поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 10 Декабрь
  • Ринат Мөхәммәдиев - язучы
  • Светлана Сабирова - җырчы
  • Гариф Гомәр (1891-1974) - журналист
  • Марсель Бакиров - галим
  • Александр Груничев - дәүләт эшлеклесе
  • Әхмәтзәки Вәлиди (1890-1970) - галим
  • Флүр Гайнемөхәммәтов - баянчы
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
Архив
 
15.09.2016 Мәдәният

Камал театры спектакльләргә билетларны ВКонтакте социаль челтәре аша сата башлады

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Казан театрлары арасыннан беренче булып, “Вконтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркемендә спектакльләргә электрон билетлар сата башлады. Хәзер билетларны театр кассасы яки сайты аша гына түгел, популяр социаль челтәрләр аша да алырга мөмкин. Проект «Инфоматика» оешмасы, “Лента” билет-үткәргеч башкару системасы ярдәме белән тормышка ашырылды.

Спектакльләргә электрон билет сатып алу өчен әлеге сылтама аша https://vk.com/kamalteatr театрның рәсми төркеменә керергә һәм “Онлайн билет алу” дигән төймәгә басарга кирәк. Алга таба тәкъдим ителгән исемлектән үзегезгә кирәкле спектакльне, урынны сайлап алырга һәм карта буенча мәгълүматларны тутырырга. Сатып алынган билет берничә минут эчендә сатып алучының электрон почтасына җибәрелә. 
 
«Без заман тамашачысына уңайлыклар булдыру өчен кулыбыздан килгәнчә тырышабыз: электрон билетлар сатуны үстерәбез, интернет-кибетне камилләштерәбез социаль челтәрләрдәге эшчәнлекне киңәйтәбез һ.б. Билетларны социаль челтәрләр аша сата башлау – тамашачыга таба тагын бер адым ясау ул», - ди Камал театрының директоры Илфир Якупов.
 
Билетларны социаль челтәрләр аша сату хезмәте “Инфоматика” оешмасы хезмәткәрләре эшләгән программа ярдәмендә тормышка ашырылды. Әлеге программа театрның рәсми сайтындагы билетларны онлайн сату сервисын театрның “Вконтакте” бите белән тоташтыру мөмкинлеге булдырды. Якын киләчәктә онлайн билетлар сату Камал театрының Facebook бите аша да тормышка ашырылачак. 
 
Исегезгә төшерәбез, Г.Камал театрында электрон билетлар сату проекты 2013 елның 13 сентябрендә тормышка ашырылды. Беренче айларда сатылган билетлар йөзләр белән исәпләнсә, хәзер ай саен театр сайты аша меңнән артык билет сатыла. 

---
Камал театры
№ --- | 15.09.2016
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе