораб шикелле театр бинасы. Кыйгач түбәсеннән фирүзә дулкыннар йөгерешә.

 

– Лаеш шулпасы эчкән кыз булам мин... – шулай дип, Фирдәвес ханым  тыенкы гына көлеп куйды. Тумышы белән Лаеш ягыннан икәнен искәртүгә генә корылган ваемсыз көлү түгел иде бу. Күңел төбендә, бик тирәндә сулкылдаган әрнү-сагышлар шул мизгелдә күзләрендә яшерен сирпелеп кенә алды сыман.

 

– Туган авылымның ике атамасы бар. Урыслар Курманаково диләр. Ә татарлар өчен – Яушыйк. Борынгы авыл. Иван Грозный гаскәре Ханкирмәнгә яу чапканда иңкүлектә, томан эчендә Яушыйк яудан ышыкланып калган. Матур исем бит, әйеме?!

 

Туган авылын Фирдәвес ханым эчке бер горурлык белән искә ала. Гомеренең чишмә башы шунда тибә. Авыл тугайларында кинәнеп уйныйсы, инешендә колач салып йөзәсе, урман аланнарында җыясы җиләкләре – барысы да бик иртә өзелеп, балачак илендә калган, югыйсә.

 

 *** 

 

Асрау кыз Биби ролен кемнәр генә  хәтерләми икән? Әгәр шушы эпизодик рольне Фирдәвес ханым Әхтәмова уйнамаган булса... Г.Камалның "Беренче театры" шундый яңгыраш алыр идеме? Бер мизгеллек арада артистканың күз карашы, йөз рәвеше, кул-бармаклары, гәүдә торышы – бөтен вөҗүде уйный. Шушы нәни генә рольне үз итеп, яратып ул рәхәт чигә һәм тамашачыны да эчкерсез яраттырып, хәтергә сеңеп кала. Гаҗәеп бит: бүтән җете образлар онытылган, Биби исә һаман да күз алдында, хәтерне җылытып тора.

 

Заманында Михаил Ульянов берничә серияле фильмда Жуков ролен башкарган иде. Шуннан соң аны маршал дәрәҗәсендә күрә башладылар. Сәлдерәгән Ил җитәкчеләре бер-бер артлы үлә башлагач, матәм комиссияләренә аны кертәләр иде. Югыйсә бит Ульяновка караганда ун башка остарак уйнаучы артистлар да бар иде, алар, тискәре герой буларак, күләгәдәрәк калдылар. 

 

– Иҗади бәхет күп кешегә бирелми, – ди Фирдәвес ханым. Аның тел төбеннән күпне тоярга була. Әйе, театрда рольне талантыңа карап сайлап ала алмыйсың, рольне бирәләр... Язмышлар тәхетендә бердәнбер хөкемдар – баш режиссер.

 

Һәрбер ролеңне: "Бусы – соңгысы!" дигән кебек бөтен җаныңны салып уйнау осталыгына ирешсәң дә, "Мин!" дип күкрәк кага алмыйсың. Түзем генә көтә белү күндәмлеге – Фирдәвес ханымның яшәү кагыйдәсе. 

 

***

 

Ятим үскәннәр, гадәттә, үзләрен кызгандыра беләләр. Фирдәвес ханым исә табигате белән бөтенләй башка...

 

Әтисе – укытучы Каюм 1942 елда сугышта һәлак була. Әнисе 1947 елда дөнья куя. Шуннан соң сигез яшьлек кыз бала нинди михнәтләр кичергәндер, ул хакта Фирдәвес ханым ачылып сөйләргә яратмый. Искә төшердеме – күңеле тула, әмма ул елыйсы урында да, үз-үзен юатып елмая, тирәннән күтәрелгән әрнүен сүндерә белә. Узган гомеренең иң мәгънәле, иң кадерле мизгелләрен, асылташлар кебек учына алып, бүтәннәр белән бүлешергә ашыга. Тәэсирләнеп, әтисе урынына калган Камил абыйсы турында сөйли. "Камил уйный, Камил өздерә" – дип, авылдашлары аның гармунда уйнавын ерактан ук таный торган булалар.

 

Казанның 89 нчы татар мәктәбендә укыган елларына, беренче укытучысы Фатыйма Җәләлиевага чиксез рәхмәтле ул. Мәктәпкә килгән танылган язучыларны күрүләр. Яңадан-яңа әсәрләрне мавыгып укулар. Мәктәп сәхнәсендә спектакль куюлар... 1956 елда матбугатта Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесына артист булырга теләүчеләрне кабул итү хакында игълан басылган көннәрдә Фирдәвесләр классына Рәшидә ханым Җиһаншина килеп керә. Ул хакта Фирдәвес ханым, күзләрен кыса төшеп, йотлыгып сөйли:

 

– Бүгенгедәй күз алдымда: зәп-зәңгәр күзле, зәп-зәңгәр костюмлы, искиткеч күркәм Рәшидә ханым исәнләште, өстәл янына килде дә:

 

– Йә, кайсыгыз артист булырга тели? – диде. Шунда янәшәсендә торган директорыбыз: "Әнә, безнең артисткабыз бар инде!" – дип, иң арткы партада утырган ябык кына кызга төртеп күрсәтте. Ул кыз – мин идем!..

