|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2016 Фаҗига
Дәрестә үлгән малайның әтисе улына "наркоман" ярлыгы тагылу белән килешмиТатарстанда дәрес вакытында 9 сыйныф укучысы Кириллның кинәт кенә үлеме күп табышмаклар тудырды. Малайның әти-әнисе, укутучылары һәм туганнары әлеге вакытсыз гомер өзелүнең наркотиклар белән бәйле булуын инкарь итә. – Минем улым гадәти тәмәке дә тартмады, спорт белән шөгыльләнде. 8 сентябрь кичендә Кирилл футбол буенча тренировкага барды. Хәленнән зарланмады. Табиблар хәзер бәлки йөрәге күтәрә алмагандыр ди – аның 15 яшькә буе 190см иде. Моргтан бирелгән кагазьдә: "Үлем сәбәбе ачыкланмаган" – диелүе хакында сөйләгән малайның әтисе Сергей Глушков "Вечерняя Казань" газетасына.
– Минем улым наркоман булмады! Бу дөрес түгел! Кирилл наркоман түгел иде! Ул яхшы егет иде... – ди әти кеше.
Моңа кадәр язган идек: Татарстанда дәрес барган вакытта укучы бала үлгән (СӘБӘБЕ)
--- |
Иң күп укылган
|