поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.09.2016 Мәдәният

Зифа Хәмәтова-Әмирова: "Җырны керем чыганагы итеп күрергә иртәрәк" (ИНТЕРВЬЮ)

Зифа Хәмәтова-Әмирова җырларны табыш алу өчен дә, зур исемнәр өчен дә иҗат итми. Ул бары күңеленнән чыккан моңнарын иҗат җимешләрендә чагылдыра. Җырлары да күңелне әйләндерә торган килеп чыга аның. Күпләр өчен әлеге яшь автор-башкаручы иҗаты белән танышу “Сагыш җыры” аша башланып китте. Җырына шундый моңлы исем бирсә дә, Зифа үзе сагышланырга урын калдырмый. Яңа көчләр, яңа дәрт белән үз хисләрен җырларына сала ул.

— Зифа, иң элек бераз үз биографияңне сөйләп китсәң иде. Кайда укыдың, ни белән шөгыльләнәсең, җыр өлкәсенә ничек кереп киттең?

— Мин Яр Чаллы шәһәрендә туып-үстем. Кече яшьтән үк җырларга, музыка уен коралларында уйнарга хыяллана идем. Музыка мәктәбенә 11 яшьтә генә укырга кердем. Дус кызыма ияреп имтиханнар бирергә бардым, әти-әнине соңыннан чакырдылар. Имтиханнарны уңышлы биргәннән соң, уен коралын сайларга туры килмәде, чөнки бу яшьтә бер баян классына гына алалар иде. Музыка мәктәбендә укыганда импровизация  дәресләре керде. Шул вакытта күп кенә җырлар иҗат итә башладым. Шулай итеп, баян классын  тәмамладым һәм сәнгать училищесына укырга кердем. Аны кызыл диплом белән тәмамлап, Казан мәдәният һәм сәнгать университетының оркестр бүлегендә укый башладым. Әлеге уку йортын да кызыл дипломга тәмамладым. Хәзерге вакытта 82 нче “Көнбагышкай ” татар  балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшлим.


— Интернеттагы бәяләмәләр буенча, “Сагыш җыры” үзәкне өзә торган җыр. Тыңлаучылар тагын нинди фикерләр, тәкъдимнәр белән язалар?
 
— Чынлап та, “Сагыш җыры” шулкадәр хисле, матур җыр булды ки, кемдер үзәкне өзә дип, кемдер күңелгә үтешле дип яза. Бик күп уңай фикерләр булды, хәзер инде күбесе клип көтә.

— Күбрәк моңлы җырларга өстенлек бирәсеңме?
 
— Моңлы җырларны да, тиз җырлана торган җырларны да бик яратып башкарам. Ләкин тавышның матурлыгын моңлы җырларда күбрәк күрсәтеп була.
 
— Зифа, җырларга көйләр дә, шигырьләрне дә үзең язасың. Бу юнәлештә бары үзең өчен генә иҗат итәсеңме? Кайсы артистлар синең җырларны башкара?
 
— Мин элек күңел өчен яза идем. Җыр туа икән, тиз генә аны ноталарга салып куям. 7 елга якын иҗатны калдырып торырга туры килде, менә хәзер тагын илһам чишмәләре күңелемне ташыта, кабат җырлар яза башладым. Иҗат җимешләремне  бик уңышлы дип саныйм. Әле жырчы Илнур Гомәров белән “Авылым Дума ” җырын яздырдык. Аксубай яклары турында икенче җырым  дөнья күрде.

— Сәхнәдә үзеңне зур җырчы буларак күрәсеңме?
 
— Мин күрәзәче түгел, алга таба күз күрер, насыйп булса бәлки җырчы да булып китәрбез.
 
— Эстрадада башкаручылар күп дип саныйсыңмы? 
 
— Күп булса әйбәт бит ул! Һәрбер кеше үзенә ошаган җырчыны сайлый ала. Һәр җырның үз тыңлаучысы бар, шуңа башкаручылар арта дип зарланырга кирәкми.
 
— Татар җыр сәнгатен кайсы җырчыдан башка күз алдына китереп булмый?
 
— Татар җыр сәнгате Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Римма Ибраһимова, Венера Ганиева кебек җырчылардан башлана. Хәзерге вакытта күбрәк үзенчәлекле тавышлы, башкалардан аерылып торган җырчылар ошый, әйтик Эльмира Сөләйманова, Резедә Шәрәфиева, Радик Юльякшин. Аларны яратып тыңлыйм.
 
— Бик яратып җырланган җырың бармы?
 
— Барлык җырларны да яратам һәм чын күңелемнән башкарам.

— Кайсы сәхнәләрдә чыгыш ясаганың бар? Нинди фестивальләрдә катнаштың?
 
— Музыка җитәкчесе булып эшләгәнлектән, үземә дә, балалар белән дә күп кенә бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашырга туры килә. Алар бик күп, ел саен үз мөмкинлекләребезне сәхнәдә күрсәтергә тырышабыз.

— Төрле автор төрлечә җыр иҗат итә.Син әлеге эшне нинди хәлаттә башкарасың?
 
— Теләсә кайсы вакытта яза алам. Автобуста барганда да язган чаклар бар, паркларда йөргән вакытта, су буенда, инструмент артында да җырларны иҗат итәм.

— Җыр өлкәсен керем чыганагы итеп күрәсеңме яисә, киресенчә, чыгымнар күбрәкме?
 
— Җыр өлкәсен керем чыганагы итеп күрергә иртәрәктер дип саныйм, әлегә чыгымнар күбрәк .

— Җырчы булудан тыш син яраткан тормыш иптәше, әни ролен башкарасың. Гаиләдә синең иҗатыңа ничек карыйлар?
 
— Гаиләдә минем җырларны барысы да ярата. Тормыш иптәшем Айдар сәнгать кешесе булмаса да,  бик күп дөрес киңәшләр бирә. Улым Инсаф барлык җырларымны да өйрәнеп бетте. Әле үзенә 4 кенә яшь булуга карамастан, бик оста итеп шигырьләр сөйли. 3 яшеннән сәхнәдә Г.Тукайның “Су анасы ” әкиятен  тулысынча сөйләп,  күп кенә бәйгеләрдә  лауреат исемен алды.
 
— Җырларың интернет киңлекләрендә тарала башлады, яңа иҗат җимешләре өстендә эшлисеңме?
 
— Аллага шөкер, җырларым күп язылды, һаман да языла тора. Тыңлаучыларым көннән-көн арта бара, аларга рәхмәт. Әлеге вакытта дуэтлар  өстендә эшлим. Бик талантлы шәхес -Түбән Кама егете Руслан Әмиров белән яңа дуэт көтелә.
 
 
Фотолар шәхси архивтан алынды.

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 20.09.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»