 

И-и, ул Мәскәүдә укыган еллар – күктән төшкән бәхет түгелмени! Андагы искиткеч олы күңелле укытучылар, андагы музейлар, театрлар, һәркайда керә алу  мөмкинлеге. Тупланган группабыз да искиткеч иде. Щепкинчылар турында күп яздылар инде. Нинди шәхесләр бит! Иркә Сакаева, Нәҗибә Ихсановалар, Әзһәр Шакиров, Батулла, Туфан Миңнуллиннар... Иң бәхетле елларым Мәскәүдә уку чоры булгандыр, мөгаен.

 

Фирдәвес ханымның холкы җайлы тоелгандыр, Туфан Миңнуллин язган бер хикәясен иң беренче аңа укый, аның күзләрендә сыный торган була.

 

– Тәнкыйть сүзләре әйтә идегезме Туфанга? – дип сорыйм да, Фирдәвес ханым, елмаеп:

 

– Кая инде каршы әйтү, курка идем мин аңардан, – ди. –  "Туфан, бастылармы хикәяңне?" – дип сорыйм да: "Юк!" – ди дә Туфан: "Басарлар әле, басмый кая китсеннәр!" – дип куя. Һәм чынлап та шулай булды...

 

– Икенче бәхетем – татарның иң олуг театрында эшләү елларым, – ди Фирдәвес ханым. – Мин анда Мәрьям Сульваны күреп калдым. Камская, Уразиков, Әсфәндиярова, Ильская, Шамуковлар – һәрберсе үзе бер дөнья иде. Нинди фидакарь, фанатик шәхесләр иде алар! Режиссерлардан уңдым. Празат Исәнбәт, Рәфкать Бикчәнтәев, Марсель Сәлимҗанов – һәммәсе кабатланмас үзенчәлеккә ия иде! Бирелгән рольләремнән дә канәгать калдым.

 

– И-и, ул еллар... Яңа спектакльне эшләп бетергәч, кабул итәрләрме, дип җан атып тора идек. Цензура ул чакларда бик каты иде бит. Бер елны, 1977 ел иде бугай, К.Тинчуринның "Назлы кияү"ен кабул итү бара... Кем соң әле? .. "Халык шагыйре" исемен алды... Харис, әйе, Ренат Харис, культура министры урынбасары иде ул, торды да, кисәтүчән-кинаяле тавыш белән, сәхнә түрендәге Казан күренеше төшерелгән рәсемгә ымлап:

 

– Нишләп анда мәчетләр бик күп күренә?! – диде. Бераз тынлыктан соң, безнекеләр спектакльне коткарып калу өчен: "Борынгы Казан бит ул, иске Казан",– дип исбатларга керештеләр. Марсель Сәлимҗановның мондый көнгә үз ырым-гадәте бар иде. Гел бертөрле, иске, җиң очлары сүсәргән пиджагын киеп килә иде. Бервакыт карыйм, яңа спектакль кабул итәсе көнне Марсель Хәкимович бүтән пиджак кигән. Мин пышылдап кына сәбәбен сораган идем: "Бөтенләй киярлеге калмады бит теге пиджакның", –  дип җавап бирде... Аллага шөкер, яңа кием дә уңыш китерде, спектакль шома гына үтеп китте ул көнне. 

 

*** 

 

– Күп нәрсә миңа соңлап килде... Соңлап кына кияүгә чыктым. Ирем Марат инженер-конструктор иде. Бик әйбәт яшәдек. Кавышуыбызга сигез ел дигәндә кызыбыз Айгөл туды.

 

Маратымны театрда бик яраттылар, хатын-кыз артисткалар: "Безнең иребез", – дип йөртәләр иде. Кызым үскәч, икесе бергә спектакльгә киләләр дә, ул көнне шундый каушый идем. Өйгә кайткач, Маратым:

 

– Э-һем, эһем, яхшы, – дисә, димәк, эшем барып чыккан. Кырыс, таләпчән Айгөлем:

 

– Борчылма, әни, әле төзәтергә була, – дисә, димәк, кабат эшлисе урыннары бар...

 

Әнә шулай, гөр килеп тормыш иткәндә... Миңа ялгыз яшәргә язгандыр инде... иртә китте шул ирем... Үлгәненә инде ун елдан артык...

 

Фирдәвес ханым моңсу күзләрен Кабан күле киңлекләренә төби. Йөзендә судан кайтарылган нурлар биешә. Еракта – ак җилкәнен киергән көймәләр...

 

Кызы Айгөл инглиз мәктәбен бетергән. Университетта, бик әйбәт укып халыкара юрист дипломы алган. Татар, урыс, инглиз, испан телләрен яхшы белә икән. Хәзерге көндә – Италиядә. Шундый дипломы була торып, монда эш таба алмаган... "Миңа ялгыз яшәргә язгандыр инде..."

 

Олы артистканың бәгырь авазы, кабат-кабат яңгырап, күңелне әрнетеп куя. 

 

***

 

Күпме классик язучылардан, театр белгечләреннән, гомумән, татарның зыялы катлавыннан җылы сүзләр, котлаулар ишеткән Фирдәвес ханымга карыйм да... Бөтен барлыгы, рухы-җаны белән артист булып туган бит ул һәм мәңге артист булып яшәргә тиеш, нигә китте икән ул театрдан, дигән сорауны бирмичә кала алмыйм.

 

– Мин сәхнәдән киттем, ә театрдан китмәдем, – ди Фирдәвес ханым. – Театр – минем язмышым йорты. Монда минем дусларым һәрчак чакырып торалар, килсәң ачык йөз белән каршы алалар. Бик күп нәрсәгә соңлап ирешсәм дә, сәхнәдән үз вакытында киттем дип уйлыйм. Бервакыт, репетиция барганда сизәм: яшьләр шундый тиз эләктереп алалар, ә мин салмакланганмын икән, җәһәт кенә рольгә кереп китә алмыйм. Шунда үз-үземә әйттем: "Фирдәвес, син калыша башлагансың, сиңа китәргә кирәк!" – дидем. Яшь чагымда күрә идем, өлкән артистлар олыгаю ялына бик авырлык белән китәләр иде. Шуңа күрә мин үземне моңа алдан ук әзерләдем.

 

 ***

 

 "Вакытында китә бел!" – дигән Заратустра. Яшьлектә җиңел әйтелә торган бу хәтәр мәгънәне язмышка бәйләп карасаң... Кем ачыклый ул вакытны? Ходаймы, хезмәт куйган даирәңме, үз ихтыярыңмы? Бу сорауларга мин җавап таба алмыйча гаҗизләнәм. Олыгаеп, зиһене тарала башлаган әдип "мин язам бит әле" дип, кәгазь тырнаштырырга мөмкин. Карт композитор пианино каршына утырып көй хәрабәләре чыгарырга мөмкин. Рәссам, кулы нык тотмаса да, киндергә буяу чәчрәтеп, яңа "изм" уйлап чыгардым дип, үз-үзен юатырга мөмкин. Ә артистка, әле көчендә чакта, сәхнәсез нишләргә кала?

 

Шушы сораулар белән Фирдәвес ханымны да гаҗизләп, күңел бикләрен ачарга, эчендә калган үпкә-әрнү, үкенечләрен чыгарырга уйлыйм. Әмма ул бирешми. Табигате шундый. Аздан да канәгать булып, яшәве өчен генә дә шөкерана кылган затларга гына олыгайган саен эчтән яктыра, нурлана бару бәхете бирелгән. Кояш һәръяклап кочып алган күләгәсез-якты шәхес ул – Фирдәвес Каюм кызы Әхтәмова. Бибиләр, яңа ханбикәләр килер сәхнәгә. Әмма алар бүтән Бибиләр булыр шул инде.  ***  Көне лә көне. Күл өстендә кояш уылдыклары җемелди. Театрның кыйгач түбәсеннән фирүзә дулкыннар йөгерешә. Фирдәвес ханым белән кул бирешеп хушлашабыз. Ялгызлыгын култыклап китеп барган ак түтиебез  миллионлы шәһәрнең болганчык ташкынында күмелә инде дисәм... юк икән! Аның тынгысыз җанына ял куенында онытылу хас түгел икән лә.

 

Менә без бүген Фирдәвес ханым Әхтәмованы олы экраннарда Бибинур ролендә, болгавыр тормыш уртасында чайкалучы ак җилкән – Ана ролендә күрәбез. (Фильмның исеме дә "Бибинур" дип атала. Сценарий авторы Мансур Гыйләҗев, режиссеры – Юрий Фетинг).

 

Гадәттә, сәхнә артистларының күбесе "Станиславский алымы буенча" чәүчәләк хәрәкәткә корылып, кычкырыш-буталыш уртасында кайнарга күнеккәнлектән, экранда чарасыз кала. Фирдәвес ханым башка... Аның сүзсез карап торуында да олы мәгънә бар. Ул эчке хәрәкәте, җаны белән тыныч уйный белү осталыгына ия. Чөнки ул, күп  хатын-кызларга хас булганча, көзгеләргә тынгы бирмичә, "мин дөньяга ничек күренәм" дип түгел, ә "мин дөньяны ничек күрәм" дип, үзен рухи баета барып, тумыштан  бирелгән сәләтен һәрдаим сугарып, аңа белем нектарлары өстәп яши белгән, "китап җене" кагылган чын актриса.

 

Аның күңеле һәрчак каядыр алгысынып, биеп тора. "Бу  күнеккән дөньяны ничек җылытыйм икән, бу – кырыс дөньяны ничек юатыйм икән", – дияргә аның ягымлы сүз эзләп елмайган иреннәре тормышның һәр мизгеленә рәхмәтле мәрхәмәтлелек догасы пышылдый сыман...

 

Бибидән – Бибинургача шулай...


Марсель ГАЛИЕВ
Татарстан яшьләре
№ 46 | 17.10.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»