|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2016 Криминал
Татарстанда атып үтерелгән ир белән хатынга тап булганнарИрле-хатынлы парның үле гәүдәләренә тап булу факты буенча Татарстанда җинаять эше кузгатылган. Бу хәл кичә кич Тукай районының Нефтебаза бистәсендә була. Бер йортта 1961 елгы хатын-кызның һәм 1959 елгы ир-атның үле гәүдәләре табыла. Вакыйга булган урынны тикшергәндә ирнең мәете янында вак калибрлы винтовка табылган.
Беренче фаразлар буенча, башта ир хатынының чигәсенә аткан, аннары үзе авызына атылып үлгән. Тикшерү бара.
--- |
Иң күп укылган
|