поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
04.10.2016 Мәдәният

Салават Фәтхетдинов кемгә "Самара мишәре" дигән? (ИНТЕРВЬЮ)

Самара өлкәсенән булса да, Илгиз Хәсәншин үзен мишәрләр рәтенә кертми. Ул бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният институтында 4 нче елын белем ала. Яшь артистны күпләр Салават Фәтхетдиновның концертларыннан танып, яратып өлгерделәр инде.

— Салават Фәтхетдинов укучысы буларак аның турында нинди фикер тупладың?
— Быел “Салават” җыр театрында беренче сезонымны эшлим. Әлегә үземнең төгәл урынымны таба алдым дип әйтә алмыйм, җыр да, алып бару да ошый, шуңа һаман эзләнүдә. Салават абый ул аз сүзле кеше, ләкин аның сүзләрендә тирән мәгънә ята. Көннәр буе уйлап йөрисең аннан соң.
— Укырга кергәндә кем булу теләге бар иде?
— Балачактан Салават абый җырларын тыңлап үскән егет бит мин, шуңа күрә 11 нче сыйныфны тәмамлауга Казанга артист булу теләге белән укырга килүем бер дә очраклы түгел. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, бюджет бүлегенә укырга кергәч, мин үземне икеләтә бәхетле итеп тойдым.
— Укытучылар кайсы яктан күбрәк үстең диләр?
— Үсеш бардыр инде, чөнки чыгышлар ясыйм, җырлар языла. Студентны беркайчан да мактарга кирәкми. Салават абый да шул кагыйдә буенча эш итә. Кешене мактый башлыйсың икән, ул аннары тырышмый башлый.
— Салават Фәтхетдинов  концертларында кем буларак чыгыш ясыйсың? Театр турында нинди фикерләр туды? Ничек кабул иттеләр?
— Мин Ядъкәр абый Хәбибуллин, Таһир Гайнуллиннар белән юморист-алып баручы буларак чыгыш ясыйм һәм җырлыйм . Андый зур җирдә эшләмәгәч, тәҗрибәм аз иде, шуңа кереп китүе дә авыррак булды. Моңарчы Җәвит абый Шакировлар белән дә гастрольләрдә эшләп алдым, алар труппасында хезмәт кую миңа үзенчә зур мәктәп булды. Җәвит абый сәхнә серләренә дә, алып бару осталыкларына да өйрәтте. «Салават» җыр театры артистлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясавыма мин шатланам, аннан кала бу бик зур җаваплылык өсти.
— Тоташ 13 көн дәвамында концерт кую яшь артистка авыр түгелме?
— Данлыклы Камал театры бинасында 13 көн рәттән концерт кую җиңел булды дип әйтә алмыйм, ләкин талантлы артистлар белән эшләү күңелгә дәрт биреп торды, хәтта көннең эсселеге дә сизелмәде.
— Салават Фәтхетдинов сине үзе эшкә чакырдымы?
— Салават абыйның Самарада узган 27 нче сезон концертларында чыгыш ясадым. Якташларым алдында җырлау минем өчен имтихан кебек булды. 4 курста безгә практика үтәргә кирәк булгач, Салават абыйга шул үтенеч белән мөрәҗәгать итеп килдем, ул исә “карарбыз” дип калды да һәм хәзер мин инде 28 сезон тамашаларында чыгыш ясыйм.
— Укырга кергәндә дәрәҗәле артистлар, профессорлар алдында имтихан тоту ничек булды?
— Хәерчегә җил каршы дигәндәй, миңа имтиханда 13 сан астында чыгыш ясарга туры килде. Бик ырымнарга ышанмасам да, андый вакытта бар нәрсә каушатырга мөмкин бит. Башка абитуриентлар керә дә, ярты сәгатьтән чыгып китә, мине анда да 1,5 сәгать кабул иттеләр. Салават абый кайсы яклардан икәнне белгәч, “Самара мишәре” дип исем такты, мин исә “юк, мин чистый татарин” дип каршы килдем, хәзер шуны гел кабатлап йөри, миңа күбрәк шулай эндәшә. Нәселдә мишәрләр юк кебек һәм минем сөйләшүдә дә чагылмый, шуңа мишәрлек түгел, тырышлыктыр дип саныйм.
— Концертка сценарий язганда син катнашасыңмы?
— Теманы Салават абый үзе билгеле, аннары сценарий  языла һәм без төркем белән утырып үзебезгә яраклаштырабыз. Сценарий язылды да, төгәл барлык җырларга, чыгышларга ятты дигән сүз түгел, аны барыбер килештерәсе, үзгәртәсе.
— Йөз ягыннан да, сөйләшү ягыннан да Рифат Зарипов белән охшашлык сизелә. Сезне еш чагыштыралармы?
— Гел әйтәләр инде. Рифат белән дә, Данир Сабиров белән дә чагыштыралар. Без Рифат Зарипов белән ерак туганнар да икән әле, анысын да укырга кергәндә генә белдем. Элек алай бик чагыштырмыйлар иде, хәзер сәхнәдә күренә башлагач, охшашлыкны күрәләр. Рифат Зарипов белән чагыштыралар икән, күңелне төшермим, чөнки начар кешегә тиңләмиләр.
— Гаиләдә син генә сәнгать өлкәсенә кереп киттеңме?
— Минем абый нефть юнәлеше буенча эшли, әти-әнием укытучылар. Әтием бик оста гармунчы, данлыклы Гали гармуннарында уйнап, күп конкурслар лауреаты булган шәхес. Ике яктан да бабайлар оста гармунчылар булганнар, ә җыр, сөйләу ягыннан әниемә тартканмын. Гомумән, без нәселебез белән җыр-моң яратабыз.
— Киләчәктә аерым артист буларак чыгышларыңны күзаллыйсыңмы?
— Бөтен кешегә дә Салават абый белән эшләү бәхете тәтеми, миңа исә мондый уңыш елмайды. Әлегә минем максатым — белем һәм тәҗрибә туплау, югары уку йортын уңышлы тәмамлау, ә алдагы планнарны әлегә сер булып калдырам.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 04.10.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы