|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2009 Авыл
ӘЛЛӘ САЛА, ӘЛЛӘ КАЛА (ФОТО)Төмән якларына юл тотсагыз, Индрәй авылын күрмичә китмәгез, дигәннәр иде. Су киңлегендә җәйрәп яткан авыл ерактан ук ярымутрауны хәтерләтә. Биредәге җирле халыкның яшәве дә, тормыш рәвеше дә үзгә. Индрәйнең егетләре генә түгел, кызлары да өйләнә икән. Авыл халкы шәһәргә качып китми, киресенчә, каладан бирегә кайтып төпләнә. Үзәк урамда искиткеч фонтаннары да бар. Ике катлы мәктәпләре, әллә каян күренеп торган спорт комплекслары да балкып утыра. Бөтен җир асфальтланган, газ кертелгән. (Бу якларда бик сирәк авылларга гына мондый бәхет елмая.) Авылга керер алдыннан эленмә язу булмаса, билләһи дип әйтәм, Индрәйне шәһәр дип уйлаган булыр идек.
Яши белеп яшиләр
Индрәй гомер-гомердән данлыклы себер татарлары авылы булган. Аның тарихы 1775 елларга барып тоташа. Дөрес, биредә туфрак уңдырышсыз. Комлы һәм ташлы җирдә бернинди яшелчә дә, җиләк-җимеш тә үстереп булмый. Әмма халык биредән бер урынга да күченеп китмәгән. Балык тоткан. Аны күрше-тирә шәһәрләргә саткан. Шуның белән көн күргән. Тирә ягын биш күл уратып алган Индрәй бүген дә ата-бабаларының эшен дәвам итә.
Авыл тарихы белән кызыксынганда Галия Сагыйтуллинасыз барып чыкмады. Биредә аны "аяклы энциклопедия" дип йөртәләр. 1970 еллардан бирле авыл тарихы турында чыганаклар җыя башлаган ул. Биредә төпләнеп калган кешеләрнең җиде буын бабаларының шәҗәрәләренә тиклем төзегән. Гомер буе татар теле һәм тарих укытучысы булып эшләгән Галия апа – авыл тарихы музеен да җанландырып җибәрүче.
– Авылдагы комлы, ташлы туфракны шәһәр төзелешләре өчен алып китәләр. Менә шунда эшләүче егетләр җир астыннан чыккан табылдыкларны музейга алып килә, – ди Галия апа. – Хәтта таш гасырдагы экспонатлар да табылды. Ә чүлмәкләрнең исәбе-хисабы юк.
Авыл халкы уңдырышсыз җирдән дә үзенә шөгыль таба белә. Әйтергә кирәк, биредә халык уңганлыгы белән тирә-якта дан тоткан. Балыкчылары белән генә түгел, сәүдәгәрләре белән дә. Үзгәртеп кору җилләре дә куркытмаган аларны. 1990 елларда авыл халкының күбесе эшсез калган заманнарда да индрәйлеләр кул кушырып утырмаган – "шотландский" дип аталган йон шарфлар тукырга өйрәнгәннәр.
– Безнең авылга таҗиклар килә иде, – ди Галия апа. – Очсыздан гына мохер җепләр саттылар. Безне шарф тукырга өйрәттеләр. Индрәйнең яше-карты шуның белән шөгыльләнә башлады. Шундый керемле сәүдә булып китте ул. Хәтта Сахалинга кадәр барып җиттек.
Галия апа туку станогын музейда саклап тота икән. Аның белән бергәләп шарф тукырга өйрәнеп алдык. "Белмәссең дөнья хәлен, үзгәртеп кору җилләре тагын әйләнеп килергә мөмкин. Барысына да әзер булырга кирәк. Индрәйлеләр андый гына җилләргә каршы торырга өйрәнгән халык ", – дип шаяртып алды ул.
Авыл халкы гомер-гомергә 18 чакрым ераклыкта урнашкан Төмәнгә барып эшләгән. Бүген дә Индрәй халкының яртысы шәһәр белән авыл арасын таптый. Авылның уртасыннан олы юл үткәнгә килеп-китеп эшләү бик җайлы. Бу авылга Татарстанның Кайбыч авылыннан килен булып төпләнеп калган Гөлнур Вәлишина инде Индрәйдә дистә елдан артык яши икән. Ул Төмән шәһәрендә чыгып килүче татар телендәге "Яңарыш" газетасында эшли. "Без биредә шәһәрдәге кебек яшибез. Юл әйбәт, машиналарның бер генә дә туктап торганы юк. Шуңа күрә йөреп эшләүнең авырлыгын күрмим", – ди ул.
Элек тә шәһәрдә эшләп, авылда көн күргән Индрәй халкы. Гөлнурның каенанасы Хәдиҗамал Вәлишина да гомер буе кош фабрикасында эшләгән. Хезмәтенең әҗере булып өй каршында сиртмәле кое тора. Авыл рәисе Фәйзулла Камаловның Хәдиҗамал апага юбилей бүләге икән.
Индрәйлеләрнең тагын бер күркәм гадәте бар: биредә эшләгән кешеләрне кадерли беләләр. Юкка гына авыл халкы өченче тапкыр җитәкче итеп Фәйзулла Камаловны сайламагандыр. Чыгышы белән шушы төбәкнеке булган татар егетеннән башка индрәйлеләр берәүне дә кабул итә алмый. Авылны төбе-тамыры белән үзгәрткән Фәйзулла әфәндегә бик рәхмәтле алар.
Индрәй – гореф-гадәтләре, йолалары белән дә үзгә авыл. Әйтик, туй мәҗлесен дүрт көн бәйрәм итәләр икән монда. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кыз өендә чәй туе була. Туган-тумачалар кияү белән кәләшкә үзләренең котлыкларын (парлыларга бирелә торган бүләк) алып килә. Җомга көнне туйга әзерлек башлана. Шимбә кияү кызны алырга килә һәм кәләш артыннан мулла Коръән укып калырга тиеш. Туй мәҗлесе исә егет өендә дәвам итә.
Корбан гаетен зурлап уздыру да авыл халкының матур гадәтенә әверелеп киткән. Дөресен әйтим, себер татарларын дингә бирелеп, Ислам кануннары буенча гына яшәүче халык дип әйтеп булмый. Күпләре мәҗүсилек диненнән кайтып бетмәгән әле. Ә менә Индрәйдә, киресенчә, дини йолаларны кадерләү, мөселманча яшәү рәвеше сакланган әле. Корбан гаетенә әзерлек бер ай элек башлана икән инде. Мулланың дәфтәре дә Коръән укыйсы өйләрнең исемлеге белән шыплап тулган була. Бала-чага һәр йортка кереп: "Гаетегез котлы булсын!" – дип кәнфит җыеп йөри. Әлеге күркәм дини бәйрәмне һәр йортта уздырырга тырышалар. Бәйрәм дигәннән, биредә Сабантуй да җәй аенда түгел, ә 1 майда уздырыла. Туфрагы уңдырышсыз булган авыл кешеләренең, кайчан кыр эшләре бетәр икән әле, дип зарыгып көтәсе юк. Шуңа алар Сабантуйны балык сезоны төгәлләнгәч бәйрәм итәргә күнеккән.
Балыкчы полковник
Авылның төп шөгыле балыкчылык дигән идек бит. Хәтта колхозлашу чорларында да авыл "Кызыл балыкчы" исемен йөрткән. Индрәйдә ата-баба һөнәренә тугрылыклы калган балыкчылар бүген дә яши. Дөрес, 90 елларда әлеге шөгыль берникадәр тукталып тора. Әмма соңгы елларда балыкчылык аеруча җәелеп киткән. Төмән төбәгендә төп балык үзәге булып нәкъ менә Индрәй авылы санала. Элеккеге подполковник Хәмзә Камалов "Анкар" кооператив берләшмәсе төзеп, авылның биш күленнән балык тотып ята. Кайчандыр кармак салу бер хоббие саналса, бүген инде төп шөгыленә әверелеп киткән. Авылдан утыз кешелек егетләр бригадасы төзегән. Төмән, Екатеринбург, Чиләбе халкын балык белән тәэмин итеп торалар икән.
Индрәйдә балык сезоны 1 ноябрьдән 20 апрельгә кадәр дәвам итә. Дөрес, җәйге сезонда да эшләп алалар. Әмма Хәмзә әфәнде әйтүенчә, эссе вакыт балыкчылыкка зыян гына китерә икән. Шуңа күрә бөтен көчне төп сезонга сарыф итәләр. Индрәйнең төп табыш китерә торган балыгы табан (без аны кәрәкә дип йөртәбез) санала. Сары һәм коңгырт төстәгесе биредәге күлләрдә чыныккан балык. Ә менә карп бик үрчеп китә алмый. Хәер, балыкчыларның аңа бигүк исләре дә китми. Чөнки табан балык сәүдә базарында иң күп сатыла һәм шәп табыш китерә торганы. Әйтик, аны күмәртәләп сатканда бер килограммы 25-30 сумга төшә. Ә шәхси эшмәкәрләр исә ике тапкыр кыйммәтрәккә сатып җибәрә. Балык белән бергә кысла да үрчетеп җибәргәннәр икән. "Анысы кемгә хәҗәт инде?" – дип кызыксынам. Махсус япон һәм кытай рестораннары сатып ала икән.
"Анкар" берләшмәсе елына 60-80 тонна балык тота. Былтыр табыш азрак булган. Һава торышының елак булуы да тәэсир иткәндер, күрәсең. Аннан соң браконьерлар белән дә көрәшергә туры килә икән.
***
Авылга эңгер-меңгер төшкәндә дә урамда бала-чага тавышы тынмаган иде әле. Яңа гына ачылган ике катлы спорт бинасыннан өйләренә кайтып барышлары икән. Юл уңаеннан без дә кереп чыгарга булдык. Спорт комплексы директоры Тимур Сәгыйтуллин грек-рим көрәше буенча спорт остасы, инде унике ел Индрәй балаларын бу спорт төренә өйрәтә. Күргәзмә залларында нинди генә кубок юк. "Россия буенча бөтен шәһәрләрне урап чыкканбыздыр инде", – ди Тимур әфәнде. Индрәйнең футбол төркеме дә бар икән.
Шаккатмалы, авыл халкы үзләрен бер аерым дәүләттә кебек хис итә монда. Хәер, авылны халык телендә "Индрәй юрталары" дип тә йөртәләр. Һәркемнең өе янында үз биләмәсе бар. Әйтик, яшь гаиләләр үзләренә йорт корырга тели икән, әти-әниләре янәшәсенә тагын бер өй салып куя. Индрәйдә бу гадәти күренеш. Ике катлы йортлар яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек калкып кына тора. Индрәй кешеләрен эшсезлек тә, кризис та куркыта алмый. Чөнки алар заманның кырыс җилләренә күнеккән инде.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|