|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2016 Җәмгыять
Ак мәчет каршында биегән Резидә Ганиуллина стриптизёрлыкта гаепләүләргә үз җавабын бирдеКичә интернеттагы гауга турында язган идек. Резидә Ганиуллинаның видеоклибы белән дин әһелләре кәнәгать түгел. Мәчет каршында ачык киемнән биюләр бернинди кысага да сыймый ди алар. Резидәне хәтта стриптизерша дип атадылар. Бүген биюче кыз бу сүзләргә җавап бирә: Урыс әйтмешли, теге яки бу вакыйганы “Каждый воспринимает по мере своей испорченности”. Мин профессиональ сәхнәдә 10 елдан артык иҗат итәм, соңгы 6 ел Нәфкать Нигъмәтуллин иҗат төркемендә һәм “Кызлы йорт” 5 бертуган кыз проектында.
Балачактан ук шәрыкь дөньясына мөкиббән китеп, аның җырлары, биюләре белән мавыгып, шул биюләрне камил өйрәнү минем зур хыялым һәм максатым булды. Шуңа күрә дә, шәрыкъ биюләре фестивальләрендә, конкурсларында катнашып, Гарәп Әмирлегендә,Төркия, Мисырда мастер-класслар алып, бу илләрдә контракт белән әшләп, яшәп, иҗат иттем, камилләштем.
Шәрыкъ биюе ул минем өчен иҗатымның мәгьнәсе дә, халәте дә, бу минем стилем. Мин моның өчен вакытымны да, акчамны да жәлләмәдем. Шәрыкъ костюмнары бик зур чыгымнар сорый, билгеле.
Минем шәрыкъ илләренең бик күп мәхәббәт биналары, шул исәптән дин сарайлары фонында төшкән видео-фотоларым бихисап.
“Җаным” дигән җырга клипны үзебезнең Татарстанда, аның бик күп илләрнең асыл биналарына тиңдәш булырлык Болгар җирендә искиткеч Ак мәчет фонында төшәсем килде.
Бу видеоязманы күреп, хәтта чит илләрдән дә шалтыратучылар булды, алар сокланып: “Шундый гүзәл җир Татарстандамы?” дип сорыйлар.
Бу клипны төшергәндә, бу фонны тема өчен, шәрыкъ стиле буларак, Әмиратка, Истамбулга барасы да юк, үзебезнең Татарстаныбызда горурланырлык, гүзәл Ак мәчетебез бар бит дигән ак уйлар килде.
Мин үзем татар кызы буларак, 5 вакыт намаз укымасам да, иманым һәрвакыт үзем белән, Аллага шөкер. Бисмилласыз көнем башланмый, әле генә Корбан бәйрәмнәрен ихластан корбан чалдырып, шулай ук башка Дини бәйрәмнәрдә дә коръән укытып, хәер-сәдакалар биреп торам. Аллага шөкер, күңелем пакъ, кешеләргә ярдәм итәргә мин һәрвакыт әзер. Безнең ислам дине иң чиста, иң ихлас, иң дустанә дин!
Әгәр дин әһелләренең минем бу клип тискәре фикер уяткан икән, мине гафу итсеннәр инде, чөнки минем сәхнә образым шәрыкъ стилендә, биредә мин Ак мәчетне иң гүзәл бина итеп, ә биюләремне камил башкарып, тулаем сәнгать әсәре дип кабул иттем.
Минем иҗатымны игътибарсыз калдырмавыгыз өчен барчагызга да олуг рәхмәтлемен.
Рәхмәтемнең зурысы дин әһелләренә. Чөнки бу болгавыр заманда динебезгә төрле агымнар, радикаль секталар кермәсен өчен күп әшләр әшләнәдер. Мәчетләребез сагында шулай уяу торганда бернинди имансыз, карак, фахишә, вахабит мәчет бусагасыннан узалмаячак, Алла бирса!
Әмма шәрыкъ биюе һәм биючесе, стриптизерша белән бетенләй чагыштырылмый, җен башка, пәри башка. Бию, җыр, нәфис сүз - ул эстрада жанры.
Ә инде стриптиз - ул ресторан, төнге клублар жанры.
Тагын бер кат, үпкәләүчеләр, миңа ачуланучылар алдында гафу киенәм.
Күңелләребез чиста, кылган гамәлләребез изге, ниятләребез яхшы булсын һәммәбезнен дә, дуслар.
P.S. Кичәге язма безнең сайтта да бик зур резонанс тудырды кичә: http://matbugat.ru/news/?id=16340
--- |
Иң күп укылган
|